На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 

   :: Мищар 21. Аллаһ турылады, күрәсең.




Аллаһ турылады, күрәсең


    Күптән түгел татар-мишәр көрәше буенча өлкә Федерациясен оештыру нияте белән Бозлауга җыелган милләттәшләребез арасында бик күп танышларымны очраттым. Шунда тәнәфес арасында төркемләшеп, хәлләр сорашып торган очракта, Грибан авылында зур үзгәрешләр булганын ишетеп алдым...

    Мни (бу авылда нәкъ шулай сөйләшәләр, – автор) мин Грибан авылында инде.

    Бу якларда күптән булмаганмын икән. Җирле каберлекләргә керер алдыннан мәрхәмәтле кешеләр кечерәк кенә оригиналь истәлек һәйкәле булдырганнар. Таза, заманча яңартылган йортлар – биредә тырыш, хезмәт сөючән халык яши дигән фикер тудыра. Йорт тирәләре дә җыештырылган, барчасының коймалары да, әйтерсең лә, конкурска эшләп, халык, янәсе жюри игътибарына ике сафка матур гына тезеп куелган кебек. Авыл уртасында клублары да ярыйсы хәлдә. Тагын бераз узып, шул ук якта зур мәктәп бинасы да игътибарны үзенә җәлеп итә. Әнә, бер төркем ирләр урам очындагы бер йортка яңа койма эшләп маташалар. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, тырышалар, янәсе, кешенекеннән ким-хур булмасын. Әйтәм бит, әйтерсең, чынлап та, Грибан авылында «Иң матур койма» конкурсы игълан иткәннәр. Үзәк урам буйлап барганда, ниндиләрен генә очратмассың да, ниндиләренә генә шаккатмассың икән?!

    Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, очраткан һәрбер кешенең йөзендә канәгатьлек, күтәренке кәеф хисе чагыла кебек тоелды миңа. Бер агайдан: «Авылыгызда нинди зур үзгәреш булды соң?» – дип сорадым. «Энем, наконец-то, бездә клановый система бетте», – дип кенә чәчрәтте. «Әнә, дальше узып колхоз тирәсендәге кешеләрдән сораштыргала, алар сиңа барысын да әйтеп бирерләр», – дигән киңәшен дә кызганмады.

    Мни өч хатын-кыз, каядыр ашыгып, зур-зур адымнар белән баралар. Артларынннан, вакыты-вакыты белән йөгер-йөгереп, бер кечкенә генә малай да калышмый. Исәнләшү көе мин алардан вакытларын сарыф итүем өчен алдан гафу үтендем һәм иң баштан ук теге агайга биргән соравымны юлладым.

    – Инде котылып китеп ничектер иркен сулый башладык хәзер, – дип бертавыштан җавапладылар апалар.

    – Әйтсәң-әйтмәсәң дә, бүген кесә тутырып «тере» акча алабыз. Ә милләттәш инвестор килгәнче, 4-5 йөз сумны да ничәмә айлар көттерәләр иде бит. Дөресен әйткәндә, 10 елга якын яхшылап акча күрмәдек.

    Мәсәлән, мни, без бригада булып төрле эшләр башкарып йөрибез, разнорабочийлар булып кына исәпләнәбез. Әмма ләкин, 4әр мең алдык. Тракторчыларга икеләтә артык чыкты. Җаваплы һәм катлаулы эшләрдә эшләүчеләр тагын да артыграк алдылар.

    – Аллаһка шөкер, Аллаһ турылады, күрәсең, – диде Нәймә ханым Сәйфелмлюкова. – Без ирем һәм бер улым белән 20 мең алдык. Шатлыгыбыз күккә тиде. Хәзер иртәгесе көнне кайгыртып ниндидер планнар корырга мөмкин. Бер үк күз генә тия күрмәсен безнең авылга. «АгроИнвест Групп» җиң сызганып эшкә алынды, Алла юлындагыларга охшаганнар. Бер Раббым үзләренә саулык һәм уңышлар гына насыйп әйләсен иде. Ни әйтсәң дә, үз кешеләребез, татарлар. Кыска вакыт эчендә 700 гектар чәчеп өлгерделәр. Алла боерса, калган җирләрне дә (аз гына ким мең гектар тирәсе, – автор) әйләнешкә кертәрләр. Көзгәчә 20-30 баш токымлы сыерлар кайгыртмакчы булалар. Сыерлар каралтыларын, мастерскойны, иген саклагычларны рәтли башладылар инде. Иң мөһиме – эш урыннары артты. Инде Мәскәүдән ике яшь гаилә һәм өч егетебез кайттылар. Гомумән, авыл белән язмышларын бәйләргә уйлаган яшьләргә торак белән ярдәм итәргә ышандырдылар, – дип сөйләде Нәймә ханым.

    – Күрегез, әнә, нинди яңа техника баскан. Инвестор булмаганда, безгә аларны күрергә түгел иде. Чөнки 7-8 кешедән торган “клан” калган иске-поскы техника ярдәмендә дә үзләренә җитәрлек табыш ала килде, – диде әңгәмәдәшләремнең берсе. Ә икенчесе авылга балалар бакчасы кирәклеген үтенде. «Чөнки әле бала карап өйдә утырганчы, колхозга чыгып акча эшләү кулаерак», – дип сүзгә кушылды.

    Миңа калса, бүген Грибан кабат яңарыш чорына бер адым ясаган. Ә нишләмәк кирәк, шулай булмаганда, аларның җир пайлары тәмам югалуга дучар ителә иде түгелме соң? Бүген грибанлылар киләсе көннәренә зур өметләр багълый. СПК рәисе Хәмит Абдрахманов әйтүенчә, хәзер безгә бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, киләсе буынга нык нигез салып калырга кирәк.

    – Чыннан әйтәм, «АгроИнвест Групп» безнең якларга килеп чыкмаган булса, Грибан дачный авыл булып калачак иде. Шунысыннан бигрәк курыктым, – диде Рифат улы Хәмит Абдрахманов.
Олег Хөсәинов
Фотода: Миләүшә Заерова, Нәймә Сәйфелмлюкова, Файлә Абдрахманова һәм Грибанның киләчәк ышанычы - Руслан Заеров.
Автор фотосы


  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 21. Йолдыз апа – искитмәле апа




Йолдыз апа – искитмәле апа

    Ике дистәгә якынлашып килгән журналистик юлымда турыдан ярып сала торган искитмәле мөлаем зат белән очрашып, аның белән якыннан танышырга Ходай насыйп итте. Горурланырлык танышым – петрякслы Йолдыз апа Алимова (фотода).


    Бу искитмәле ханым белән күптән күрешкәнебез юк иде инде. Дөрес, телефоннан аралашкан вакытларыбыз булды, хатлар да алыштык. «Туган як»тан китәргә мәҗбүр булуыма бик кайгырды. Үзенең иҗади эше күп булуга да карамастан, ул миңа яңа хезмәтемдә ярдәм итәргә тырышты. Кызыл Октябрь районына караган төрле тарихи материаллар юллап торды. Ә мин, үз чиратымда, аның материаллары дөнья күргән газеталарны аңа сала килдем. Менә шәхсән архивымнан бер хатының кыскача эчтәлеге. Ул 2004 елның 5 апрелендә Мәскәүдә язылган.

