На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Газета ''Мишар дуньясы'' №6(15) (март) 2008

Мишәр дөньясы , № 6 (15) (март 2008 г.)
Нижгар татарлары газетасы

Татарларның бөтендөнья конгрессы башкарма комитеты рәисенең III  Корылтайда катнашучыларга мөрәҗәгате

Кадерле милләттәшләрем! Хөрмәтле кунаклар һәм Корылтай делегатлары!

Татарларның бөтендөнья конгрессы башкарма комитеты исеменнән Нижгар татарларының III корылтаенда катнашучыларга ихлас котлау сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. ХХI гасырда татар халкының мишәр субэтносын саклап калу һәм үстерү кебек зур масштаблы проектка алынуыгызга без бик шат. Нижгар төбәге татар мәдәниятенә Хөсәин Фәизханов, Кави Нәҗми, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Шәфика Котдусова кебек бөек шәхесләр биргәне белән горурланабыз. Аларның таланты, алтын куллары белән халкыбызның рухи байлыгы тупланды. Һәм бүгенге көндә Нижгар татар-мишәрләре җәмгыяте Россия Федерациясе татарлары өчен үрнәк булып тора ала. Нижгарда Ислам динен, мөселман мәдәниятен саклау һәм торгызу актив бара, тулы канлы рухи тормыш кайный. «Мәдинә» Нәшрият йорты эшчәнлеге дә Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче өммәтләрнең игътибарын җәлеп итә.

Хөрмәтле нижгарлылар! Сезгә нык сәламәтлек, изге эшләрегездә һәм рухи мирасыбызны саклап калуда яңа уңышлар, уртак ватаныбызның чәчәк атуы хакына уңышлы хезмәттәшлек телим!

Татарларның бөтендөнья конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров

Хөрмәтле милләттәшәләр, ватандашлар!

Финляндия җирендә яшәгән барлык татарлар, милләттәшләр исеменнән Нижгар өлкәсендә яшәгән милләттәшләребезгә һәм төрле җирләрдән килгән барлык кунакларга кайнар сәламемне җиткерергә рөхсәт итегез.

Кадерле халкым, бүген безнең милләтебезне борчыган күп мәсьәләләр бар. Бүген без чын мәгънәсендә берләшеп кулга кул тотышып бармасак халкыбыз һәм тарихыбыз алдында җинаять кылган булырбыз. Башка милләтләр арасында чолганып яшәгән татар халкы үзен югалтмаска, телен һәм динен сакларга тиеш.

Татар-мөселман гореф-гадәтләрен, дине һәм телен, мәдәнияте һәм әдәбиятен саклап калуда үзләренең зур өлешен керткән, милләтнең киләчәге өчен кайгыртып килгән Нижгар региональ милли-мәдәни мөхтәрияте, Диния назәрәте алдында баш иябез.

Алдагы эшчәнлегездә сезгә зурдан-зур уңышлар, исәнлек –саулык теләп калабыз.

Финляндия татарлары оешмасы рәисе Окан Дахер

 

Нижгар татарлары Корылтае

21 март көнне Нижний Новгородның нәкъ үзәгендә урнашкан Хезмәт сараенда Нижгар татар-мишәрләренең “XXI гасырда мишәр проекты” дип аталган III Корылтае узды. Анда төбәгебезнең күп авылларыннан җыелган йөзләп якташларыбыз, Мәскәү һәм Мәскәү астыннан, Казаннан, Финляндиядән, Иваново өлкәләреннән, Мордовия, Чувашия республикаларыннан килгән кунаклар катнашты. Корылтайны Н. Новгород татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте (НТРМММ) рәисе Г. С. Закиров ачып җибәрде һәм алып барды. Гаяз Салих улы иң беренче итеп сүзне безнең Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисовка бирде. Россия күләмендә күренекле дин әһелебез Корылтайга җыелган барча делегатларны, кунакларны котлап, кыска гына чыгышында Нижгар татар-мишәрләрен борчыган проблемаларның иң актуаль булганнарына гына тукталып үтте. «Без кем генә булсак та, мишәрме, типтәрме – без иң баштан татарлар, чөнки динебез бер», – диде Үмәр хәзрәт һәм залдагы утырган халыкны дуслыкка, бердәмлеккә өндәде. Аннары, авылларда халкның саны кискен кимү сәбәпле, борчуын белдерде. Ә шәһәрдәге милләттәшләребезгә фин татарларыннан сабак алырга кирәк, диде ул. Чынлап та, авыллардан зур шәһәрләргә килүче милләтәшләребез телебезгә, динебезгә, гореф-гадәтләребезгә битараф булып, руслаша баралар түгелме соң?
Ә югары нотада гына алып барган сүзен хөрмәтле хәзрәтебез Дәүләт телендә, ягъни рус телендә тәмамлады. 2

V юбилей фәнни-гамәли

«Фәизханов укулары»

Нижгар татарларының III Корылтаеның икенче көнендә V юбилей фәнни-гамәли «Фәизханов укулары» узды. Аның эшендә, гадәттәгечә, илебезнең төрле регионнарыннан, Казаннан, Мәскәүдән галимнәр катнашты. Шунысы куанычлы, «Фәизханов укулары» төрле докладлар укыла торган конференция генә булып калмый, ә бәлки күп еллык фәнни проектлар турында фикер алышу мәйданы да. Хөсәин Фәизханов ис. Ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов әйтүенчә: «Аларның иң мөһиме булып фәнни-эзләнү археологик «Материальная культура народов Волго-Окского региона в эпоху средневековья: Формирование и развитие» дигән регионара программа кала».

Быелгы конференциядә илледән артык галим– Ислам дине белгечләре, этнологлар, педагоглар катнашты. Доклад укучылар составы бу чараны халыкара симпозиум дип дип атарга нигез бирә. Алар арасында Казахстаннан, Әзербайҗаннан, Финляндиядән, Үзбәкстаннан, Дагестаннан һәм Россиянең күп шәһәрләреннән галимнәр бар.                                                                                                                       7

БУ САНДА:

Мәүлид ае башланды        3

         

 

Ашыгыз тәмле булсын 4

 

Россия медале - Моклокада 5

 

Нигарның моңлы сандугачы Рәшит Ваһаповка багышланган Конөерт - тамаша 6

Халыкка хезмәттә       8

КОРЫЛТАЙ

Нижгар татарлары Корылтае

Үмәр хәзрәт арты минбәргә Бөтендөнҗятатар Конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары Р.Ф. Сафин чакырылды. Рамис Фәрук улы котлау сүзләре белән беррәттән безнең иҗтимагый һәм рухи оешмаларыбызның эшчәнлеген билгеләп үтте. Аеруча шундый зур чараларның берлектә оештырылуын, «Мәдинә» Нәшрият йортының эшен ассызыклады. Ә чыгышы ахырында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.З. Закировның безнең Корылтайга юллаган тәбрикләвен рус телендә җиткерде.

Аннары котлау сүзләре һәм безнең турыда булган кайбер фикерләре белән Губернаторыбыз аппараты исеменнән С.К. Курицын, өлкә Законнар чыгару Җыеныннан С.А. Красиков, яһүдиләр оешмасы лидеры Э.М. Чапрак, Н. Новгород мэры исеменнән С.А. Горин, фин татарлары исеменнән Фейсал Самархан чыгыш ясадылар. Бу хөрмәтле кунакларның чыгышларыннан бер-ике җөмлә генә аласы иде дә бит, бүгенге газетага планлаштырылган урынга сыеп бетмәвем бар. Уңае чыкканда мин аларның безгә карата әйткән фикерләренә, һичшиксез, тукталачакмын.

Корылтайда үзләренең пленар чыгышларында тирәнтен тарихыбызны «казучы» күренекле якташыбыз Алимҗан абый Орлов, Мордовиядән килгән мишәр кунагыбыз, «Татар газетасы» редакторы, «Хезмәтчел татар морзалары» китабы авторы Ирек Биккинин, тарих фәннәре кандидаты, тарихчы, публицист Дамир Хәйретдинов бигрәк эчтәлекле темаларга тукталдылар. Мәсәлән, «Кече этносның зур проблемалары» дигән теманы Дамир Зиннур улы күтәреп чыкты, «Гасырлар панорамасында татар-мишәрләре»  дигәнен – фәлсәфә фәннәре кандидаты, тарихчы Алимҗан Мостафа улы.

Төштән соң Хезмәт сараеның кече залында Халыкара “Татнет йолдызлары” интернет-проект конкурсының оештыру комитеты рәисе Айнур Сибгатуллин «Түгәрәк өстәл» артына электрон технологияләр белән кызыксынучыларны җыйган булса, зур залда Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәриятенең конференциясе башланды. Беренче итеп үзенең дүрт еллык эшчәнлеге хакында аның рәисе Гаяз Салих улы Закиров сөйләде. Ул бу вакыт эчендә татар-мишәрләре тормышына кагылышлы булган иң-иң әһәмиятле һәм истәлекле вакыйгаларга гына тукталып үтте. Мөхтәриятнең ревизион-контроль комиссиясе отчётын тыңлаганнан соң, Конференциянең иң мөһим өлешенә – Нижгар татарларының Милли-мәдәни мөхтәрияте (НТРМММ) Советының яңа составын сайлауга керештек. Делегатлар яңа Советны 17 кешедән сайларга кирәк дип таптылар. Рәис, рәис урынбасарлары, ревизион комиссия билгеләнгәч, делегатлар сүзне Гаяз Салих улына бирделәр. Ул кыскача гына НТРМММның яңа дүрт елга каралган планнары, төп эшчәнлегенең юнәлешләре турында сөйләп узды. Марат Кадер улы Мөхтәриятнең Уставына кертелгән үзгәрешләргә тукталып үтте, үзе рәислек иткән «Туган як» үзәгенең башкарган эшләре белән таныштырды. Сафаҗай администрациясе башлыгы Вафа Камалетдинов, Спас районы башлыгы урынбасары Рамил Салихҗанов көн кадагына караган темаларга эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Мәскәүле Мөхәммәт Миначёв безнең мәктәпләрдә татар теленә тиешле игътибар бирелмәве хакында, авылларыбызның картая баруы турында тагын бер тапкыр искәртеп үтте.

Съезд азагында «Мәдинә» Нәшрият йортының басмаларын презентацияләү булды. Аеруча сыйфатлы итеп башкарган Рифат Фатыйхович Ибраһимовның күләмле, күпбитле китабы делегатларда һәм кунакларда зур кызыксыну уятты. Чөнки анда, ниндидер дәрәҗәгә ирешеп, үзенең эзен калдырган 600-гә якын якташ-милләттәшләребезнең фотолары белән кыскача гына биографияләре урнаштырылган. Әмма бу әле Дамир Мөхетдинов белән аларның уртак булган иҗади эшләренең башы гына икән. Киләчәктә бергәләшеп тагын шундый энциклопедик типтагы китаплар булдырулары турында Рифат Фатыйх улы үзе белдерде.

«Мишәр дөньясы» газетасының эшчәнлеге, киләчәк планнары белән аның редакторы, яңа гына табадан төшкән «Өмет таңнары»  китабы авторы Әнвәр Камалетдинов таныштырды. Ул берәр сүз китабы турында да әйтте. Аның сүзләренчә, анда бастырылган повестьларның төп геройлары Нижгар мишәрләре, нигезләренә салынган сюжетлары да үзебезнең, татар-мишәрләренең чынбарлыгыннан алынган.

Көне буе диярлек залда утырып шактый алҗыган делегатлар Н. Новгород Кремль Концерт залында оештырылган Рәшит Ваһаповның 100 еллык юбилеена багышланган концертка юнәлделәр.

Олег Әндәрҗан

Наил Хәсәнов фотолары.

Бер җөмлә белән              

КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районы буенча Президент сайлаулары нәтиҗәләреннән күренгәнчә, коммунистлар лидеры Г. Зюганов өч авылда Д. Медведевны узган: район үзәге Уразавылда, Атяравылда һәм Дубровкада.

РБИШЧА сайлау округы буенча Кызыл Октябрь районы Земство җыенына депутат булырга теләк белдергән биш кандидат арасыннан узган сайлауларда «Тахым» предприятиясе җитәкчесе Рамил Мөхәммәтҗанов җиңеп чыкты.

