"Мәгариф"нең электрон версиясенә язылып отып кал!
"Мәгариф"нең электрон (pdf) версияләренә язылуның иң кызу чагы җитте. Сезне яңа яртыеллыкта да безнең "электрон абунәчеләр" сафларына кушылырга чакырабыз. Электрон язылуның өстенлекләре:
1. Түбән бәя.
Электрон версиягә язылу басма вариантка караганда 30 %ка арзанрак (узган ярты елда 25% кына иде).
2. Оперативлык.
Яңа чыккан һәр сан белән Cез, кәгазь журнал типографиядән чыгып, почта аша таралганчы, атна-ун көн алдан танышып барачаксыз.
3. Файдалану уңайлыгы.
Электрон версия ул - бөтен компьютерларда һәм планшетларда укыла торган pdf-файл. Теләсәгез - экранга карап укыйсыз, теләсәгез - принтердан тулысынча яки аерым битләрен генә чыгарып укыйсыз. Электрон версиядә журналның һәр бите төсле.
4. Түләү кулайлыгы.
Банк картасы, телефон яки электрон акчалар белән сайтыбызда хәзер үк түли аласыз. (теркәлгән кулланучылар өчен генә).
2нче яртыеллыкка
отышлы бәядән языл!
Электрон версиягә ничек язылу һәм аннан ничек файдалану хакында - http://magarif-uku.ru/user/