    «Олег! Йолдыз ападан күп сәлам сиңа. Син җибәргән газеталарны, минем статьям язылганын да, алдым, рәхмәт.

    Минем биредә эшләрем күп, статьялар язам, материаллар, фотолар җыештырам (тарихи булганнарын!). Җәмигъ мәчетендә бабайлар белән очрашып-сөйләшеп, элекке еллардагы хәл-әһвәлләр, авылларның мәчетләре, муллалары турында тарихи белешмәләр туплыйм, күренекле кешеләре турында да, билгеле. Диннең, Исламның халык тормышында зур әһәмияте, файдасы булганны аңлап, белеп, шул темага статьялар язасым килә һәм киләчәктә шул хакта китап та язармын дип уйлыйм. Материаллар байтак инде, вакыт табып, рәткә салып, системалы итеп җыештырасы гына бар, Алла кушса....

    Вот, бу хәлләр шулай, Олег.

    ...Асадуллаев йортында үткәрелә торган кичәләргә, утырышларга барам. Анда эшләр көйле оеша һәм көч ала бара, шуңа шатланам...», – дип хәбәр иткән иде миңа Йолдыз апа чираттагы хатында.

    Ә шул көннәрдә безнең уртак бер танышыбыз: «Йолдыз апа авылга кайтты, ләкин бераз чирләп китте», – дип белдерде. Мин уйлап та тормадым, туп-туры Петрякска сыпырттым. Әйе, еллар үзенекен итә икән шул. Әнә, теге вакытта Йолдыз апа һәм тагын бер төркем иптәшләр белән элекке Хамидулла хазрәт мәчете урынына яңасын торгызыр өчен “көрәшеп” йөргәннәребез, Аллага шөкер, бушка узмаган икән. Бер дигән оригиналь Алла йорты авылның нәкъ уртасында горур торып баскан һәм биек манарасыннан бөтен авылга, узып барышлый юлчыга Иман нуры сибеп тора. Тик бернәрсә кызганыч, ул елларда шушы мәчеткә бергәләшеп урын «кайгыртып» йөрүчеләрдән мине танымаучылар да булды. Нишләрсең кирәк, әйткәнемчә, вакыт туктап тормый...

    Йолдыз апаны өзелеп күрәсем килсә дә, аны искәрмәстән аптырашта калдырмас өчен, алдан, бер мәрхәмәтле ханым ярдәмендә, шалтыратып килүебезне белдерттек. Аннары телефон трубкасын кулыма алу көе шул ук ягымлы, бер Йолдыз апага гына хас булган таныш тавышны ишетүемә шатланып киттем.

    – Ай, Олег, син мени бу?! Нинди язмышлар белән безнең якларда? ...Шулай мени. Алай булса, күрешми хәл юк. Мин бит бераз авырап ятам. Аз гына үземне тәртипкә китерим дә, хәзер күрешәчәкбез, – диде тыныч кына Йолдыз апа телефоннан.

    Менә без өстәл артында капма-каршы утырганнар инде. Кочакланышып, үбешеп күрешсәк тә, карашларыбыз һаман бер-беребезгә төбәлгән килеш әңгәмәбезне башлый, кирәкле сүзләр таба алмый торабыз. Аннары салмак кына Йолдыз апа минем бүгенге хәлләрем белән кызыксына башлады. Шул чак мин эчемнән генә уйлап куйдым, менә чын укытучы нинди була икән, ичмасам. Укучысы дулкынлануы аркасында югалып калса да, ул аны кирәкле темага акрын гына алып керә ала...

    – ...Менә бит син нинди, Олег.Үзегез турында күбрәк сөйләгез дип, һаман бүлдерәсең мине. Мин бит гомерем буе үзем турында сөйләмәдем диярлек. Ярар, күптән таныш булып та Йолдыз апаңның үткәнен бөтенләй белмимме дисең? Яхшы, тыңла, алай булса... Ләкин мин герой булырлык әллә ниләр кылмадым кебек. Гомерем барышында бары тик гади дөреслек ягында тордым, һаман да күп белергә тырыштым, проблемаларның асылына ирешеп, аларны анализлап дөрес чишәргә тырыштым. Шул гына.

    ...Мәктәпкә бер ел иртәрәк керсәм дә, укый-яза белә идем инде. 1937 елны әтиемне кулга алып Колымага озатканнан соң, гаиләбезне колхоздан чыгардылар, әниемне укытучылыктан төшерделәр, ә мине пионерлар сафыннан чыгармакчы иделәр. Ялгышмасам, бишенче класста укый идем. Комсомол секретаре, партия оешмасы әгъзалары катнашында уку-укыту комитетының чираттан тыш җыелышында мине чыгарып бастырдылар да, галстугымны салырга боерык иттеләр, янәсе, «халык дошманы» кызы кызыл галстукка лаек түгел. Ләкин мин галстугыма тотынырга кемгә дә рөхсәт бирмәдем. Үзем елыйм, үзем «юк» дип җаваплыйм. Шунда мине яклап дусларым Һава Бакиева белән Әлфия Алимова сүз алдылар һәм: «Әгәр Йолдызны пионердан чыгарасыз икән, без үзебез теләп пионер булудан баш тартачакбыз», – дип белдерделәр. Шуннан соң пионер вожатые Заһирә апа күпме генә күз яшен түгеп миннән пионер галстугымны салырга үтенсә дә, мин ризалашмадым.

    Әтиемне ни өчен кулга алдылар дисеңме? 1935 елны әтием, Сәүбән Алимов, Мәскәүгә китеп Бөтенсоюз хокук фәннәре академиясенең кызыл профессурасында укый башлады. Аның хатларыннан аңлаганымча, аларга философия фәнен Сталин үзе укый булган. Ә әтиемнең иҗади сәләте булганга, күрәсең, аны Академия каршында чыгып килгән газета редакторы итеп билгелиләр. Ләкин бервакыт яхшы тыңлаучылар, актив студентлар, аек фикер йөртүче кешеләр төн эчендә югала башлыйлар. Бу сәер күренеш әтиемне борчый һәм ул шул хакта газетага язып чыга. Газета таралган көннең төнендә әти дә, теге студент иптәшләре кебек үк, Академиядән югала – ул Колымага озатыла һәм шунда 14 ел җәфа чигә.

    Исемдә, чиста-пөхтә хәрби киемгә киенгән 4 яшьлек улым Рөстәмне күтәреп, әтиемнең эшен яңадан тикшертү нияте белән, мин Мәскәүгә барып туп-туры СССР Югары Советы рәисе иптәш Ворошиловка кердем, аннары РСФСР прокурорында булдым. Аллага шөкер, йөргән юлларым бушка узмады.