БОЗЛАУ сайлау округы буенча Рамил ага Салихҗанов урынына Спас районы Земство җыенына депутат итеп аның авылдашы Җәүдәт Мтиуллин, ә авыл Советына – Ирек Салихҗанов сайландылар.

ПИЛНӘ районы Земство җыенына депутат итеп Сафаҗайдан Киров СПКсы рәисе Шамил Нуриманов, фермер Рөстәм Сабитов, Петрякстан –  җирле СПК рәисе Рафек Хәсәнов, Мочалидан – ОАО «Нижегородавтотехобслу-живание»сенең Пилнә филиалы директоры Мирзахлям Абдулганиев уздылар.

ӨЧКҮЛгә табигый газ килү белән социаль революция якынлаша кебек, әмма ул крестьянда якты киләчәккә өмет уятыр микән: авылда медпункт арты клубта ябылды инде.

КАМКА урта мәктәбе директоры
Р. О. Абубякиров инициативасы белән, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан киң иттереп мәктәп спорт залында зур бәйрәм табыны артында әниләр җыелышы уздырдылар, ә һәр класс укучылары хөрмәтле кунаклар игътибарына үзләренең музыкаль номерларын тәкъдим иттеләр.

УРАЗАВЫЛда Кызыл Октябрь районы башлыгы Земство җыены депутатлары утырышындагы отчёт чыгышында Губернаторның районга карата белдергән җитди тәнькыйтен читләтеп үтмәде һәм социаль-экономик, финанс яктан үзе җитәкләгән бу милли районның өлкә буенча иң түбән позициядә торуын да яшермәде.

СУЫКСУлы Зиннятулла Ситдиков белән Ульян өлкәсе губернаторы С. Морозов, Законнар чыгару Җыены рәисе Б. Зотов, авыл хуҗалыгы министры А. Якунин очрашып, күренекле якташыбыз президентлык иткән «Сантимир» корпорациясенең Ульян өлкәсендәге эшчәнлеге белән кызыксындылар.

КРАСНЫЙ ОСТРОВта өч ел тик яткан авыл хуҗалыгы җирләренең (181 пай) киләчәген хәл итәр нияте белән җирле район газетасында рәсми белдерү бастырылган: аңлаганыбызча, 90 көн эчендә исемлектә күрсәтелгән якташ милләттәшләребез җир пайларын максатлы куллану юлын таба алмасалар, алар аңа үзләренең милек хокукларын югалтачаклар.

КУЙСУЫ, ЫРГУ, МӨТЕРАВЫЛ һәм СЕМОЧКИда яшәүче милләттәшләребезнең күпчелеге безнең якларда күптән түгел генә пәйдә булган яңа инвестор «АгроИнвест Групп» карамагына үз җир пайларын бирүне отышлы күрәләр икән.

МӨТЕРАВЫЛда газлаштыру эшләренә максатлы өлкә программасы буенча 11 млн. сум һәм тагын 3,5 млн. сум АПК линиясе буенча бүленеп бирелгән.

КОЧКО-ПОЖАР балалар бакчасының эшчәнлеге белән шушы көннәрдә ЯНДАВИШЧА балалар бакчасы хезмәткәрләре килеп таныштылар, үзара тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм, әйтергә кирәк, кунаклар биредән шактый файдалы нәрсәләр туплап кайттылар (К. Пожары балалар бакчасы турында 5 биттә укыгыз).

Олег Хөсәинов әзерләде.

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

Сихердән сакланыгыз!

Мөхтәрәм җәмәгать! Һәрбер Аллаһ Тәгаләгә иман китергән бәндәнең күренми торган каһәр, явыз дошманы бар. Сакланыгыз ул дошманнан! Аңардан без сакланмасак, ул безне адаштырыр, үзенең ярамас бозык юлына бастырыр, җәһәннәмгә илтер. Оныта күрмәгез, ул дошманыбыз мәрхәмәтсез, начарлык кылып, беркайчан да армый-талмый, иң яманы – ул күренми! Ул безне күрә, ә без аны юк. Ул дошманыбыз ашаган алдында «Бисмилләһ» дип әйтмәсәк, ашыбызны урлый, кеше ашый-ашый, ләкин ашап туялмый. Намазларыбызны укыганда ул безгә вәсвәсә кыла, малларыбызга, иманыбызга зарар китерә. Ул дошман беренче ата-анабызны алдап, оҗмахтан чыгарттырды, аңарга була Адәм атабыз Раббыбыз каршында оятка калды, хур булды. Әгәр без дошманыбызның кем икәнен белмәсәк, ул безне дә бу дөньяда да да, ахирәттә дә хур итәчәк! Ышаныгыз, ул күбебезне үзенең бозык юлына бастырды. Исерткеч эчемлекләр эчеп, зина кылып, диннән, имам-муллалардан көлеп, күбесе аңа буйсынды, колы булды. Күпләре Аллаһның нурын кире кагып, ул дошманның якын дусларына, кардәшләренә әверелделәр. Ул дошманыбыз, әлбәттә, шайтан, Иблис, аңардан начаррак, явызрак нәрсә юктыр. Ул Адәм атабызга сәҗдә кылмады, горурланды, үзен өстен куйды, һәм Аллаһка буйсынмаганы өчен җәннәттән куылды: «Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз, дип фәрештәләргә әйткән вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм көферләрдән булды» (Сыер сүрәсе, 34 аят). Шайтан адәмнәргә начарлык кылудан туктамас, беребезне дә рәхим итмәс, моның турында Корьән Кәримдә шулай хәбәр әйтелә: «Иблис әйтте: «Ий Раббым, ґиззәтең хакы өчен әйтәмен, кешеләрне һәммәсен аздырачакмын» (Сад сүрәсе, 82 аят). Аның явызлыгыннан безне коралланган гаскәр дә, тән сакчылары да саклый алмый. Иблистән безнең бер генә сакчыбыз бар – Аллаһ Тәгалә. Аллаһ Тәгаләгә генә чын, ихлас күңелләребез белән табынсак, безгә Иблис зарар итә алмый, «Мәгәр ихлас булган мөэмин бәндәләреңне аздырырга көчем җитмәс» (Сад сүрәсе, 83 аят) һәм «Әлбәттә, итәгать итүче ихлас колларым, алар зарарына йөрергә сиңа ирек юк, мәгәр берәү азып, сиңа иярсә, ул азган кешене үзеңә ияртә алырсың» (Хиҗер сүрәсе, 42 аят), – дип Корьәндә әйтелә. Иблис – шайтанның бу яши торган дөньябызда якын хезмәттәшләре бар. Сихерчеләр, багучылар, экстрасенслар – болар барысы да Аллаһның дошманнары, шайтан дуслары. Бүгенге заманаларыбыз, Фиргәвен заманасы дип әйтсәм, хата булмас дип уйлым. Фиргәвен яшәгән вакытында җир йөзендә бигрәк тә сихер таралган, мәшһүр иде. Бүгенге көнебездә сихерче-бозучылар газета-журналларда, телевидениеда хезмәтләрен күрсәтәләр. Надан, мескен адәмнәр чирләсәләр, имам-муллаларга бармыйлар, ә беренче итеп сихерче әбигә, урыс багучыларына йөгерәләр. Ул багучылар мескеннәрнең сырхауларын тагы да арттыра төшәләр. Үзеңне мөселманга санап, шайтан дусларына килеп ярдәм сорарга оят түгелме!? Сихерченең ярдәмен сорау, зур гөнаһ, көферлек кылу, иманыңны сату. Шайтан дустыннан ярдәм сорау – Аллаһка дошман булу дигән сүз. Бу шайтан колларыннан нинди ярдәм, нинди шифа инде булсын!? Сихерчеләр-багучылар, Раббыбыз тарафыннан каргалган, мәлгун кешеләр, моңа сәбәпләр күп. Беренчедән, алар хатын берлә ирләрне аералар, гаиләләрне тар-мар итәләр, балалар бәхетсез, ятим булып кала. Икенчедән, кешләрнең саулыкларына коточкыч зыян китереп, адәмнәрне хәлсез калдыралар. Өченчедән, бозык гамәлләрен дин астына качырып, без Аллаһ көче белән халыкны шифалыйбыз, дип алдыйлар. Урыс багучылары, мәсәлән, өйләренә тәре-иконалар, ә татар багучылары мәчет сүрәтләре, Корьән аятләрен эләләр. Алар шуның берлә үзләренең диндар-динле булуларын күрсәтергә телиләр. Намаз укымыйлар, сәдака бирмиләр, мәчетләргә йөремиләр, ни-ниди алардан шифа булсын!? Корьән Кәримне ачып “гадать” итүчеләребез дә юк түгел. Ләкин бу гамәлләр белән маташканнар, бәхетсезләр, алар киләчәк Ахирәтләрен дөньяның юк-бар малына саталар, үз куллары берлә тәмуг утын сосалар. Алладан, сине юктан бар иткән Раббыңнан башка кем Сиңа ярдәм бирсен?! Хәлең юк икән, Корьән укып, дога кылып шифалан, үзең Корьән укый алмыйсың икән, галимнәргә кил, алар сиңа кадәри хәл ярдәмнәрен күрсәтерләр. Сабыр ит! Шайтан колларына барма!

Дин кардәшләрем! Әгәр без динебезне тотмасак, Ходаебызның әйткән әмерләрен үтәмәсәк, Аны зикер итеп, Корьәннән гафил булсак, шайтан безне дә адаштырыр, «Берәү Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан баш тартса, Коръән юлына керергә теләмәсә, ул кешене Без шайтанга тапшырырбыз, ул шайтан аңа якын булыр, һич аерылмас. Бу сүзгә бик каты әһәмият бирегез!» (Зиннәтләнү сүрәсе, 36 аят)

Газиз милләттәшләрем! Сихердән сакланыгыз, чөнки аның белән шөгыльләнү, кичерелми торган гөнаһтыр. Пәйгамбәребез бер вакытны сәхабәләренә әйткән иде: «Җиде зур гөнаһтан куркыгыз, әгәр дә сез ул гөнаһларны эшләсәгез, бу дөньяда да да, киләчәк Ахирәттә дә һаләк булырсыз!». Сәхабәләр куркынышып, Аллаһның илчесеннән сорадылар: «Ий пәйгамбәр, син безгә ул гөнаһларны әйтеп үтмәссен ме?» Пәйгамбәр әйтте: «Ширек кылу, хаксыз кеше үтерү, зина кылу, сихер белән мавыгу, ятимнәрнең малын ашау....».

Ий Раббым Аллаһ! Безне, балакайларыбызны туры юлың белән итсәң иде! Адашкан-саташканнарыбызга һидәятеңне биреп, иманнарыбызны арттырып, мөселманнар булып яшәргә насыйп вә мияссәр итсәң иде!

Мөнир-хәзрәт Беюсов

 Нижгар өлкәсенең

баш имам-мөхтәсибе

Мөнир хәзрәтнең насыйхәтләре:

1. Үзеңне шайтан-җеннәрнең явызлыгыннан сакларга теләсәң, йоклар алдыннан өч мәртәбә «Фәтихә», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс», сүрәләре, вә «Аятелкөрси» аятен укып, кулларыгызга өрегез, һәм шул кулларыгыз берлә өстегезне сөртегез. Шулай эшләсәгез, шайтаннар, сихерчеләр сезгә иртүк уянганчыга тикле зарар итә алмаслар.

2. Йокы алдыннан кулларыгызны юып ятыгыз, бармакларыгызда аш, май ябышып калса, йоклаган вакытыгызда сезгә җеннәр зарар итәр.

3. Йоклаган вакытыгызда бер начар төш күрсәгез я җен берлә басылсагыз, уянгач, таһәрәт алып, ике ракәгат намаз укыгыз, начар төшләрегезне кемгә дә сөйләмәгез.

4. Йоклый торган бүлмәгездә хайван, кеше сүрәтләре булса, аларны башка урынга алып куегез. Ххайван, кеше сүрәтләре эленеп торган бүлмәләрдә фәрештәләр булмый, фәрештәләр булмаган бүмәләрдә җеннәр генә яши.