    Тукта, тукта, хәзер кайтабыз. Әһә, мәктәп еллары... 10 классны гел бишлегә, үзенчәлекле аттестатка тәмамладым. Ул еларда кызыл аттестатлар, медальләр юк иде бит. Шуннан соң, бөек Тукаебыз әйтмешли, «... Казанга киттем туп-туры карап...». Мин бит балачактан бик биергә яраттым. «Балет мәктәбе»нә барып керсәм, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җитәкчесе Гай Таһиров әйтте-салды: «Кызым, Балет мәктәбенә 16 яшендә түгел, ә 3 яшендә киләләр», – диде. Шулай да инәнеп ялынгач, мине карарга булды һәм... исе китте. «Бар да яхшы, тик бераз урыннан сикерү өстендә шөгыльләнәсе бар. Мин сине театрга алам», – дип мине канатландырды. Шунда күренекле җырчыбыз Рәшит Ваһаповның тормыш иптәше Зәйтүнә ханым белән дә танышып өлгердем. Тик, зур кызганычка каршы, базарда бөтен документларымны урлаттым. Сумкамның ремене генә кулымда калган иде. Буй-сыныма, килешле өс киемемә карап, сумка-караклар мине бай дип уйладылар, күрәсең. Азык-төлеккә булган талоннарымнан да ваз кичкәч, кичектерми авылыма кайтарга булдым. Чөнки сугыш башланган ел иде бу.

    Әнием тынычландырып, сугышны төп сәбәп итеп мине күпме генә авылда калдырырга тырышса да, аныңча килеп чыкмады. Документларымны бер ел эчендә яңадан барлап, мин янәдән Казанга юл алдым. Тик бу юлы медицина институтының терапия бүлегенә укырга кердем. Ярыйсы гына белем дөньясына да чумган идем инде. Минем тырышлыкны деканат та күреп алды. Ләкин шул каһәр суккан сугыш тагын бөтен планнарымны чәлпәрәмә ватты: Казанны немец самолётлары килеп бомбага тота башладылар һәм, шуның аркасында, мин укуымны өзеп кабат авылга кайтырга мәҗбүр булдым.

    Аннары, авылда торган вакытта, Мәскәүдән, бүтән шәһәрләрдән эшчеләрнең Петрякс аша Казанга җәяүли барганнарын хәтерлим. Безгә кереп кунганнары да бар иде. Чөнки анда хәрби максатка каралган заводлар бик күп иде бит.

    Сугыш басылгач, мин авыл мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли башладым. 1948 елны җирле хәрби комиссариатның бер вәкиленә, ялгышмасам, өлкән лейтенантка тормышка чыктым. Шул рәвешле медицина институты онытылды, ләкин югары белем алу хыялы миндә сүнмәде. Әти 1951 елны Колымадан исән-имин кайткач, мин Горький педагогия институтының тарихи-филология факультетына укырга кердем һәм аны 1956 елда уңышлы гына тәмамладым. Менә шулай итеп мин укытучы булдым һәм тормышымның 40 елдан артыгын балаларга белем бирүгә багышладым. Ассызыклап үтим әле, дәресләремдә мин һаман да алдынгы методлар кулланырга тырыштым. Бары тик миндә генә өлкән класс укучылары дәрескә әзерлекләрен трибуна артына басып күрсәтәләр иде. Вакыты-вакыты белән укучылар кайбер дәресләрдә мине тулаем алыштыргалап тордылар. Әйтәм бит, мин укучыларга мөстәкыйльлек бирә идем.

    Бала чактагы хыялым да үзенекен итте: мәктәптә киң күләмдә үзешчән эшчәнлекне җәелдереп җибәрдем. Хәтта хәзер дә авыл клубында бию түгәрәге алып барам. Ә ерак 1947-48 елларда игълан ителгән Бөтенроссия үзешчән артистлар смотры кысаларында татар биюе белән өлкә финалына кадәр барып ирешкән булсам да, Мәскәүдә узачак гала-концертта безнең өлкәгә бер номер гына бирелгән иде. Шуңа күрә өлкә культура хезмәткәрләре җыелма төркем туплап, анда «Метелица» биюен алып барырга булдылар. Шунда мине төп биюче итеп билгеләделәр. Дулкынлануларымны ничек тыйганмын, белмим, чөнки хөрмәтле кунаклар ложасында ил башы Сталинның булуы турындагы хәбәр зур җаваплылык өстәү белән зур дулкынлану да алып килде. Шулай да, безне диплом белән бүләкләделәр. Әйтергә кирәк, башкалага барыр алдыннан без зур әзерлек үттек. Бөтен төркемгә махсус ак толыплар, мамык шәлләр, ак йон итекләргә кадәр кайгыртылган иде. Шунда мин иң оста биюче итеп танылдым.

    Тагын бер истәлекле Почёт грамотам бар, анысы район газетасы белән тыгыз хезмәттәшлектә булганым өчен бирелгән иде. Тартып-сузып булса да, «Туган як» Кави Нәҗми лауреаты исемен бирде. «1941-45 елардага Бөек Ватан сугышында куйган фидакарь хезмәт өчен», «Җиңүгә 50 ел», «Хезмәт ветераны» медальләрем бар.

    Чу, чу, чак кына онытып куймадым. Мин бит әле мәктәптә укучылардан торган җитештерү бригадаларын да җитәкләгән идем. Җәфәр абый шикәр чөгендеренең иң чүп-чар үләннесен бирсә дә, без зур уңышлар ала идек. Дөрес, хезмәтебезне дә югары бәяли иде урындагы хакимият. Кая гына юлламалар белән бармадык. Калининградта да, Белоруссиядә дә, Ростовта да, Екатеринбургта да булдык. Хәзер төгәл хәтерләмим, кайсыдыр елны укучыларның җитештерү бригадасы күрсәткән хезмәтчел батырлыкларын хәтта Үзәк телевидениегә килеп төшерделәр.

    Бүген менә репрессия тәгәрмәченә эләгеп корбан булган авылдаш дин әһелләребез истәлегенә Хәмидулла мәчете каршында һәйкәл ачу белән мәшгүль булып йөрим. Клубта, әйткәнемчә, «Җидегән йолдыз» бию төркеме белән шөгыльләнәм. Әмма ләкин иң мөһим бурычларымның берсе – китабымны бастыру. Дөрес, Хәмидулла хәзрәтнең Согуд Гарәбстаны буйлап йөргәндә өч телдә (гарәп,төрек, фарсы телләрендә) «Хаҗнамә» исемле көндәлек тибындагы китабын кайларга гына алып бармадым, әмма тәрҗемә итүче кеше табылмады. Шуннан соң мин аны Хөсәин Фәизханов исемендәге Ислам институты ректоры, «Медина» нәшрияты йорты директоры, өлкә Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Дамир Мөхетдиновка тапшырдым. Аллаһның рәхмәте, Дамир хәзрәт Казанда «Хаҗнамә»не безнең телгә тәрҗемә итүче тапкан. Ул – Азат Ахунов.

    Минем бит әниемнең бабасы Ишан Садретдин нәселе 300 ел иманлык иткән. Шушы биш буын аркасында мин авылымның тарихын язмакчы булам. Бу хезмәтләремне башкарып чыгуда, беренче чиратта, әлбәттә, «Мәдинә» нәшрияты йортына зур өметләремне баглыйм, – диде тынгысыз җан иясе Йолдыз апа.

    Ул тугызынчы унлыгын ваклап килсә дә, заман белән бер сулышта яши бирә, ә кайбер очракларда әле хәтта уздырып та җибәрә. Шундый күренкле, милләтебез йөзек кашының иң кыйммәтле ташчыгына тиң булган, Йолдыз апа төсле халкы өчен җан атып торган мөлаем затлар тагын туармы икән?

Олег Әндәрҗан
Наил Хәсәнов фотосы


  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 21. Гаилә бәхете – балада.




Гаилә бәхете – балада

2008-ел – Россиядә «гаилә елы» итеп игълан ителде. Һәр кешенең насыйп ярын табасы, гаилә корасы, балалар үстерәсе, ә һәр баланың әти-әни канаты астында назланып, иркәләнеп үсәсе, һәркемнең үз гаиләсендә бәхетле буласы килә.


    Балалар тәрбияләү гаиләнең иң әһәмиятле бурычларының берсе – дип саныйлар Петрякста яшәүче Рафаэл һәм аның тормыш иптәше Әлфия Гайнетдиновлар. Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.

    – Тормышның әчесен дә, төчесен дә күрергә туры килде, – дип сүзен башлады Әлфия. – Язмышны узмыш юк, – дигән картлар. Шулай миңа да язгандыр авырлыклар күрергә, – дип уфтанды ул.

    Дөрес, тормыш Әлфияне төрле яктан сынап караган. Әти-әнисенең беренче балалары булганга, ә гаиләдә алар 7 була, аңа энеләре, сеңелләре артыннан карарга туры килә. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә урнаша. Озакламый авылда калган туганнары турында кайгырып, чөнки әнисенә 6 бала тәрбияләргә ялгызына авыр булганга, ул авылга кайта.

    Рафаэл белән Әлфия балачактан ук дуслашып үсәләр. Хәтта зур үскәч бер- бересен ошатышалар да. Язмыш дигәннеке, Рафаэл армия сафларында булганда, Әлфия кияүгә башка егеткә чыга, ләкин тормышлары начар бара. Еш кына орыш-тавыш чыгып, Әлфиягә әнисе өенә барып кунарга туры килә. Кызчыклары тугач та тормыш уңай якка бармый. Ул вакытта Рафаэл да армиядән кайткан була инде. Ул еш кына Әлфияне баласы белән әнисе өенә килеп кунганын күргәли. Аларның шундый хәлгә тап булганнарына кайгырып йөри...

    Озакламый, мондый тормышка түзә алмыйча, Әлфия иреннән аерыла.

    Тагын да язмыш дигәннеке, Рафаэл белән Әлфиягә бергә булырга насыйп була. Туй уздырып, алар өчәүләп яши башлыйлар. Кечерәк Алсуны Рафаэл үзенеке кебек ярата. Беренче вакытны алар Әлфиянең әнисе йортында яшиләр. Икесе дә җирле колхозда эшләгәнлектән, Рафаэл - механизатор, Әлфия – савымчы, колхоз идарәсе аларга фатир бирә. Шулай да алар үз йортларын булдырырга тырышалар. Гаилә дә ишәя бара, барысын да шатландырып, дөнья йөзенә Динар исемле сабый килә. Тормыш та әкрен генә уңайлана бара. Күрше авылдан йорт сатып алып, Петрякска күчереп куялар. Шул йортта тату гаилә әйбәт кенә яши башлый. Динара исемле кызлары да туа.

    Кайгы кычкыра килми бит. Рафаэлның әти-әнисе, фаҗигале рәвешле, төнлә өйләрендә янып, һәлак булалар. Бу кайгыны Гайнетдиновлар гаиләсе, авыр булса да, кичерәләр.

    Әлфиянең Әхмәт исемле туганының тормышы җайлап кына бармый. Аның хатыны «шайтан суы» белән мавыга башлый. Атналап югалып та торгалый. Ир кеше дә мондый тормыштан «аракы колы»на әйләнә. Ә бит аларның ике балалары бар. Ул гаепсез нарасыйларны ашатырга-эчерергә, тәрбияләргә кирәк. Ана кеше аракы эчеп, атналап югалып йөргәч, балаларга игътибар булмый инде. Аны ана хокукыннан мәхрүм итәләр. (Хәзер ул чирләп түшәктә ята. Балалар каргышы төшкән, диләр халык - автор). Ә ир кешегә ялгызына гына ике бала карау, әлбәттә, җиңел түгел. Балаларны приютка бирергә дигән карар чыгаралар дәүләт органнары. Ул вакытта 3 яшьлек Индира белән 1 яшьлек Руслан Гайнетдиновлар гаиләсендә тора булалар инде. Рафаэл белән Әлфия балаларны бик җәлләсәләр дә, законга каршы барып булмый бит. Бары тик Русланны гына кечкенә булганлыктан, билгеле бер вакытка Гайнетдиновлар карамагында калдыралар, ә Индираны алып китәләр...

    Руслан бик ядау, тиз авырап китүчән булган. Ай саен чирли икән. Моңа Рафаэл түзү-түзә дә, ахыр чиктә, үз баласыдай якын күргән Русланны халык медецинасы буенча эссе мунчада чабындырып, дәвалый. Аллаһның әмере белән, сабый савыга башлый.

    Бервакыт Әлфия мунчадан чыккан Русланны куенына кысып йоклатканда, Рафаэл яннарына килә дә, сүз башлый:

    – Әлфия, Индира өчен янып көйгәнеңне сизәм. Приюттагы тормышны мин бик яхшы беләм (Рафаэл Кочко-Пожар интернатында укыган – автор). Минем фикеремчә, Динараны аннан алырга кирәк. Туганнарны бер-бересеннән аерырга ярамый, аш-су, кием-салым барысына да җитәр, Аллаһ кушса. Иртәгә үк приютка барып нинди кәгазьләр кирәк икәнне белеш. Аларны җыярбыз да, Динараны үзебезгә алырбыз.

    Балалар өстеннән опекунство алыр өчен, алар тиз арада нибар кирәкле кәгазь-документларны җыештыралар да, Пилнә приютыннан Динараны үзләренә алып кайталар.