Мәүлид ае башланды

20 апрельдә барча мөселман дөньясы Мәүлид ән-Нәбий – Мөхәммәт пәйгамбәребез галәйһис-сәламнең туган көнен бәйрәм итте. Ул Һиҗри календарь буенча рабигыль әүвәл аеның 12 көнендә Мәккә шәһәрендә дөньяга килгән. Нижгар мөселманнары өчен дә бу бәйрәм көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Аны Нижгарда һәрчак матур итеп билгеләп үтәләр.

Беренче тапкыр бу бәйрәмне Ирбиль дигән урында, аның хакиме – бик диндар кешенең әмере белән уздырганнар. Бу бәйрәмдә күренекле дин белгечләре, суфилар җыелып, Корьән укыганнар, пәйгамбәребез галәйһиссәламнең тормышы турында сөйләшкәннәр. Соңыннан бәйрәм матур итеп корылган табыннар артында дәвам иткән.

Бу елны да, бик ямьсез һава торышына карамастан, Н. Новгород Җәмигъ мәчетендә бик күп халык җыелды. Алар арасында татарлар, үзбәкләр, әзербайҗаннар һәм башка милләт мөселманнары бар иде. Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Беюсов хөтбәсеннән соң, бәйрәм намазы укып, мөселманнар бик матур корылган табын артына җыелдылар. Мөселманнарга хас күркәм гадәт буенча, һәркем бәйрәм табынына өлеш кертергә тырыша. Материаль ярдәм күрсәтә алмаса, һәркем берничә алма-апельсин булса да китереп, я күркәм сүз белән булса да катнаша. Быелгы Мәүлид бәйрәмен уздыруда Мәскәүдән Россия Ислам мәдәнияте үзәге башлыгы Абдул-Вахед Ниязов ярдәм итте. Үзбәкләр тарафыннан әзерләнгән пылау табынның күрке булды. Бер өстәл артында ничә төрле милләт кешесе утырды, аларның барысын да Ислам дине берләштерә, туганлаш-тыра. Аларга карап, Пәйгамбәребез галәйһис-сәламнең нинди бөек, зирәк кеше булганын ачык күрәсең. Ә Ислам диненең иң гадел, иң күркәм дине икәнен яхшы аңлыйсың.

Шушы ук көнне Автозаводта урнашкан «Тәүбә» мәчетендә дә хәйрия табыны корылды. Илледән артык мөселман кардәшләребез Мәүлид ән-Нәбий бәйрәменә килделәр. «Тәүбә» мәчете мөселманнары идарәсе җитәкчесе Тимур Фәхретдинов сөйләвенчә, бәйрәм Корьән сүрәләре уку белән башланып китә. Халит хәзрәт Валемеев укыган бәйрәм хөтбәсеннән соң, Гает намазы укып, мөселманнар табын артына утырды. Ә табыннар бик матур корылган иде. Күпсанлы Фәхретдиновлар гаиләсе, ә алар шәһәребездә диндарлыгы, ярдәмчелекләре белән аерылып торалар, Сәгитова Рушания апа, Якубов Хәмзә тырышлыгы белән аеруча ямьле иде. Ни генә юк иде бу бәйрәм өстәлләрендә: төрледән-төрле җимешләр, татлы пирог-
лар… «Тәүбә» мәчете мөселманнары идарәсе   Мәүлид бәйрәмен уздыруда
ярдәм күрсәткән барча милләт-тәшләребезгә рәхмәт белдерә.

Мәүлид ае дәвам итә. Аны Корьән укып, намазларны күбрәк башкарып, изге гамәлләр кылып, сабырлыкта, якыннарыбызга яхшы мөнәсәбәттә булып уздырырга тырышыйк.

Зилә Ахмадуллина

 

АВЫЛДАШЛАР

Ярдәмчеләргә бай бакча

Моннан 15 еллар элек безнең авылыбызның нәкъ уртасында таштан ике катлы бина – булачак балалар бакчасы торып басты һәм... катты. Әнә, фотода күрәсездер, нинди моңсу кыяфәттә бүген ул бичара: түбәсез-идәнсез, тәрәзәсез-ишексез. Инде шулай төзелеп бетмәс борын ул акрын гына таркала да башлаган. Кызганыч, Совет властенең күпме зур һәм кирәкле төзелешләрен яңа реформа җилләре җимереп ташлады икән, ә? Ярый әле ул чакта яңа балалар бакчасына өмет итеп, искесенә бөтенләй кул селтәмәделәр. Киресенчә, яңасы белән эш барып чыкмаганы күренә башлагач, Пьянага таба авыша башлаган иске агач бинаны як-яктан тимер чыбыклар белән эләктереп алдылар да, турайтып куйдылар. Ул, Аллага шөкер, яше ярты гасырны узган булса да, бүген дә төз басып тора. Яшь әти-әниләр рәхәтләнеп балаларын бирегә китереп тәрбиячеләр кулына тапшыралар. Ә андый гаиләләр безнең Кочко Пожарда унбиштән дә артык. Димәк, авылыбызның киләчәге бөтенләй томанлы түгел.

Балалар бакчасына килеп керү көе, ниндидер могҗизалы дөньяга чумган кебек тоясың үзеңне. Уңган куллар эзе, аларның иҗади хезмәтләре минем игътибарымны күзлексез дә үзләренә җәлеп итте.

Иң беренче уку бүлмәсенә кердем. Әйтерсең лә, моннан 60–70 еллар элек яшәгән бер татар гаиләсенә эләктем. Өстәлдә самовар, янында ук чәй чәйнеге. Ак яулыклы, бар җире ябык булган күлмәктән әби чәй хәтәрли төсле. Ерак та түгел мич башына менеп түбәтәйле бабай утырган. Читтәрәк яшь киленнең кровате булса кирәк. Чөнки ул чаршау белән уратылып алынган, ә янында ук түшәмгә кадак белән беркетелгән бишек эленгән, бишек өстенә пәрдә корылган. Бер диварда тиспе дә үзенең лаеклы урынын алган.

Уен бүлмәсенә узсам, кече яшьтәге балалар идәнгә җәелгән җылы келәмнәр өстендә уйнап маташалар. Бу матур һәм бик кирәкле келәмнәрне авыл мәчете, аның имамы Габделхай хәзрәт Ибраһимов балалар бакчасына бүләк иткән икән.

Зур коридорның бер өлешендә   шулай ук элекке авыл тормышын чагылдырган музей почмагы да бар. Анда күмер үтүге, керләр уа торган такта, калып һ.б. Соңгысы белән без терлек фермасы янындагы тирестән кирпечләр ясап, мәктәпне җылытырга якмыш әзерли идек. Авылыбызның     кул остасы булган Нәсимә Юсипованың да иҗади хезмәтләре монда матур итеп урыннаштырылган. Сергач районы картасының, илебез символикасының диварда булуы да зур әһәмияткә ия. Аеруча күзем әти-әниләр почмагына төште. Анда нинди генә кул эшләре юк! Ә балалар кул эшләре күргәзмәсе бигрәк еш алышынып тора икән.

Тере почмак турында да берәр сүз әйтәсем килә. Матур гөлләр эчендә яшел суган, кызыл чөгендер үсеп утыра, попугай рәхәтләнеп яши. Балалар аны яраталар, карап, ашатып торалар.

Балалар бакчасында җылы һәм санитар нормаларга туры китерелеп җиһазландырылган санитар почмак күпне тора. Балаларга йомышлары белән тышка, суыкка чыгып йөрисе юк.      

Гомумән алганда, биредә мәктәпкәчә тәрбия эшчәнлеген алып барыр өчен 11 юнәлештә корылган почмаклар булдырылган.

Мин балалар бакчасында кунак булган көнне, беренче җыр дәресе иде. Аны тәрбияче Илһамия Мостафина белән баянчы Наил Гаязетдинов алып бардылар. Алар балаларны русча да, татарча да җырлаттылар, аннары биеттеләр, музыкаль уеннар оештырдылар.

Бу бәхетле балаларга карап, үземнең бала чагымны күз алдыма китердем, ач карынга кырдан башак җыеп йөргәннәремне исемә төшердем, һәм шул чак күз яшьләрем бәреп чыкты...

Төш ашына кадәр балалар тәрбияче ярдәмчесе Рамиля Фәйзрахманова кул астында чиста һавада уйнап күңел ачтылар. Шуннан соң бик теләп Әнисә апалары Гафарова әзерләгән төшке аш белән сыйлангач, йокы бүлмәсенә тартыла башладылар. Матур кроватларда бер төсле япмалар, һәр баланың кровате янында әниләре куллары белән эшләнелгән массаж ковриклар рәтләп куелган.

Балалар бакчасы әти-әниләр белән бигрәк тыгыз элемтәдә тора. Бергәләшеп алар төрле конкурслар оештыралар. Бу турыда зур фотогазеталар сөйли. Балага гаиләдә дөрес тәрбия бирү хакында «түгәрәк өстәл» артында фикер дә алышалар. Бигрәк актив әти-әниләрдән Шаиповларны, Әндәрҗановларны, Имаметдиновларны, Әхмәтбаевларны, Җиһаншиннарны, Азизбаевларны, Фәхретдиновларны билгеләделәр. 

Балалар бакчасының яңа мөдире Алсу Әхмәтбаева белән сөйләшеп утырганда, бу мәктәпкәчә мәгариф учреждениясенең ярдәмчеләре бихисап булуын белдем. Алар арасында җирле мәктәптә хезмәт дәресләрен һәм түгәрәген алып баручы, югары белемле математика укытучысы Халит Әндәрҗанов та бар. Ул балалар өчен бик матур агач көрәкләр эшләп биргән. Бүтән әйберләр кирәк булган вакытта да, ниндидер җитешсезлекләрне төзәтү өчен дә аңа мөрәҗәгать итәләр икән. Бервакытта да баш тартмый. Аның хәленнән ни генә килми бит. Чын мәгънәсендә алтын куллы ул. Шуңа күрә коллектив Халитка зур рәхмәтләрен белдерә.

Бүген ярдәмчеләре, заманча әйткәндә, балалар бакчасы спонсорлары сафында шулай ук җирле СПК, администрация, кибет тотучылардан  – Рафик Кәримов, Фаил Хамзин, Нәймә Хафизова. Алсу аерым рәхмәтләрен Мәдәнә мәчете музееның директоры Фәрит Беляевка белдерә. Ул музей почмагы булдыруда ярдәм иткән.

5–6 кешедән торган коллектив дусларча, бер-берсенә якыннан ярдәмләшеп хезмәт итәләр. Таушалган йортны да, балаларны аның кочагына сыйдырып, җәннәт эшләгәннәр. Шуңа күрә өлкәдән килгән олы комиссия  Кочко Пожар балалар бакчасы эшчәнлеген югары билгеләп, аңа киләсе биш елга шушы юнәлештә эшләргә рөхсәт биргән лицензия тапшырган.

Һичшиксез, бер ел эчендә яңалыклар кертүдә, шулай итеп балалар бакчасының дәрәҗәсен күтәрүдә яңа мөдир Алсу Адельша кызы Әхмәтбаеваның роле искиткеч зур. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – дигәннәр. Ул эзли, таба. Үзе тырышканга – коллектив та тырыша.

Алсу, башлаган хезмәтең игелекле, ахыргача шулай дәртеңне сүндерми атла.

Равилә Османова

үз хәбәрчебез

Олег Хөсәинов

фотолары.

Ашыгыз тәмле булсын

Фотода сез Абдулхамит исемендәге Зур Рбишча мәктәбе ашханәсе хезмәткәрләре (сулдан уңга) Үмәрова Факия Зиннәт кызын, Ибраһимова Зөлфия Хайдәр кызын һәм Салахетдинова Файлә Абдулбәр кызын күрәсез.

Үмәрова Факия 33 ел инде аш пешерүче булып эшли. Салахетдинова Файләнең дә хезмәт стажы 20 елдан артык инде. Ә Ибраһимова Зөлфиянең пешекче булып эшләвенә 5 ел тулган.

Алар үз һөнәрләрен бик яраталар һәм укучыларны төрледән-төрле тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Мәктәп ашханәсендә укучылар иртәнге һәм төшке аш белән тәэмин ителә. Иртәнге аш белән 300 бала тукланса, төшке ашта 400 өстенә укучы була инде.