    Гаиләдә хәзер 7 кеше. Өйне зурайтырга кирәк дигән фикер туа Гайнетдиновларда. Башта пристрой гына ялгатырга уйлыйлар. Әмма бураның аскы өлеше черегәнен күреп, яңа йорт төзергә булалар. Бу эшкә Рафаэлның Мәскәүдә яшәүче туганнан туганнары ярдәм итәләр. Җирле колхоз идарәсе дә якта калмый. Колхоз рәисе Хәсәнов Рафек Гафар улына Гайнетдиновлар гаиләсе аеруча рәхмәтле, чөнки ул аларны «Социальное развитие села до 2010 года» дигән программада катнашырга өнди. Шул программа буенча Гайнетдиновлар гаиләсенең банк счетларына 468 мең сум акча күчерелә. Колхоз транспорт мәсьәләсен үз өстенә ала.

    Шулай итеп, Гайнетдиновлар гаиләсе хәзер, Аллага шөкер, яңа зур йортта яшиләр. Әти-әниләре барча балаларын бертигез яраталар, бертигез тәрбиялиләр. Балалар да үзара тату, уйнап-көлеп яши бирәләр.

    Шулай Әлфия һәм балалар белән сөйләшеп торганда, гаилә башлыгы да килеп керде. Кулында ниндидер коробка белән конверт. Коробканы өстәлгә куйгач, конвертны балаларына бирде дә: «Менә бусы сезгә, һәрберегезгә нәрсә булса алырсыз» – диде. Соңрак аңлашылды – Рафаэл Пилнәдә үткән «Пахарь-2008» конкурсында катнашып, К-704 тракторы белән 2-урынны яулаган икән. Бүләккә термоз һәм конвертта акча тапшырганнар.

    Руслан да әттәсе кебек механизатор булырга хыяллана һәм аның эштән трактор белән кайтканын көтеп тора.

    Рафаэл яшьтән бирле колхозда эшли. Хезмәт китабы 1982-елны ачылган булган. Бирелгән эшне җаваплылык белән үти, шуңа күрә аның кул астында берничә техника тора.

    – Барысы өчен дә мин Рафаэлга рәхмәтле. Һәрбер эштә ул миңа киңәшче дә, ярдәмче дә. Мине шулай аңлаганы өчен, шундый ачык йөрәкле, мәрхәмәтле булганы өчен Аллаһы Тәгалә аңа һәм балаларыбызга саулык-сәламәтлек бирсен иде. Әти-әниләре булып та, ятим бала булу оят бит ул, – дип сүзен тәмамлады Әлфия.

    Кайтып барганда бу бәхетле гаиләне фотога да төшереп алдым. Кызганычка каршы, олы кызлары Алсу юк иде, ул Пилнәдә Агропромышленный техникумында укый икән. Кайтып өлгермәде...
 
Наил Хәсәнов
Фотода: Гайнетдиновлар гаиләсе.
Автор фотосы.


  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 21. Сәлам бирү – сөннәт гамәл. Дин дәресләре.




Сәлам бирү – сөннәт гамәл



    Әлхәмдү лилләһи Раббиль аләмин. Вәс-сәләтү вәс-сәламү алә расүлиһи Мөхәммәдин вә алә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

    Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, әс-сәламу аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ!

    Мөселманның бер сыйфаты – башка мөселман белән сәламләшү, сәлам бирү. Коръән Кәримдә Аллаһ Тәгалә әйтә безгә: «Әй, иман китерүче бәндәләр! Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт алмыйча кермәгез һәм өйдә булган кешеләргә сәлам бирегез...» («Нур, 27»).

    Мөхәммәд Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам дә сәламләшү хакында безгә күп насыйхатьләр калдырган. Бер хәдисендә Расүл галәйһис-сәләм әйткән: «Аллаһ исеме белән ант итәм, камил мөэмин булмыйча җәннәткә керә алмассыз. Ә мөэмин булмассыз, бер-берегзне яратканчыга кадәр. Әйтимме, сезне үзара дуслыкка, мәхәббәткә сәбәп булган бер сыйфатны – арагызда сәлам таратыгыз».

    Күрәсезме, дин кардәшләрем, сәлам бирешүдә нинди зур хикмәтләр бар икән. Чыннан да, бер кеше безгә елмаеп «әс-сәламү аләйкүм вә рәхмәту-ллаһи вә бәракәтуһ» дип сәлам бирсә, безнең күңелләребездә аңа карата җылылык, мәхәббәт туа. Без дә аңа шулай ук елмаеп «вә аләйкумус-сәлам үә рахмәту-ллаһи вә бәрәкәтуһ» дип якты чырай белән җавап кайтарсак, аның күңелендә дә безгә карата ярату, җылылык барлыкка килер. Әгәр без шулай эшләсәк, бу эшләребез йөрәкләребезне начар сыйфатлардан пакьлар, җаннарыбызны уятыр, иманнарыбызны куәтләр. Телебез белән башкаларга хәер-дога кылу, сәламәтлек, тынычлык теләү – телебезнең юмартлыгыннан, күңелебез сафлыгыннан килгән матур сыйфаттыр.

    Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, сәламләшү мәсьәләсендә бездә зур кимчелекләр бар. Безнең арабызда сәламләшүгә бик җиңел, игътибарсыз караучыларыбыз бар. Кайсыларыбыз авырсынабыз, онытабыз, кайберәүләребез тәкәбберләнеп башкаларга сәлам бирмибез. Ә бит: «Күңелендә бер тамчы тәкәбберлек булган адәм җәннәткә кермәс», – ди Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам.

    Бу күңелсез хәлләр, милләттәшләрем, без бит мөселманнар, Мөхәммәд Пәйгамбәр галәйһис-сәлам өммәте, без аның сөннәтләрен шатланып үтәргә тиешбез. Хәзрәти Расүл Әкрам үзен ничек тоткан соң? Очраган кешегә үзе беренче сәлам биргән, күрешергә теләп кул суза булган... Ә без ничек? Теләгән кешегә сәлам бирәбез, теләмәгән, яратмаган кешеләр белән сәламләшмибез, якка борылып узабыз, әмма бу мөселманлык түгел инде. Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам безгә ничек үзебезне тотарга куша соң? Бер хәдистә әйтелә: «Бер ир кеше Расүл галәйһис- сәләмнән: «Исламда иң яхшы эшләрдән ни санала?» - дип сораган. «Иң яхшысы – мохтаҗларны сыйлау һәм белгән вә белмәгән кешеләргә сәлам бирү», – дип җавап кайтарган Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам.

    Сәлам хакында шундый сөенечле хәбәрләр булганга күрә сәламләшүгә бик игътибарлы булырга кирәк. Сәлам бирер өчен көч-куәт, байлык-мал, зур белемле булу кирәкми, күңелебезнең эчкерсезлеге, пакьлеге генә кирәк.

    Сәлам бирү – сөннәт гамәл, ә аңа җавап кайтару, сәлам алу – бу инде фарыз хөкеменә керә. Коръән Кәримдә: «...Сезгә сәлам бирелсә - яхшырак яки шулай ук җавап кайтарыгыз», – ди Аллаһ Раббыбыз. Шуның өчен без сәлам бирелгәнне ишетсәк, аңа җавап кайтарырга тиеш булабыз.

    Сәламләшүнең тәртибе бар. Кечеләр – олыларга, үтеп баручылар – туктап торучыларга, транспортта баручылар – җәяүлеләргә, азлар – күпләргә башлап сәлам бирергә тиешле. Күп халык арасында бер кешенең сәламе бар кеше өчен дә җитә, әмма һәрберсе белән сәламләшсә тагын да яхшырак була. Намаз, Коръән, вәгазь укылган вакытта сәлам бирелмәс. Сәламләшкәндә елмаеп, кул бирешеп күрешергә кирәк, баш ияргә кирәкми.

    Өй әһелләребезне – әти-әниләрне, әби-бабайларны, ир-хатыннарны, бала-оныкларны да сәламләргә онытмыйк, чөнки сәлам бирешү гаиләдәге мәхәббәтне, тынычлыкны арттыра.

    Башка кеше белән, туганыңмы булсын, башка мөселманмы булсын, очрашканда гына түгел, ә саубуллашканда да сәламләшергә кирәк, моңа Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам сүзләре дәлил булып тора: «Әгәр бер кеше башкаларга кушылса – сәлам бирсен, әгәр аларны ташларга теләсә – сәлам бирсен, чөнки икенчесенең кирәклеге беренчесеннән ким түгел».

    Башка мөселман белән елмаеп сәламләшү – Коръән Кәрим һәм Пәйгамбәребез кушкан насыйхатьләр, без аны үтәсәк, Аллаһ Тәгалә безгә әҗер-сәвапларын бирер, арабызда җылылык, мәхәббәт хисләре артыр. Динебезнең хөрмәтле булуын, яшьләребезнең дингә тартылуларын теләсәк, сәламләшү кагыйдәләрен яхшы белик һәм көндәлек тормышыбызда кулланыйк!

    Аллаһ Тәгалә барчабызның күңелләренә Ислам динебезгә чын мәхәббәт һәм динебездә булган күркәм гореф-гадәтләрне яратып үтәргә, чын мөселман булып яшәргә насыйп итсен! Әс-сәламү аләйкүм вә рәхмәту-ллаһи вә бәрәкәтуһ!


«Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы
Халит хәзрәт Валемеев

Дин дәресләре.


     Дин кагыйдәләре һәр адәмне кешелекле булырга өйрәтә. Бигрәк тә бала дин белемен яшьтән үзләштерсә. Сафаҗайның икенче мәчете мулласы Шамил нәкъ менә шушы эш белән шөгыльләнә, ягъни балаларга дини белем бирә. Шамил хәзрәтнең үзе белән сөйләшү нәтиҗәсендә шушылар билгеле булды: быелгы уку елында мәчеттә дини дәресләр гыйнвар аенда башланган, алар кече яшьтәге балалар һәм өлкән сыйныф укучылары өчен оештырыла. Кечкенә балалар, атнага ике тапкыр мәчеткә килеп, Шамилдән хәзрәттән дәресләр алалар. Монда алар күбрәк гарәп язуы нигезләре белән таныша, Коръән сурәләрен, дин тәртипләрен өйрәнә. Дәресләр икешәр сәгать дәвам итә. Өлкән сыйныф укучылары өчен кич белән лекцияләр үткәрелә. Укыту өчен китап-дәреслекләр дә, видеоматериаллар да байтак. Шамил мулла әйтүенчә, балалар дәресләргә бик теләп йөри. Әлбәттә, алар арасында чын күңелдән дини белем алырга теләүчеләр дә, бик үк тырышлык күрсәтмәүчеләр дә бар. Кайберәүләр яшьтәшләре белән очрашу, аралашу өчен генә дә йөри. Бу бигрәк тә өлкәнрәкләр арасында күзәтелә. Тик ничек кенә булмасын, мәчеткә килгән һәр баланың күңеленә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек орлыклары салына. Ул тәртипкә өйрәнә, тирә-юньгә,олыларга, әти-әнисенә хөрмәт белән карый башлый.

    Уку елы тәмамлангач, зачет-имтиханнар үткәрелә. Менә шунда инде мөгаллим куйган хезмәтнең һәм укучысы тырышлыгының нәтиҗәсен күрә. Бу үзенә күрә бер сынау булып тора. Бала, үзенең уңышларын күрүгә, аны тагы да яхшыртырга тырыша.

    Май ае бетү белән, мәчеттә дәресләр тәмамланды. Укучылар бер ай ял итәчәк. Беренче июльдән дәресләр яңадан башланачак. Җәй көне шәкертләр саны тагы да арта. Авылга шәһәр балалары кайта. Алар да мәчеткә бик теләп йөриләр.

    Кыш буе икенче мәчеттә генә укыту алып барылды, ә июнь аеннан беренче мәчеттә дә дини дәресләр башланды. Анда Илһам мулла укыта. Хәзерге вакытта мәчеткә кырык биш бала йөри. Алар һәр көнне ике сәгатькә якын дини белем алалар. Коръән сүрәләрен өйрәнәләр, шулай ук гарәп әлифбасы белән танышалар. Илһам хәзрәт тарафыннан Ислам дине буенча төрле викториналар үткәрелә. Шәкертләр бик кызыксынып катнашалар. Коръән сүрәләрен өйрәнү буенча да конкурслар уза. Җиңүчеләрне укытучы һәрвакыт билгеләп үтә, кечерәк кенә булса да бүләкләр бирергә тырыша. Бу балалар өчен бер стимул булып тора. Ни әйтсәң дә, бала бала инде ул. Аны үз урынына мактап, уңышларын күреп, илһамландырып торырга кирәк.

    Күптән түгел Илһам хәзрәт балалар белән безнең авылда туып-үскән галим Хөсәен Фәезханов каберен зиярәт иткән. Галимнең тормыш юлы һәм аның хезмәтләре турында сөйләгән. Димәк, Илһам хәзрәт шәкертләргә дини генә түгел, ә авылыбызның күренекле кешеләре белән таныштыра, горурлык хисләре дә тәрбияли.

    Шамил мулла белән Илһам муллага алып барган эшләрендә зур уңышлар телисе килә. Авылыбызда шундый тырыш яшь муллалар эшләп торганда, киләчәгебез якты булыр дип өметләнергә урын бар.

Гөлнур Нуриманова
Үз хәбәрчебез
Фотоларда: Илһам хәзрәт балаларга дини дәресләр бирә.
Әнвәр Камалетдинов фотосы


  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 21. Эшләргә кирәк…




Эшләргә кирәк…



    Әйе, эшләргә кирәк, кешелеккә файдалысын, гаиләгә кирәклесен, җаныңа ятканын, мин моны эшли алмам, заманы начар, дөньясы ышанычсыз дип тик утырмаска гына. Билгеле, һәр чорның тормыш итәр өчен читенлекләре дә, уңай яклары да бар. Мәсәлән, совет чорындагы авыл хуҗалыгында колхозга килеп, көне буе сәнәккә сөялеп әкият сөйләүченең дә, 25-30 әр баш сыер савучының да, институт тәмамлап кайткан белгечнең дә эш хакында аерма әллә ни зур түгел иде. Мондый хәл хезмәткәрләрнең инициативаларын һаман да туктата килде. Үзгәртеп кору чоры башлануга, эшләнгән эш тиешенчә бәяләнә башлады, хуҗалыкларда сәнәккә сөялеп торучылар хәзер күренми, халык эшләргә тырыша, нәтиҗәсе дә озак көттерми… Йорт-каралтылары яңара, өстәлләр аш-су белән тулган. Дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгын тизләтеп үстерүгә бирелгән кредитларны кулланучыларның саны да соңгы елларда арта бара, димәк, яшәү өчен, лаеклы тормыш кору өчен омтылыш бар, киләчәккә өмет уяна бара дип әйтәсе килә.