Укучылар әйтүенчә, мәктәп ашханәсендә бик тәмле ризыклар әзерлиләр һәм даими рәвештә меню да үзгәртелеп тора. Пешекчеләр әзерләгән булочкаларны укучылар бик яратып ашыйлар икән.

Балалар Факия, Файлә һәм Зөлфия апаларына, тәмле ризыклар әзерләгәннәре өчен, бик рәхмәтлеләр.

Наил ХӘСӘНОВ фотосы.

МИЛЛИ СПОРТ

Ышандырганыбызча, Зур Рбишчада күренекле якташыбыз Абдулхамит Садеков истәлегенә оештырылган билбаулар белән көрәш буенча ачык районара укучылар ярышында күрше Чувашиядән катнашкан милләттәшләребезнең тренеры белән кыска гына әңгәмәбезне алдагы саннарыбызның берсендә сезнең игътибарга тәкъдим итәрбез дигән идек.

Батыр районыннан килгән шыгырдан көрәшчеләре командасы, язганыбызча, икенче урынны алып кайтты. Аларның тренеры
Ф. К. Чабатов белән әңгәмә корырга безне җиңел үлчәмдә милләттәш мишәрләребезнең келәмдә оста, ямьле, актив чыгышлары этәрде. Уйлап кына карагыз: 80 катнашучы арасыннан Фәрит Кияметдинович 6 тәрбияләнүчесе белән генә дә нинди уңышка иреште бит!

Шыгырданның яшь батырлары

– Тулы команда җыеп килгән булсагыз, бәлки, гомумкоманда нәтиҗәләре буенча, Күчмә кубок өчен дә ярыша алган булыр идегез? – дим Фәрит Чабатовка.

Кызганычка, әлеге ярыш Россия беренчелеге белән бер көнгә туры килде шул. Кайбер көчле тәрбияләнүчеләребез анда китеп бардылар. Ләкин бит сезнең мишәрләрдә  «яклау» дигән нәмәстәкәй бар, шуңа күрә сездә ягадан килгәннәргә ниндидер зур уңышка ирешергә бик авыр. Кайбер очракларда, судьялар коллегиясе үзара киңәшә дә, көрәшчеләребезне, Сабантуй мәрәсеннән, турнир келәменнән булсын, бөтенләй юри чыгарып җибәрәләр. Без бит сезнең якларда беренче тапкыр гына түгел. Ә менә бездә ерак юлны якын итеп килгән кунакларны кысрыкларга түгел, киресенчә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышалар.  

–  Фәрит Кияметдинович, татар-мишәр көрәше белән күптәнме инде шөгыльләнәсез һәм бу өлкәдә сездә нинди уңайлыклар тудырылган?

  Ирекле көрәш, татар-башкорт көрәше белән күптән мавыгабыз. Ә системалы рәвештә бу спорт төрләре һәм сезнең татар-мишәр көрәше белән авыл спорт залын яңартып гамәлгә керткәч шөгыльләнә башладык.

Уңайлыкларга килгәндә, бездә дә хөкүмәт, кызганычка каршы, милли спортка битараф карый. Барча йөкне энтузиастлар, минем ише фанатлар тарта. Шул ук авыл спорт залын да моннан дүрт ел элек кенә җирле эшмәкәрләр исәбенә торгыздык, шунда спорт клубы оештырдык һәм аны «Ак барс» дип атадык.

Шыгырдан – Чувашиядә иң зур авылларның берсе. Аллага шөкер, хәлле милләттәшләребез бар, ярдәмнәреннән ташламыйлар, акмаса да, алардан тамгалый тора. Бер генә чакыруны да калдырмаска тырышабыз. Татарстанның күп районнарында булдык, әле менә Түбән Новгород өлкәсе белән таныша башладык, биредә яшәүче милләттәшләребезнең гасырлардан килгән үзенчәлекле татар-мишәр көрәшен өйрәнәбез. Чын спортчы, ә безнең очракта көрәшче тәрбиялим дисәң, арадан өметлеләрен сайлап алып, алар белән даими шөгыльләнергә, аларны яшьтән үк рәсми ярышларда шомарта башларга кирәк. Без, мәсәлән, бүген шундый 14 яшүсмер белән кайныйбыз, алар белән көн аша өчәр сәгать шөгыльләнәбез. Ә чакыру алу көе, аларны үз автомобильләребезгә төяп, чабабыз гына, юлларның чакрымнарын һәм чыгымнарын санап тормыйбыз. Әлеге дә баягы, спорт җанлы спонсорларыбыз бар, Аллага шөкер.

– Күренеп тора, көрәш келәме сезгә дә ят нәрсә түгел – яшьлектә бил алышкансыздыр?

 Әйе, үзең җаның-тәнең белән ниндидер спорт төренә гашыйк булмасаң, башкаларны аңа өйрәтү мөмкин түгел. 

– Ә үзегез  кем булып эшлисез соң?

Фермерчылык белән шөгыльләнәм.

– Шушы уңайдан файдаланып, безнең мишәрләр турында ни әйтер идегез?

– Без дә бит үзебезне мишәрләр дип йөртәбез. Ләкин асылында – без барыбыз да татарлар. Менә шушы татар милләтен тату, сәламәт, аек, башкаларга үрнәк булырдый милләт итеп танытыр өчен, барчабызга хәленнән килгән кадәр үз урынында тырышасы иде. Күрше миләттәшләребезнең уңышларын сөенеп каршыларга, хупларга, алардан сабак алырга, ә кайгыларын уртаклаша белергә кирәк. Безгә һич кенә дә көнләшергә ярамый.

Рбишчага карап фикер йөртсәң, нижгар мишәрләребез ярыйсы гына яши бирә икән. Һәм алга таба да шулай булсын иде. Исән-имин яңа очрашуларга кадәр. Безгә игътибар иткәнегез өчен рәхмәт.

Олег Әндәрҗан язып алды.

Фотода:

Батыр районының яшь батырлары.


Федерация юк, ә чемпионат бар

Алдагы санда хәбәр иткәнебезчә, 14 мартта татар-мишәр көрәше буенча дөнья чемпионы, 3 тапкыр дөнья Кубогы иясе, 5 тапкыр СССР чемпионы, күренекле якташыбыз Зәки Үмәров (Спас р-ны) призларына Дзержинскта VIII ачык өлкә чемпионаты булып үтте. Әйтергә кирәк, узган елдагыдан аермалы буларак, монысында катнашучылар саны да, тамашачылар саны да күбрәк булды. Мәсәлән, бу көнне 7 командадан 99 көрәшче шәһәрнең «Химик» үзәк стадионы спорт залында бил алышты. Хәтта Кырымнан, Мәскәүдән килгәннәр иде.

Өлкән төркемдә гомумкоманда нәтиҗәләре буенча мәскәүчеләр беренче урынны алып кайттылар. Икенче белән өченче урыннарны Пилнә белән Кызыл Октябрь командалары бүлеште. Ә яшүсмерләр арасында аеруча Спас командасы вәкилләре яхшы көрәштеләр. Алар беренчене яуладылар да. Икенче белән өченче урыннарны Кызыл Октябрь белән Пилнә районы командалары алдылар.

Тагын шунысын билгеләп үтәсе килә: быел көрәш 12 авырлык категориясендә алып барылды. Иң җиңел үлчәмнән тотынсак, 35 кг авырлыкта Илдар Арибҗанов (Т. Моклокасы) җиңеп чыкты, 40 кг – Дамир Хафизов
(Т. Моклокасы), 45 кг – Рөстәм Хайруллин (Рбишча), 50 кг – Ринат Тяжелов (Т. Моклокасы), 55 кг – Марат Мостафин (Тукай), 60 кг – Ранис Алимов (Рбишча), +60 кг – Ринат Нәвретдинов (Рбишча), 65 кг – Илнур Аляутдинов (Мәдәнә), 71 кг – Илгиз Измайлов (Сафаҗай), 78 кг – Рушан Ганеев (Мәскәү), 86 килограмм үлчәмдә Рафаэль Вилданов (Мәскәү) чемпион исемен яуладылар.

Абсолют авырлыкта, узган елдагыча, сафаҗайлы Ринат Сабитов төп бүләкне отты. Калган ике бүләкле урыннарга мәскәүче милләттәшләребез Р. Вилданов белән Магомед Кипкеев лаек булдылар.

Яшүсмерләрнең көрәшенә тукталганда, Спас районын тагын ассызыклап үтәр идем. Рамил абый Салихҗанов милли мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары булып эшли башлагач, анда татар-мишәр көрәшебезгә игътибар аеруча артты. Шуның нәтиҗәсе буларак, Спас районының яшь көрәшчеләре төрле ярышларда һаман күбрәк бүләкле урыннарга лаек булалар. Димәк, якын киләчәктә алар абыйлары Зәки әфәнде Үмәров кебек үк зур мәйдан тотачаклар. Ник дисәгез, Дзержинск шәһәрендә генә дә яшүсмерләр төркемендә 14 финалчының 9 спасчылардан торды (4 – беренче, 5 – икенче урын).

Татар-мишәр көрәше буенча өлкә федерациябез булмаса да, Аллага шөкер, Зәки Үмәров кебек милләтпәрвәр җанлы якташларыбыз аркасында өлкә чемпионатыбыз сигез ел рәттән бик дәрәҗәле оештырыла килә.

Материалны әзерләргә ярдәм иткәннәре өчен «Химик» стадионы секретариатына рәхмәтләремне белдерәм.

Альбина Җаббарова

үз хәбәрчебез


Россия медале – Моклокада

Язганыбызча, 22-23 февральда Чувашия республикасы Новочебоксарск шәһәренең ДЮСШ спорт мәктәбендә  билбаулар белән көрәш буенча Россия беренчелеге булып узды. Анда 1991-1993 елгы малайлар һәм кызлар арасында көрәш барды. Ярышларда 30 регионнан 250 көрәшче катнашты.

Бу чараны тантаналы ачу вакытында катнашучыларга уңышлар теләп, аларны билбаулар белән Халыкара  көрәш  федерациясе президенты Риф Гайнанов,  билбаулар белән көрәш буенча Россия федерациясе президенты Харис Аюпов котладылар.

Түбән Новгород өлкәсе данын Спас районы (малайлар) һәм Бор шәһәре (кызлар) көрәшчеләре яклады. Тукай авылыннан Марат Мустафин 50 кг хәтле авырлыкта, Рафаэль Арифуллин 55, Надир Якупов 65, Татар Моклокасыннан Артур Измайлов 60ка һәм Дамир Хәйруллин 70 кг хәтле авырлыкта көрәштеләр. Бор шәһәреннән 4 кыз да ярышларда катнашты.

Көрәш өч келәмдә барды. Бигрәк тә Карачаево-Черкессиядән һәм Кабардино-Балкариядән килгән көрәшчеләр матур, оста, мавыктыргыч итеп көрәштеләр.

Безнең егетләр дә сынатмадылар. Мәсәлән, Артур Измайлов 10 урынны яулады, ә Дамир Хайруллин бронза медаленә лаек булды. Спас районы командасы өчен мондый зур ярышларда катнашып, шундый нәтиҗәләргә ирешү үзе бер горурлык. Киләчәктә дә бу егетләребез сынатмаслар һәм дөнья чемпионатына кадәр барырбыз дип өметләнәбез.

Россия беренчелегенә барырга ярдәм иткән өчен өлкә спорт комитетына, район спорт һәм мәдәният бүлегенә рәхмәтләребезне белдерәбез.