    Канында икътисади алымнар булган милләттәшләребезнең яшәү рәвешләре сөендерә, димәк, без эшчән, зирәк акыллы халык икән! Авылларыбызда фермер хуҗалыклары, эшмәкәрлек оешмалары барлыкка килде. Тик менә фермерчылык эше белән шөгылләнүче милләттәшләребезне, эшләрен тагын да киңрәк җәелдереп җибәрү өчен, җирләренең 0,25-0,30 гектар чамасы гына булуы борчый. Тик монда да тырышканга юл ачык, мәсәлән, Рөстәм Сафа улы Сабитовны гына алыйк.

    Ул эшмәкәрлек эше белән бик озактан шөгыльләнсә дә, төп юнәлеш итеп авыл хужалыгын сайлады һәм үз ындырына, сарайлар төзеп, терлек асрый башлады. Югарыда әйтеп үткәнемчә, кысанлыкта терлек асрау җиңел түгел инде. Нәкъ менә шушы 2002 елда, Мичурин исемен йөрткән хуҗалыкта эшләр бөтенләй тукталгач, район администрациясе уңышлы гына эшләп килгән фермерга бу хуҗалыкны җитәкләүне тәкъдим итә. Район хакимиятеннән хуҗалыкны «Сафин» КФХсы итеп теркәлү әмере алуга, Рөстәм Сафа улы җиң сызганып эшкә керешә. Алты ел буена бернинди дә түләү күрмәгән хезмәткәрләр, ай саен эш хакы ала башлыйлар, сыйфатлы сипкеч түгел, салам да күрмәгән терлеккә Сафаҗайдан печән, комбикорм ташып ашата башлыйлар. Ул вакытта нибары егерме биш баш сыер һәм ике аттан торган урыс авылындагы хуҗалыкны «Сафин» лылар 6 ел эчендә аяк өстенә бастыралар. Хәзер кырлар, шәхси йорт ындырлары вакытында сукалана, чәчелә, печәннәре чабыла, хезмәткәрләргә вакытында (ул да булса районда иң арзан бәядән) газ баллоннары кайтарыла.

    Бүгенге көндә Калиновка дип аталган бу авылдагы өйләргә газ кертелә, монда да Рөстәм Сафа улының ярдәме шактый икәнлеген авыл кешеләре дәлилләделәр. Мәсәлән, терлек караучы Елена Александрова:

    – Без бик бәхетлеләр, ничә еллап эш хакы күрми идек, хәзер ай саен 8 меңгә кадәр эш хакы алабыз. Өйдә терлек асрарга иген, печән бирелә, елга бер бозау, арзаннан сөт тә алабыз, ә инде хәзерге вакытта өйгә газ кертүдә матди ярдәм бик урынлы булды, кайдан алыр идек, аз акча түгел бит, – диде хуҗалык хезмәткәре. Шул тирәдә эшләп йөрегән Петр Акимов та:

    – Лена бик дөрес сөйли, мин механизатор булып эшлим, айга тугыз меңгә кадәр акча алам. Бүгенге көнгә кадәр, күрше колхоз кырларыннан каралып беткән саламнар җыеп, терлек ашатканнарымны төшемдә күрәм. Хәзер яхшы иген, тюкланган печән өйгә китерелгән, җир пайлары өчен дә печәне дә, игене дә бушлай бирелә. Әнә хуҗалыктагы сыерларны, атларны күрәсез бит, нинди симезләр, – дип, якында гына йөргән көтүләрне күрсәтте. Чынлап та болынлыкта токымлы сыерлар, аерым көтү белән яшь бозаулар, атлар утлап йөри. «Тагын кайсы хуҗалыкта бу кадәр ат бар икән?» – дип шаккаткач, хуҗалык рәисе:

    – Бүгенге көндә 42 баш атыбыз бар, киләчәктә тагын да арттырырга кирәк булыр, чөнки милли сөенечебез дә, ашыбыз да шул ат инде. Сыерларыбыз 180 баш, Дат токымыннан, тәүлегенә һәр сыердан 14 литр савабыз. Сөенсәк тә, көенече дә бар, чөнки бер литр сөтнең бәясе нибары 7 сум, ә ягулыкның литры 24 сум тора, бу бит дөрес хәл түгел. Барыбер эшлибез инде, бәлки хөкүмәтебез бу хатасын аңлар һәм төзәтер дигән өмет белән яшибез… Яшь бозауларны да көтүгә җибәрдек, минем күзәтүем буенча көтүлектә тизрәк үсәләр, – дип аңлатты Рөстәм Сабитов.

    Үткән биш ел эчендә бу хуҗалык күзгә күренеп үзгәрде, бүген бу хуҗалыкта 30 кешегә эш урыны бар, аларның уникесе Калиновкадан, ә унсигез хезмәткәр Сафаҗайдан йөреп эшли икән. Ике авыл арасы ун чакрым диярлек, барып кайтуы егерме чакрым дигән сүз, шулай булса да халык эшли, димәк, файдалы хезмәт. Ә инде Сабитовлар гаиләсе турында шуны әйтәсе килә, урыс авылына килеп, уртак тел табып, авыл халкы өчен кирәкле булуларына ышандырып яшиләр. Эшне, кешеләрне яратулары булышадыр диясе килә. Рәис бит бухгалтерия эшләрен дә җирле белгечләргә тапшырган, димәк, авыл кешеләре хуҗалыкның бөтен эшчәнлеген белеп тора дигән сүз. Районның үзидәрә җирле җыены депутаты итеп сайлангач, төп вазыйфасын башкарырга вакыты җитмәгән Рөстәмгә, хуҗалыкны алып баруда олы улы Ринат булыша икән, ул әле күптән түгел генә университет тәмамлаган, һөнәре буенча экономист.

    Хуҗалык җитәкчесе форсаттан файдаланып, газета аша хезмәттәшләре Мансур Ибнеевка, Елена Александровага, Равил Сәүбяновка, Әлфия Айсинага, Сания Ибрагимовага, Ваиз Якубовка, Рушан Атауллинга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерүне дә үтенде. – Язы-лу башлангач, газетагызны алдырырбыз, бик яратып укыйбыз, – диде.