Азат Магжанов, үз хәбәрчебез

КОРЫЛТАЙ

Нижгарның моңлы сандугачы Рәшит Ваһаповка багышланган Концерт-тамаша

21 мартта Кремль Концертлар залында бөтен дөньяга сибелгән татарларның яраткан бөек җырчысы, Нижгардан чыгып, бар дөньяга танылган якташыбыз Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел тулуга багышланган зур Концерт-тамаша булып узды. Ул махсус Нижгар татарларының III Корылтаена уңайлап оештырылды. Бу атаклы җырчыга багышлап уздырылган башка чаралардан аермалы буларак, Концерт-тамашада Нижгар ягыннан чыгып, Мәскәүдә һәм Казанда хезмәт итүче күренекле җырчылар катнашты. Яндавишча авылыннан чыккан Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова, Татарстанның атказанган артистлары Чүмбәли авылыннан Роза Хәбибуллина, Мәдәнә авылыннан Илдар Шиапов, Зур Рбишча авылыннан Ирфан Измайлов, Мөтеравылдан танылган композитор, җырчы һәм баянист Сәит Абдуллин, Ишәвылдан Зәйнәп Сөләйманова, барча татарларның яратуын казанган Татарстанның халык артисты композитор, виртуоз баянчы, композитор Рамиль ага Курамшин, Н. Новгородтан «Туган як моңнары» ансамбленең балалар төркеме, җырчы һәм баянчы Камка егете Дамир Фәизханов, Алсу Латыйпова, Марат Муллин һәм талантлы яшь кызларыбыз Альбина Трушина һәм Диана Галимова катнаштылар. Концертның бизәге булып, Нижгарларның яраткан җырчысы Татарстанның халык артисты, Рәшит Ваһапов белән янәшә куерлык тагын бер бөек җырчы Хәйдәр Бигичевның тугры тормыш иптәше Зөһрә ханым Сәхәбиева белән бергә алар өч сәгатьлек концерт бирделәр. Казаннан махсус килгән атаклы алып баручы Татарсанның атказанган артисты Рәшит Сабиров тамашаны бик оста алып барып, бу концертка тагын да ямь бирде. Мең кешелек Кремль Концертлар залында шәһәрдән килгән тамашачылар арасында илебезнең төрле почмакларыннан килгән утыздан артык һәм өлкәбезнең татар авылларыннан җыелып килгән җитмештән артык делегатлар да утыра иде. Мондый зур дәрәҗәдәге, шул ук вакытта бик җылы һәм эчкерсез концерт Нижгарда күптән булганы юк иде. Якташ артистларыбыз биргән тамашаны карауга ирешкән кешеләрнең күпчелеге шундый фикердә калды. Концерт Рәшит Ваһаповның җыры белән башланды. Аның кабатланмас көчле тавышы иркен залны тутырып, күңелнең иң тирән почмакларын үтеп керде, тетрәндерде, хисләндерде, елатты… Рамиль абый Курамшинның баянына кушылып, аны дәвам иткән Зөһрә Сәхәбиева да халык җырлары белән татарларны моң дөньясына алып кереп китте. Халык җырларын заманча җырлар алыштырды. Залда утырган авыл кешеләренә үз авыллары турында җырлар бик хуш килде, Рәшит абый Ваһапов репертуарыннан җырлар тыңлап, күпләр елап та утырды. Аеруча Сафаҗай авылыннан Вафа Камалетдинов сүзләренә Сәит Абдуллин башкаруында яңгыраган «Яшисе килә» җырын тамашачы зур алкышларга күмде. Якташларбыз иҗат иткән бу җырны Салават үзе бик теләп башкара. Әхмәт Саттар сүзләрен популяр җырчыбыз Наилә Фатехова көйгә салып үзе үк башкарган «Нижгар мишәрләрем» җыры да горурлык хисе уятты. Гомумән, концерт шундый җиңел һәм бер тында барды, әйтерсең, әле шушы көнне генә иртән кайсы кайдан килеп концерт алдыннан гына очрашкан артистлар берничә көн репетиция ясаганнар. Аларның тәҗрибәлеге, сәхнә осталыгы шуннан күренә дә инде. Юкка гына атказанган артистлар түгел бит алар һәм Рәшит Ваһапловның якташлары да!!!

Концерт-тамаша татар халкының гимны «Туган тел» белән тәмамланды. Аны тамашачылар аягүрә басып тыңладылар. Бу концерт якташларыбызның исендә әле озак сакланыр һәм иң якты хисләр генә уятыр дип ышанасы килә.

Зилә Ахмадуллина


Бертавыштан сайладылар

Нижгар татар-мишәрләренең III Корылтаенда бик мөһим эш башкарылды. Беренчедән ,Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте (НТРМММ) рәисе итеп кабат бертавыштан Гаяз Салих улы Закиров сайланды. Нижгар татар-мишәрләренең III Корылтай делегатлары НТРМММ рәисе урынбасарларын да сайладылар. Менә алар:

Өлкә «Туган як» милли-мәдәнияте үзәге рәисе Марат Юнисов,

Х. Фәизханов ис. Н. Новгород Ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов,

НТРМММ пресс-секретаре Зилә Ахмадуллина.

Совет составы да бераз үзгәрде. Хәзер Совет составында 17 кеше:

1. Пилнә районының почётлы гражданы
Н. А. Абдуллин,

2. «Туган як» газетасы редакторы
Р. А. Абдуллин,

3. Арзамасның «ПожТехСервис» директоры Ш. М. Айдагулов,

4. крайны өйрәнүче, атказанган укытучы
И. Ф. Булатов (Ыргу),

5. «Якташлар» мәдәни-агарту үзәге рәисе
Ф. Г. Ваһапова,

6. Россиянең атказанган тренеры, физкультура укытучысы З. А. Валемеев (Рбишча),

7. Өлкә «Туган як» милли-мәдәни  үзәгенең Балахна бүлекчәсе рәисе
А. А. Вознесенская,

8. Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Г. С. Закиров,

9.«Туган як» газетасының почётлы редакторы Р. Ф. Ибраһимов,

10. Бор шәһәрендәге «Ихсан» рәисе
Х. А. Исхаков,

11. Сафаҗай авылы администрациясе башлыгы В. А. Камалетдинов,

12. Кочко-Пожар урта мәктәбе директоры
Ф. Б. Курамшина,

13. Х.Фәизханов ис. Нижгар Ислам институты ректоры Д. В. Мөхетдинов,

14.Өлкә «Туган як» милли-мәдәнияте үзәгенең почётлы рәисе А. М. Орлов,

15. Спас районы башлыгы урынбасары
Р.А. Салихҗанов,

16. Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары
М. Н. Фатыхов,

17. Өлкә «Туган як» милли-мәдәнияте үзәге рәисе М. К. Юнисов.

Контроль-ревизион комиссиянең яңа составына бертавыштан сайландылар:

1. А. М. Мухаматчина, Х. Фәизханов ис. Ислам институты бухгалтеры

2. С. Х. Царбаев, өлкә «Туган як» Милли-мәдәни үзәк советы әгъзасы

3. Р.Х. Тангалычев, НТРМММ Советы әгъзасы

Комиссия рәисе итеп бертавыштан
А. М. Мухаматчина сайланды.


Кремль Концертлар залында узган бөек якташыбыз Рәшит Ваһаповка багышланган концерт-тамашада бер төркем якташларыбызга Нижгар татарлары мәдәниятен, телен, динен саклауда керткән зур өлешләре өчен Диния нәзарәте, Региональ милли-мәдәни мөхтәрият исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Менә алар:

1. Абдуллин Рамиль Абдулгани улы

2. Айдагулов Шамиль Матвей улы

3. Трушина Йолдыз Хәбиб улы

4. Фатыхов Мостафа Насретдин улы  

Барча Нижгар татарлары, якташлары исеменнән бу зур дәрәҗәле бүләк ияләрен чын күңелдән тәбрик итәбез. Тагын да озак еллар милләтебез, телебез, мәдәниятебез өчен хезмәт кылырга язсын.

КӨН КАДАГЫНДА

1Б ы е л г ы «Фәизханов укулары» концепциясе турында Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов: «Россия өммәте 1990- елларда беркайчанда булмаганча ирек алып, кызганычка каршы, урта гасырлардагыча төркемнәргә аерылганлыктан арына алмады. Өммәт бердәм булырга тиеш, Корьән буенча да, хөкүмәт карашыннан чыгып та», – дип белдерде.

Алдагы елларда «Фәизханов укулары»нда күп төрле сораулар буенча фикер алышынды. Иң беренче конференция гаилимнең туган җире Сафаҗай авылында уздырылды. Анда галимнең хезмәтләренә бәя бирергә тырышу максатыннан чыгышлар ясалган иде. Аның фәнни мирасының Россия татарларының иҗтимагый-политик тормышына йогынтысын аңларга тырышылып, Фәизхановның шәхес буларак татарлар тормышындагы роленең төрле аспектлары каралды. Менә инде быелгы конференциядә тагын бер актуаль тема – дини белем алудагы үзгәрешләр турында фикер алышу бара.

Татарстан республикасының министрлар кабинеты каршындагы дини эшләр комитеты рәисе Ринат Нәбиев конференциянең эшенә югары бәя бирде. «Татарстанда уза торган бер генә конференция дә «Фәизханов укулары» белән чагыша алмый», – дип белдерде ул.

Шулай ук Президентның Идел буе округындагы вәкиле урынбасары В.Ю. Зорин да, ял көне булуга карамастан, конференция эшендә катнашып: «Беренче конференциядә хакимият һәм мөселман җәмгыятенең мөнәсәбәтләрен үстерү турында сүз барса, бүген алар җайга салынган һәм соңгы ике елда бик мөһим эшләр эшләнгән», – диде. 

Пленар өлештән соң конференция эше дәвам итте: тарихи, политологик, педагогика секцияләрендә төрле темаларга фикер алышу барды.

Шулай ук конференция барышында «Ислам в Российской федерации» проекты буенча түгәрәк өстәл булды. Бу проект программасы буенча 2012 елга 12 энциклопедик сүзлек нәшрият итү планлаштырыла. Бүгенге көндә «Ислам на Нижегородчине», «Ислам в Москве» басмалары дөнья күрде инде.

Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Кыскача әйткәндә, анда сүз дәүләт югары уку йортлары базасында Ислам уку йортлары булдыру, аларны тәмамлаучыларга дәүләт үрнәгендә дипломнар тапшыру турында да бара. Шулай ук конференциядә катнашучылар югары дини белем алуның бердәм концепциясен булдыру турында да чыгыш ясадылар.

«Фәизханов укулары»нда катнашкан профессор, тарих фәннәре докторы Сәидакбар Агзамходжаев конференция эшен бик югары бәяләде: «Мин бу бик авторитетлы конференциядә катнашу бәхетенә ирештем. Ул Россия мөселманнары өчен генә түгел, ә бәлки башка илләр өммәтләре өчен дә бик мөһим булган актуаль мәсьәләләрне күтәрә. Мәгариф өлкәсендәге реформаларны гомумиләштерү һәм йомгаклаштыру юлында тагын бер зур адым ясалды», – диде ул.

Философия фәннәре кандидаты Али Заде Айдын Ариф улы да бик канәгать: «Мин үзем өчен бик зур ачыш ясадым, әзербайҗан һәм татар халыкларының максатлары һәм алда торган мәсьәләләре бер үк икән. Ә төгәлрәк әйтсәк, алар гасырлар дәвамында бүгенге көнгә кадәр үзгәрешсез калган икән. Миңа Хөсәин Фәизханов исеме таныш, ә татарларга Али-Мәрдән Топчибашев һәм Шәмси Асадуллаев исемнәре билгеле икәне белү миңа бик күңелле. Уртак максатларга ирешү өчен конструктив хезмәттәшлекнең башын мин шунда күрәм».

Конференция эшенә йомгак ясап, гадәттәгечә, анда ясалган чыгышлар һәм докладлар тупланган җыентык нәшрият ителәчәк.

 

Хөсәин Фәизханов исемендәге медаль

2008 елның 1 мартында Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте Президиумы һәм Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте Советы карары белән күренекле галим, мәгърифәтче Хөсәин Фәизханов исемендәге медаль булдырылды. Узган елда Хөсәин Фәизханов ис. премия булдырылып, галим О. Н. Сенюткинага тапшырылган иде. Быел бу премиягә Мәскәүдән галим Дамир Зиннур улы Хәйретдинов лаек булды. Премияне һәм медальне тапшыру махсус Нижгар татарларының III Корылтаена һәм V юбилей Хөсәин Фәизханов укуларына туры китерелде.  Беренче медальләргә Нижгар татарлары тормышында зур роль уйнаган күренекле җәмәгать эшлеклеләребезгә Кремль Концертлар залында узган, тагын бер бөек якташыбыз Рәшит Ваһаповка багышланган концерт-тамашада тапшырылды. Менә алар:

  Абдулвәдүт Шиапов,

 Алимҗан Орлов,

 Зөһрә Абдюханова,

 Кәрим Шакиров,

 Мөхәммәт Миначёв,

  Миркасым Усманов,

 Рәхимә Данеева,

  Рифат Ибраһимов,

  Риф Марданов,

 Сәяр Сабиров,

 Садык Магҗанов.

Барча Нижгар татарлары, якташлары исеменнән бу зур дәрәҗәле бүләк ияләрен чын күңелдән тәбрик итәбез. Тагын да озак еллар милләтебез, телебез, мәдәниятебез өчен хезмәт кылырга язсын.

Халыкка хезмәттә

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга Региональ милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Гаяз Салих улы Закировның чыгышын тәкъдим итәбез.

Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар! Кадерле милләттәшләр! Хөрмәтле якташлар! Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәриятенең III корылтае утырышын башлап җибәрәбез һәм бүгенге көндә милли мөхтәриятнең җитәкчесе буларак, үземнең чыгышымны татар телендә башкарырга булдым.

Мөхтәриятебезнең рәсми рәвештә эшли башлавына 4 елга якын вакыт үтеп китте. Бу вакыт эчендә ниләр эшләдек, ниләр күрсәттек, нәрсәләр маташтырдык һәм шулай ук алдыбызга куелган мәсьәләләрнең кайсыларын үтәдек һәм кайсыларын үтәп бетерә алмадык һәм болар нинди сәбәптән икәнлеген сөйләп үтәсем килә. Бу инде автономиянең (мөхтәриятнең) 4 еллык эшенә йомгак ясау да, эшебезгә бәя биреп тикшерү дә һәм сезнең каршыда ясала торган исәп-хисап (отчет) та булыр дип өметләнәм.

ХХI- гасырга нинди нәтиҗәләр һәм нинди өметләр белән аяк бастык? Белгәнегезчә, яшерен-батырын түгел инде, безнең Нижний Новгород өлкәсендә яшәүче татарларның саны елдан ел кимеп бара. Соңгы, 2003 елны үткәрелгән халык санын алу (перепись) нәтиҗәләренә карасак, Нижний Новгород өлкәсендә 50 мең татар кешесе бар булып чыкты, соңгы 5 ел эчендә, минем фикерем буенча, артмадык һәм кызганычка каршы, артмыйбыз да, кими генә барабыз. Аның объектив сәбәпләре күп булса да, аянычлы бер хаклык дип әйтсәм, сез каршы килмәссез дип уйлыйм.

ХХ- гасыр башында татар халкының күпчелеге авылларда булса, хәзер инде киресенчә, авылларыбызда пенсия яшенә җиткән карт-корылар гына калып бара, ә яшьләр мәктәпне бетерү белән, авылны ташлап шәһәргә китүне кулайрак күрәләр. Ни әйтергә соң инде, русча әйтмешли, «Рыба ищет где глубже, человек где лучше». Ә шәһәр шәһәр инде ул, үзенең зурлыгы, тышкы кыяфәте, тормышның авыл җиренә караганда җиңелрәк булуы белән, мәдәнияте һәм башкалары белән авыл баласын җәлеп итеп ала һәм кайтарып җибәрмичә, үзенә йотып калдыра.

Милләтнең милләт булып яшәве өчен иң азы 3 төрле шарт-нигез кирәк:

1. Үз теле һәм мәдәнияте булуы.

2. Үз дине һәм йолалары булуы.

3. Үзенең мөстәкыйль дәүләте булуы.

Менә шул шартлар булса гына, халык милләт булып яши ала. Безнең очракта мондый шартлар бармы? Әйе, безне татар итеп саклап калган, телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калган үз динебез – Ислам дине бар. Ничек кенә лаф орып, мулла-имамнарыбызны сүксә-хурласалар да, диннән башка без татар-мишәр булып калалмас идек. Россия тарихында күпме халык ассимиляциягә дучар булып, эреп югалдылар. Һәм бу процесс, ассимиляция процессы дәвам итә һәм бөтен кискенлеге белән безнең алдыбызда тора. ХХ гасыр башында күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый «200 елдан соң инкыйраз» дигән хезмәтендә безгә тагын милләт булып яшәүнең вакытын билгеләп куйган.

Мөстәкыйль дәүләт дип әйтәбез, әйе, безнең халыкның, бигрәк тә нижгар мишәр-татарларының дәүләтчелек тәрбиясе юк. Татарстан җирлегендә, Татарстан Республикасы Федерация кысаларындагы дәүләт саналса да, бөтенләй мөстәкыйль дәүләт дип әйтеп булмый. Шулай да, Татарстанның булуы, аның Россия җирлегендә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә тоткан урыны бик зур әһәмияткә иядер ул. Чөнки сибелеп, таралып яткан татар халкы өчен Татарстан ул үзенә тартып торучы магнит сыман. «Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур», – дип тикмәгә генә әйтмәгән халкыбызның олуг шагыйре.

Әйе, соңгы елларда Татарстан җөмһүриятендә, телне, динне гореф-гадәт йолаларны саклау юлында бихисап күп һәм әһәмиятле эшләр башкарыла башлады. «Татарстан яңа гасыр» телерадиокомпаниясын булдыру белән генә дә Татарстан җөмһүрияте Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләрне берләштерүдә үзенең зур өлешен кертте. Моңа мисал итеп Татарстан җөмһүрияте тарафыннан Рәсәйнең генә түгел, татарлар яшәгән башка илләргә дә делегацияләр җибәреп, һәм безнең Нижний Новгородка, Дзержинск һәм Кызыл Октябрь районына сабантуйлар вакытында үз вәкилләрен җибәреп, матди яктан да үзләренең ярдәм кулларын сузалар. Бу хәерле эшләре өчен мин бөтен Нижгар татарлары исеменнән, сезнең исемегездән дә Бөтен татар халкының президенты булган М. Ш. Шәймиевка ихлас рәхмәтләремне белдерәсем килә һәм шулай ук бүген безнең арабызда, безнең корылтайның хөрмәтле кунагы булган Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты комитеты рәисе урынбасары Рамис Фарук улы Сафинга да рәхмәтләремне белдәрәсем килә. Кайсы вакытта безнең күңелне хушландырмый торган сүзләр әйткәләсәр дә, бу безне яратмаганнан түгел милләт өчен, халкыбыз өчен борчылудан, эшләребез уңышлы булсынга «ут йотудан» килә дип уйлыйм. 2005 елда Н. Новгород та үткәрелгән федераль Сабантуйны үткәрүдә аларның ничек итеп эшли белүен мин үз күзем белән күрдем..

Әйткәнемчә, милли-мәдәни мөхтәриятебезнең рәсми рәвештә эшли башлавына быел 4 ел булачак. Нинди ният белән без бу оешманы барлыкка китердек? ХХ- гасырның 90- нчы еллары – яңарыш чоры. Халкыбызның үзаңы уянуы, үткәннәребезне барлап, киләчәгебез турында борчылу, югарыда сөйләп үткән проблемаларны күздә тотып, ягъни телебезне, динебезне, милли йолаларыбызны һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу проблемалары, һәм милләт буларак сакланып калу бөтен аянычы белән каршыбызга килеп басты. 90- елларда оешкан милли мәдәни оешма «Туган як» менә бу мәсьәләләрне чишү юлында актив рәвештә эшли башлады. Шул исемдә булдырылган газета чыга башлады, «якшәмбе мәктәпләре» эшли башлады, фестивальләр, фәнни-гамәли конференциялар, сабантуйлар уздырыла башлады. Нижний Новгородта тагын бер татар җәмгыяте «Якташлар» һәм Нижний Новгород өлкәсендә зурлыгы һәм халкының саны белән икенче урында торган Дзержинск шәһәрендә дә мөстәкыйль рәвештә «Туган як» җәмгыяте эшли башлады.

Үткән гасырның 90- нчы елларында оешып, уңышлы гына эшләп килгән милли оешмаларыбыз булуга карамастан, ни өчен бу оешма кирәк булды дигән сорау туа.

1995- елда чыккан «Закон об общественных организациях» дигән канун милли оешмаларга ярдәм итүне декларатив рәвештә генә калдыра иде. 2003- елның 17 октябрендә бөтен өстәмәләре белән кабул ителгән бу закон милли-мәдәни автономияләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү ягыннан безнең өчен кулайрак булды, чөнки яңа закон буенча мөхтәриятнең хакимият каршысына куелган таләпләре, максатчан программалары үтәлер өчен, финанс һәм матди ярдәм халыкның санына карата бирелергә тиеш.

Һәм шул Федераль законга таянып, 2004 елны оештырылган милли-мәдәни мөхтәрият үзенең эшен башлап җибәрде һәм, минем фикерем буенча, башкарылган эшләребез байтак.

Быел 5- мәртәбә үткәрелә торган Фәезханов укуларын гына искә алыйк. Бу фәнни-гамәли конференциянең эшендә дистәләрчә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп директорлары һәм укытучылары, укучылар һәм студентлар катнашалар һәм бу конференциянең материаллары һәр ел аерым китап булып басылып чыга.

Мин Кызыл Октябрь районында урнашкан «Мәдинә» комплексында үткәрелгән чараларыбызны гына искә төшерәсем килә. Бөтен Россия каналында һәм ТНВ каналында яктыртылган КВМнар (клуб веселых мусульман), туган ягыбызның тарихын өйрәнүчеләр арасында үткәреләгән конкурслар. Һәр ел саен халкыбыз күмәк яшәгән районнарда үткәрелә торган рухи мирас семинары. Авылларда һәм шәһәрләрдә үткәрелә торган Сабан туйлары. Диния назәрәте белән берлектә үткәрелә торган Хәтер көннәре, ифтар мәҗлесләре... Региональ мөхтәрият оешу белән, милли-мәдәни чаралар оештыручы «Шатлык» клубы да барлыкка килде. Нижгар татарлары тарихында беркайчан да булмаганча, ай саен татарча концертлар уза башлады. Хәзер бездә һәр ел саен гастрольләрдә була торган Салават Фәтхетдиновны, Айдар Галимовны, Хәния Фәрхине, «Казан» бию ансамблен, Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинованы, Зөһрә Сәхәбиеваны һәм башкаларны искә алабыз. Шуның өстенә Нижгар җиреннән чыкан күренекле сәнгать эшлеклеләребезне, артистларыбызны искә алсак – Рамиль Курамшин, Роза Хәбибуллина, Наилә Фатыйхова, Ильдар Шиһапов, Сәет Абдуллин, Ирфан Измайлов – болар барысы да безнең төбәктә, безнең якларда даи

ми рәвештә булып, халкыбызның рухи таләпләрен канәгатьләндереп китәләр. Ә безнең якташыбыз күренекле җырчы Хәйдәр Бигичевка багышланган Хәтер кичәсе?! Җырчының тормыш иптәше Зөһрә ханым Сәхәбиева бу кичә турында: «Минем Хәйдәремә багышлап күпме чаралар уздырылды, берсе дә мондый җылы, мондый яхшы дәрәҗәдә узмады!», дип матур сүзләр әйтте. Һәм мондый кичәләр хәзер ике-өч айга бер узып торалар. Иң куанычлысы, аларда шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, өлкәбезнең күпчелек татар авылларыннан да килеп катнашалар. Бу кичәләрдә дә танылган җырчыларыбыз чыгыш ясый, алар халкыбызның зәвыгын үстерүдә зур роль уйный. Диния нәзарәте белән бергә уздырылган Корбан бәйрәмгә һәм суфи шагыйре Җәләлетдин Руминың 800 еллык юбилеена багышланган кичәдә 13 авылдан 47 якташыбыз катнашты.

Һәм «Үткәнен белмәгән, тарихын барламаган халыкның киләчәге юк», – дип әйткәннәр акыл ияләре. Безнең оешма бу юлда да актив рәвештә үзенең эшен алып бара. Соңгы елларда, туган җиребезнең, авыл-шәһәрләребезнең тарихын яктырткан күренекле шәхесләребезнең тормыш юлын өйрәнгән тарихи эзләнүләр дистәләрчә китап булып дөнья күрделәр. Алар арасында рус телендә чыккан: «История мусульманских общин», «Азан над Волгой», «Ярмарочная мечеть», «Мулла Хусаин» һәм бик күп башка китапларны искә аласым килә.

Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, шагыйрь ул, дип бик хаклы әйткән сөекле шагыйребез. Нижгар җирендә яшәп иҗат иткән үзешчән шагыйрьләребезнең иҗат җимешләрен бастырып, дөньяга чыгару үзе әйтеп бетермәслек кирәкле эш дип беләмен мин. Һәм моны исбат итеп, Әхмәт ага Бәюсовның 3 шигырь җыентыгын, Нуриям апа Закированың «Яшьлек кайтавазы», Мәлик Нәсретдиновның «Гомерем мизгелләре», һәм башка бу көнгә яңа гына нәшрияттан чыккан, «яңа гына табадан төшкән» дип әйтер идек һәм сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителгән «Нижгар татарларының биографик сүзлеген», күренекле татар җырчысы, безнең якташыбыз булган
Р. Ваһаповның 100 еллыгына багышланып чыккан хәтирәләр китабын, Әнвәр Камалетдиновның «Өмет таңнары», күренекле Альмушевлар нәселеннән булган Ләйлә апа Алимованың «Нижгар такмаклары» һәм башка китапларын китерәсем килә. Ә инде вакытлы матбугат турында әйтеп үткәндә, минем фикерем буенча, бер елга якын үзебезнең телебездә чыгарыла торган «Мишәр дөньясы» барчагыз өчен дә таныштыр дип уйлыймын.

Электрон матбугат чараларын искә алсак, Интернетта безнең www.nizgar.ru адресы астында булган сайтка кереп, безгә кагылышлы барча яңалыкларны белергә мөмкинлегегез бар. Бу нәтиҗәле эшләребезне санап үткәндә, мин дин әһеле буларак, Мөхәммәт пәйгамбәрнең мөбарәк хәдисен искә төшерәсем килә. «Иң хәерле гамәл – дәвамлы гамәл» дип әйткән пәйгамбәребез галәйһисәлам. Әйе, бу башкарылган, башкарыла торган һәм, Аллаһ боерса, башкарылачак та эшләребез эзлекле һәм дәвамлы дип әйтәсем килә. Елга бер чара үткәреп, массакүләм матбугат чараларында үзләрен күрсәтеп, «пиарить» ителгән «җәмәгать эшлекләребез» булгалап тора. Аллага шөкер, безнең эшләребез нәтиҗәле дип, горурланып әйтәсем килә, чөнки милли-мәдәни автономия Диния назәрәте белән бергәләшеп, бер-берсен аңлап, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшлибез.

Әлбәттә, милли-мәдәни мөхтәриятнең җитәкчесе ник дин әһеле, бу бит дөньяви оешма һәм аның башында, әлбәттә, дөньяви ягъни, светский кеше булырга тиештер дигән фикерләр ишеткәләргә туры килә. Муллаларның эше мәҗлескә йөрү, битләрен сыйпап, сәдака алу һәм сәясәткә, җәмгыять эшләренә тыкшыну аларның эше түгел дигән фикер яши хәзерге «зыялыларыбыз» арасында. Татар милли тарихын белмәгән һәм белеп оныткан, үзләрен чын татар дип санап йөргән кешеләрнең исләренә төшерәсем килә. 1917- һәм 18- нче елларда Россия җирлегендә дә милли шуралар эшли башлый. 1917- елның апрель аенда Н. Новгородның Канавино районында урнашкан ярминкә мәчетенен имам-хатыйбы Габдулла Сөләйманов иң беренче итеп губерния мөселман комитетын оештыра. Бу оешманың төп максаты: Нижний Новгород өлкәсендә яшәгән мөселманнарның дини, милли, икътисади һәм мәдәни ихтыяҗларын өйрәнү һәм канәгатьләндерү була. Шул ук елның 12–18 августында Канавинода үткәрелгән мөселман корылтаенда
Н. Новгород мөселманнарының милли шурасы оештырыла һәм аның җитәкчесе итеп Г. Сөләйман сайлана.

Халкыбызның бөек улы булган якташыбыз мәшһүр Хөсәен Фәизханов әйткәнчә, милләтебезнең киләчәге һәм көче берничә шарттан тора ки. Ул шартлар: белем, байлык һәм дин.

Белемебез булмаса, без башка милләтләргә буйсынып яшәрбез. Хәерчелектә яшәсәк, башка милләтләргә ялчы булып, аларның колы булып калырбыз. Безнең саф һәм пакъ динебез булмаса, без мукшылар һәм чувашлар шикелле рус милләте астында калып эреп югалган булыр идек. «Шуңа күрә безнең үз телебез безне яклаучы һәм саклаучы булып кала».

Сез инде мине: «Бу бөтенләй уңышлар турында гына сөйли», – дип гаепләргә ашыкмагыз. Әлбәттә мөхтәриятне оештырган вакытта бик күп юнәлешләр турында сөйләп үткән идек. Бу 4 ел эчендә, кызганычка каршы, милли мәктәп, милли тәрбия оештыра алмадык. Моның гаебе халык әйтмешли атта да, тәртәдә дә.

Ата-аналарның балаларына татар телен укытырга бик ашкынып тормаганнары тыштан билгеле, май чүлмәге кебек. Чөнки монда Россия җирлегендә «Татар телен укып кая барырлар алар?» – дигән риторик сорау туа. Тагын безне пошаманга салып борчыган нәрсә, хөкүмәт тарафыннан безнең проблемаларга карата булган битарафлык. Менә сезнең игътибарга бүген тәкъдим ителәчәк «Нижний Новгород татарларының биографик сүзлеге» китабының бөтен чыгымнарын санасаң, ул 500 меңгә якын булып чыга, дөресрәк әйтсәк, 470 мең сум булып чыкты бу проектның хакы. Әлбәттә, инде сез бу хакларын ишеткәч, хөкүмәт биргәндер бу акчаны дип уйлап куясыздыр. Сезнең алдыгызда исәп-хисап, ягъни ревизион комиссия үзенең чыгышында чыгымнар турында махсус хисап бирер, мин инде бераз алдарак булса да әйтеп китим. 2007 елда безнең автономияга 150 мең сум акча бирелде. Бу чараларны үткәрү өчен быел 85 мең акча бирелде. Белгәнебезчә, Диния нәзарәте тарафыннан безгә, ягъни, мөхтәрияткә бирелгән бинаның чыгымнарын Диния нәзарәте үз өстенә алды. Аренда һәм коммуналь чыгымнарның хакы гына да 40 меңнән артык. Шуның өстенә, даими рәвештә эшләүче хезмәткәрләребезнең саны биш-алты кеше булып, аларга хезмәт хакы түләүне дә Диния нәзарәте өстенә йөкләдек.

Әйткәнемчә, бу эшләрне без бөтен иҗтимагый оешмалар белән һәм Диния нәзарәте белән бергә ярдәмләшеп эшләгәнгә генә башкара алдык, һәм киләчәктә дә башкарачак эшләребезне дә киңәшеп эшләрбез дип ышанасым килә.

Хөрмәтле җәмәгать! Белгәнегезчә, һәр эш башында фидакарь, милләтпәрвәр һәм йөкләгән эшне намус белән башкаручы, җаваплы кеше булса гына, эшләр нәтиҗәле була. Безнең халыкта ашаган белми, тураган белә, дигән әйтем яши. Яктан торып, бармакны-бармакка сукмыйча, эшләгән кешеләрне тәнкыйтьләп, яктан карап, өйрәтеп торучыларыбыз байтак, һәм шундыйларга җавап итеп, мин чын мәгънәсендә милләт өчен бөтен көчләрен кызганмаган кешеләр, шәхесләр турында әйтеп үтәр идем. Нижгар татар иҗтимагый хәрәкәтенең елга башында торган аксакал тарихчыбыз Алимҗан Мостафа улы Орлов, Рәхимә Абдулла кызы Данеева, Марат Кадырович Юнисов, Сафа Хәнәфи улы Царбаев, Рифат Фатых улы Ибраһимов, Рамиль Әхмәт улы Салихҗанов, Мансур Зәки улы Хафизов, Сәяр Вафа улы Сабиров һәм башкалар. Алар милләт, халык өчен бөтен көчләрен куеп, вакытларын, саулыкларын кызганмыйча хезмәт иттеләр, һәм кайсылары әле хезмәтләрен дәвам итәләр.

КӨН КАДАГЫНДА

Резолюция III Курултая нижегородских татар «Мишарский проект в XXI веке»

Участники III Съезда нижегородских татар-мишарей «Мишарский проект в XXI веке», обсудив широкий спектр вопросов истории и современного развития татаро-мусульманского сообщества России, пришли к следующим выводам:

• Сохранение этнокультурной и конфессиональной идентичности наравне с  преумножением интеллектуального наследия тюркской цивилизации является абсолютным приоритетом развития татар-мишарей в начале третьего тысячелетия.

• Судьба татаро-мусульманского сообщества неразрывно связана с прошлым и настоящим Российского государства, поэтому формирование идей гражданственности должно осуществляться в контексте реализации задач национального развития татар и с сохранением системообразующей роли Ислама.

• Развитие национальной сферы образования на базе ценностей, традиционных для мишар, является важнейшим фактором сохранения духовной целостности татарской нации и ее глубинной интеграции в российское социально-политическое пространство.

• Национально-культурные автономии являются важнейшим фактором сохранения этнокультурной, религиозной и языковой специфики татар, а также эффективным механизмом взаимодействия с институтами гражданского общества и государства.

• Татары-мишаре нуждаются в формировании единого координирующего центра, ответственного за формирование приоритетов национального развития в масштабах России и являющегося важным символом консолидации татарского народа.

Учитывая основополагающий характер обозначенных тенденций, участниками выдвигаются следующие принципиальные предложения, способные качественно повлиять на развитие тюрко-мусульманского сообщества России:

• Ориентировать работу татарских национально-культурных автономий на выработку подходов к вопросам этнической консолидации через единство веры.

• Прилагать усилия для реализации интересов татаро-мусульманского сообщества в органах федеральной, региональной и местной власти. С этой целю – повысить уровень политической и общественной активности уммы, в частности за счет развития исламских социальных сетей, институтов гражданской инициативы и участия в предвыборных кампаниях.

• Акцентировать внимание власти и широкой российской общественности на проблемах существования исламского сообщества на федеральном, региональном и местном уровнях с целью их эффективного решения.

• Расширять трансрегиональное и международное взаимодействие национально-культурных автономий с учетом задач внутреннего развития мишарского сообщества в России, выработанных на основе Священного Корана, Сунны. Конституции Российской Федерации и объективных условий социально-политического развития.

• Повышать роль представителей российских мусульман, включая татар-мишарей, в принятии политических решений по вопросам национальной политики России и межконфессиональных отношений.

• Активизировать печатную и книгоиздательскую деятельность, способствующую накоплению и популяризации татаро-мишарского религиозно-культурного наследия и ведущую к внутреннему единству уммы.

• Оказывать поддержку тюрко-мусульманским средствам массовой информации и использовать современные технико-технологические средства для закрепления в российском медиа-пространстве.

• Обеспечить стабильную и эффективную работу Совета улемов, активизируя богословский и научно-интеллектуальный потенциал российских татар-мусульман.

• Централизовать процесс учета и накопления справочной информации о татарах-мишарах путем создания единого банка данных с целью сформировать отчетливое представление о роли мишар в российских культурно-исторических процессах.

• Создать при поддержке государства специализированный фонд «Мишарское наследие», направленный на тюрко-мусульманское наследие  и формирование единого взгляда на историческую миссию татарского народа.

• Развивать концепцию Х. Фаизханова в качестве концептуальной основы для реформирования системы мусульманского и татарского национального образования России.

• Способствовать  подержанию и расширению сети школ с татарским языком преподавания или с преподаванием ряда предметов на татарском языке.

• Продолжить функционирование научно-исследовательской межрегиональная программы «Материальная культура народов Волго-окского региона в эпоху средневековья: Формирование и развитие» 2007-2011 гг., направленной на исследование археологических культур края.

• Издать энциклопедический словарь  «Ислам в Санкт-Петербурге», начать подготовку томов «Ислам в Центральной части России», «Ислам в Башкортостане» и «Ислам в Татарстане» в рамках широкомасштабного научно-исследовательского проекта «Ислам в Российской Федерации».

•  Провести IV Съезд нижегородских татар-мишарей в 2012 г. и приурочить его к 400-летию народного освободительного ополчения Минина и Пожарского с последующим изданием юбилейного сборника научных работ.

•Систематизировать данные о жизни и творческом наследии выдающихся татаро-мусульманских деятелей России прошлого и современности.

• Придать изданию «Мишар доньясы» общефедеральный статус с рассылкой по  регионам страны.

• Наладить продуктивный информационно-аналитический обмен между региональными национально-культурными автономиями татар.

Участники III Съезда нижегородских
татар-мишарей


Резолюция V Всероссийской научно-практической конференции «Фаизхановские чтения» «Российские мусульмане на пути к религиозному и образовательному единству»

Участники V Всероссийской научно-практической конференции “Фаизхановские чтения” “Российские мусульмане на пути к религиозному и образовательному единству”, обсудив широкий спектр вопросов истории и современного развития тюрко-мусульманского сообщества России, пришли к следующим выводам:

• Эффективное решение задач консолидации российской уммы возможно лишь при системном подходе к решению основополагающих проблем. Таковыми являются сохранение исламоцентричной идентичности уммы и реформа мусульманской образовательной системы – механизма формирования ценностных установок и преемственности поколений.

• Российское мусульманское сообщество испытывает потребность в выработке консолидированной богословской основы для достижения подлинного единства и эффективной интеграции в российские общественно-политические процессы.

• Система мусульманского образования в России должна развиваться при непосредственном участии государства и ориентироваться на унификацию образовательных стандартов, создание на базе государственных и исламских вузов интеграционных образовательных систем, сочетающих преподавание светских и религиозных наук и выдающих диплом государственного образца.

• Реализация данного проекта требует параллельного введения в действие Совета улемов как единого богословского и правового центра российских мусульман.

Учитывая основополагающий характер обозначенных тенденций, участниками выдвигаются следующие принципиальные предложения, способные качественно повлиять на развитие тюрко-мусульманского сообщества России:

• Ориентировать работу национально-культурных автономий и религиозных учреждений на выработку подходов к вопросам этнической консолидации через единство веры.

• Обеспечить систематизацию познавательно-образовательного процесса и углубление научно-догматической основы мировоззрения и социально-политического поведения российских мусульман для воспрепятствования деструктивной политизации и дискредитации Ислама.

• Расширить интеграцию российских мусульман в мировую умму с учетом задач внутреннего развития Ислама в России, выработанных на основе Священного Корана, Сунны, Конституции Российской Федерации и объективных  условий социально-политического развития.

• Повысить участие представителей российской уммы в процессе принятия решений по вопросам государственно-исламских отношений и межрелигиозного диалога, собственности религиозных организаций, включая вакфы.

• Разработать единую концепцию Реформы высшего исламского образования с последующим ее направление в соответствующие органы местной, областной и федеральной власти.

• Активизировать печатную и книгоиздательскую деятельность, способствующую накоплению и популяризации татарского религиозного культурного наследия, а также способствующую внутреннему единству уммы.

• Поддержать тюрко-исламские средства массовой информации и использование современных технико-технологических средств для активного вхождения и закрепления уммы в российском медиа-пространстве.

• Ускорить процесс формирования исламских социальных сетей и институтов, повышающих общий уровень интеграции российского общества и социально-политической и экономической мобильности тюрко-мусульманского сообщества.

• Организовывать на постоянной основе общественно значимые мероприятия, поощряющие проявление гражданской инициативы и способствующие развитию татаро-мусульманской культуры, творчества и искусства; и с этой целью учредить ряд целевых премий за выдающиеся достижения в указанных областях.

• Обеспечить взаимодействие региональных культурно-национальных автономий с органами государственной власти и местного самоуправления для реализации программ развития российской уммы в вопросах религии, образования, экономического и социального развития.

• Способствовать сохранению и развитию татаро-мишарского этнического компонента в качестве стержня развития традиционных мусульманских общин  путем взаимодействия с органами местного самоуправления и государственной власти.

• Активизировать выпуск под эгидой Совета улемов религиозно-богословской и учебной литературы из серии “Ханафитское наследие” в целях унификации учебного процесса и подчеркивания основополагающей роли ханафитского мазхаба в развитии традиций Ислама в среде российских мусульман.

• Издать энциклопедический словарь  «Ислам в Санкт-Петербурге», начать подготовку томов «Ислам в Центральной части России», «Ислам в Башкортостане» и «Ислам в Татарстане» в рамках широкомасштабного научно-исследовательского проекта «Ислам в Российской Федерации».

• Сформировать позитивное общественное мнение по вопросу строительства Нижегородского центра мусульманской культуры как важнейшего элемента интеграции исламского сообщества ПФО и других федеральных округов.

• Развивать идею благотворительности как основы социального благополучия уммы и фактора реализации концепции интеграционной системы исламского образования.

• Продвигать идею паритетного преподавания в российских учебных заведениях основ мусульманской, православной, иудаистской и буддийской культур в целях формирования духа толерантности и целостного восприятия российского культурного пространства.

• Систематизировать данные о жизни и творческом наследии выдающихся мусульманских деятелей России прошлого и современности.

• Развивать концепцию Х.Фаизханова в качестве концептуальной основы реформирования системы исламского образования России.

• Способствовать выработке гражданской идентичности российских мусульман на основе определения роли Ислама в качестве неотъемлемого созидательного компонента российского общества и государства на всех этапах развития.

• Обеспечить стабильную и эффективную работу Совета улемов, активизируя богословский и научно-интеллектуальный потенциал мусульман России.

Участники V Фаизхановских чтений

«Мәдинә» Нәшрият йорты тәкъдим итә

Рифат Фатыйх улы Ибраһимов

«Нижгар татарлары биографик сүзлеге».

Күренекле якташларыбыз турында материалларны мин 80- елларда ук җыя башлаган идем. Китапны кем ярдәмендә нәшер итәрмен дип баш катырганда, Ходай Тәгалә юлыма «Мәдинә» Нәшрият йорты генераль директоры Дамир Мөхетдиновны китереп куйды. Ике ел дәвамында хезмәттәшлек иткәннән соң, Аллага шөкер, гомеремнең күп өлешен алган зур хезмәт дөнья күрде. Башка регионнарда зур институтлар башкара торган эшне Нижгарда эшкә бик бирелгән берничә кеше башкарып чыкты. Бу биографик сүзлек якташларыбыз тормышында зур әһәмияткә ия булыр һәм минем дистәләгән еллык тырышлыгым бушка булмаган дип өметләнәм.

Әхмәт Бәюсов «Гомер узмаган әрәм»

Шигырь язу минем өчен табигый нәрсә, мин табигать баласы һәм аннан алган бар хисләрем-тойгыларым шигырь булып, ак кәгазьгә языла. Аллага шөкер, шигырьләрем өстәл тартмасында ятмый, башкалар да аларны укый ала. Укып шатлана, көенә, уйлана ала. Мин шулай дип өметләнәм…
Ә инде шигырьләремә дөнья күрергә мөмкинлек биргән Нижгарларның Диния нәзарәтенә, милли-мәдәни мөхтәрияткә һәм «Мәдинә» Нәшрият йортына рәхмәтем чиксез.

Ләйлә Алимова-Альмушева «Нижгар такмаклары»

Халык байлыгы булган кыска көйләр, такмаклар Нижгарларга гына хас бер милли бизәк. Аларны туплап, саклап халкыма бик җиткерәсем килгән иде. Менә, ниһаять, алар барысы бер китапка җыелып, нәшер ителде. «Нижгар такмаклары» безнең халыкка гына түгел, барча татарларга да кызык булыр дип уйлыйм. Инде бу китапны бастыручы «Мәдинә» Нәшрият йорты хезмәткәрләренә Ходай Тәгалә иҗади уңышлар насыйп итсен. Халыкка хезмәттә армый-талмый эшләргә сәламәтлек телим.

Әнвәр Камалетдинов «Өмет таңнары»

Бу китапка безнең якта яшәгән халык, сабан туй батырларытурында әсәрләр, шигырләр кергән. Әдәби әсәрләр соңгы елларда язылган булса, шигырьләр яшь вакыттан язылып килгән. Беренче әсәрләрем Казан басмаларында басылып чыкты. Аннан
Р. Ибраһимов өлкә татар газетасы булдыргач, миңа ярдәм итте, канатланып киттем, яза башладым. Китап чыгару ниятемне Ходай Тәгалә ишетте. Дамир хәзрәт әсәрләремне китап итеп чыгарырга ярдәм итте. Зур рәхмәтләрем Дамир хәзрәткә, Үмәр хәзрәткә, Зилә ханымга. Алар кебек милләтпәрвәр кешеләр күбрәк булса, милләтебез арта барыр иде.

Сәяр Сабиров «Нижгарның моңлы сандугачы Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел»

Рәшит Ваһапов һәм аның гаиләсе минем өчен бик якын кешеләр. Аның белән танышканнан бирле, мин аның турында һәр хәтирәне, ул әйткән һәр сүзне истә калдырырга, язып барырга тырыштым. Рәшит Ваһаповның 100 еллык юбилее елында аның турында кечкенә генә булса да тагын бер китапчык нәшер итү, минемчә, бик зур нәрсә. Тиз арада улы һәм оныгы белән очрашып, алар фикерен дә белеп, бу турыда башкаларга да җиткерү зур әһәмияткә ия. Бу китапның дәвамы да булыр дип ышанам һәм булдыра алганча ярдәм итәргә дә әзермен..

Нижгарның моңлы сандугачы рәшит ваһаповның тууына 100 ел

Бу кечкенә китапчыкка Рәшит Ваһаповның якташы, гаилә дусты Сәяр ага Сабировның төрле елларда язылган бөек җырчының иҗатына, тормышына кагылышлы мәкаләләре, Сабировлар һәм Ваһаповлар гаиләләренең бер-берсенә язган кайбер хатлары, гаилә архивыннан фотолар тупланды. Шулай ук Рәшит Ваһаповның улы Рөстәм Ваһаповның гаиләсе белән әңгәмә, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева-Бигичеваның мәкаләсе тәкъдим ителә. Киләчәктә бу китапның дәвамы булыр дип өметләнәбез.

 

«НИЖЕГОРОДСКИЕ ТАТАРЫ» ДИП АТАЛГАН БИОГРАФИК СҮЗЛЕК

Нижгар татарларына багышланган фундаменталь хезмәт. Нижгар тарихында гына түгел, бөтен Рәсәй тарихында иң мөһим вакыйга. Бу китапка язучылар, дин әһелләре, хәрбиләр, укытучылар, табиблар, спорт осталары, галимнәр, гади эшчеләр, авыл кешеләре – газиз Ватаныбызга, динебезгә, милләтебезгә күп файда китергән абруйлы һәм дәрәҗәле кешеләр, барысы 500 дəн артык шəхес түрында белешмəлəр кертелгəн.

Әнвәр Камалетдинов, әсәрләр җыентыгы  «Өмет таңнары»

Бу китапка Әнвәр Нәбиулла улы Камалетдиновның төрле елларда язылган повесть, хикәя, очерк һәм шигырьләре тупланды.

 

 

Әхмәт Бәюсов, Шигъри җыентык «Гомер узмаган әрәм»

Бу китапка Әхмәт ага Бәюсовның соңгы елларда язылган шигырьләре тупланды. Алдагы елларда язылган әсәрләре «Мәдинә» Нәшрият йорты тарафыннан бастырылган «Иман кайта», «Шигъри хисләр» исемле китапка керде.

 

Ләйлә Алимова-Альмушева. «Нижгар такмаклары»

Бу китапка Пилнә районы Петрякс авылыннан күренкле Альмушевлар нәселе вәкиле Ләйлә Алимованың төрле елларда иҗат иткән такмаклары (кыска көйләр) тупланды. Шулай ук кайбер шигырьләре дә тәкъдим ителә.


Китаплар сатып алу турында «Мәдинә» Нәшрият йортына түбәндәге адрес белән мөрәҗәгать итә аласыз:

603024, Н. Новгород, Казанская наб., 6. Тел (831) 4313 778, факс (831) 4131 910, e-mail: medina@islamnn.ru

НШулай ук безнең китапларны Җәмигъ мәчете кибетендә һәм Интернет-кибет www.nizgar.ru

аша сатып алырга була.

 

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!