    550 гектар җирле бу хуҗалыкта, техника берәмлекләре дә җитәрлек, ике «КамАЗ» машинасы, ике «Дон – 1500», ике немец комбайны, ике
«Т–150», өч «Беларусь» тракторы, дискатор һәм башка кирәкле берәмлекләр бар. Җәй көне өчен савыла торган сыерларга лагерь эшләнгән.

    – Хезмәткәрләрне эшкә оешма машинасы йөртә, төшке аш ашханәдә һәрвакыт әзер, печән өсте башлануга кичке аш пешерүне дә җайларбыз, – дип фаразлады җитәкче.

    Әтиле-уллы көрәш мәйданы тоткан батырлар эштә дә үзләрен сынатмыйлар, Калиновкада яшәүче кешеләрнең дә өметләре үсә бара, кемнән генә сорасам да, бар да гел рәхмәтләрен генә әйттеләр җитәкчеләренә.

    Алар җәмгый эшләрдә дә актив катнашалар, туган авылларын да онытмыйлар. Мәсәлән, авыл администрацясе башлыгы Вафа Абдуллович алар турында гел мактау сүзләре генә сөйләде. Мондый казанышларга ирешүдә Рөстәмнең тормыш иптәше Ләйләнең дә өлеше зур, йорт караган, балалар тәрбияләгән, аш пешерелгән, аларның бит әле алты яшьлек уллары, Мәскәүдә укучы кызлары, оныклары да бар. Авылдагы йортлары да терлексез түгел икән, сыер, атлар, егерме биш баш Роман токымлы сарыклары да Ләйлә ханым карамагында.

    Язмамның ахырында яңадан, эшләргә кирәк, иренмәскә, кешенекен кызганып вакыт әрәм итмәскә икән диясе килә. Эшләгәнгә эш күп, хәлеңнән килгәнен сайлап алырга гына. Тырышканны бернинди авырлыклар да туктата алмый. Адәм баласы шул кагыйдәне онытмаса, тормышы да, якыннары да бәхетле була икән, бу гаилә үрнәгендә шушы сүзләрне әйтәсем килде. Ә инде башка милләт вәкилләренең дә ихтирамына лаек булу үзе бер горурлык.




Әнвәр Камалетдинов
Фотоларда:
Рөстәм Сабитов, «Сафин» КФХ сы җитәкчесе;
Мансур Ибнеев печән чабу агрегатын әзерли;
сыерлар көтүе.
Автор фотолары


  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 21. Татар Моклокасында




Татар Моклокасында
 

   

Менә шулай элек кич Уразавыл Сабантуе тәмамлану уңаеннан, без әле Татар Моклокасына да барып кайттык.

    Уразавылдан аермалы буларак, биредә милли уеннар каралган иде. Сулы чиләкләр белән дә уздырыштылар, йомырка куелган кашык кабып та, капчыкларга кереп тә сикерә-сикерә ярыштылар, чүлмәк тә ваттылар һәм башкалары. Анда көрәш кенә дә 8 авырлыкта бик чиста алып барылды. Бер генә бәхәскә дә урын калмады. Яшьләр бигрәк инде оста көрәштеләр. Аерым бу турыда тукталып тормыйм, бары тик судьялар коллегиясе биргән җиңүчеләр исемлеген генә китерәм.

32 кг:
Илдар Османов,

Руслан Мизуллин,
Дамир Хәсәнов
(барысы да Т.Моклокасы);

40 кг:
Дамир Хафизов,

Илдар Арибҗанов,
Хайдәр Арибҗанов
(барысы да Т.Моклокасы);

48 кг:
Ринат Тяҗелов,

Марат Арибҗанов,
Азат Хәррәсов
(барысы да Т.Моклокасы);

55 кг:
Рафаэль Арифуллин,

Артур Измайлов,
Руслан Ихсанов
(барысы да Т.Моклокасы);

65 кг:
Дамир Хайруллин,

Илдар Зйцев ( Т.Моклокасы),
Надир Якупов (Тукай);

70 кг:
Илһам Айсин,

Таһир Исхаков (Суыксу),
Радик Садеков (Т.Моклокасы);

80 кг:
Илдус Майоров (Т. Моклокасы),

Ирфан Мостафин (Тукай),
Артур Садеков (Т.Моклокасы);

АБС:
Ринат Сәбитов (Сафаҗай),

Александр Елизаров (Дзержинск),
Ринат Сахапов (Т.Моклокасы).

    Хәлиткеч финал көрәше алдыннан Сабантуйның баш спонсоры Садек улы Таһир Мөхәммәтов, футбол буенча Европа чемпионаты бару уңаеннан булса кирәк, бик кызыклы ярыш игълан итте. Башта тупны күбрәк аякта уйнатырга кирәк иде, ә аннары шулардан сайлап алынган иң осталары төзлеккә ярыштылар. Күпсанлы теләүчеләрдән икенче турга бары тик бишәү генә уздылар. Араларында иң яшь булган Надир Хайретдинов (фотода) иң төз тупны капкага «юллады» һәм танылган якташ футболчыбыз Динияр Билялетдиновның әтисе Ринат Сәяр улы махсус Татар Моклокасы Сабантуена приз итеп биргән Россиянең җыелма футбол командасының спорт өс киеменә, Диниярның үз портретына үзкуллап куйган автографына ия булды.

    Ә кич буе моклокалыларны, күпсанлы кунакларны җырлатты да, биетте дә, үзләренең җыр-моңнары белән дә сөендерде Н.Новгородның Дамир Фейсханов җитәкчелегендәге «Туган як моңнары» ансамбле артистлары.

    Бүләкләрне җиңүчеләргә авыл администрациясе башлыгы Салех Щегалев һәм баш спонсор Таһир Мөхәммәтов тапшырдылар. Алар шулай ук Сабантуйны оештыруга зур өлеш кертүчеләрне дә онытмадылар – һәрбересенә истәлекле бүләкләр тапшырдылар, ә мәрәгә чыккан көрәшчеләребез үзләренә истәлеккә «БАТЫР Сабантуя – Татарское Маклаково-2008» дип язылган футболкалар алып кайттылар. Бу Сабантуйны яктыртырга килгән журналистларны да онытып куймадылар хуҗалар - без Таһир Садек улы кулыннан «Көндәлек» китабы һәм каләм алдык. Янәсе, сезгә ярап куяр, дип әйтттеләр. Әлбәттә.

    Без кайтып барганда, бөтен Сабантуе мәйданы периметры буйлап куелган баганаларда электр утлары кабынды, халык мәж килеп төнге дискотеканы көтә калды, ә футболга гашыйк булган фанатлар өйләренә, Россия – Голлондия уенын карарга, ашыкты...

    Алда әле безне 5 июльда – Н.Новгород, 6 июльда – Дзержинск, Мочали, 12 июльда – Зур Рбишча, 19 июльда – Красный Остров, Шөбиле Сабантуйлары көтә. Исән-имин хәлдә яңа очрашуларга кадәр, дуслар!


Олег Хөсәинов, Азат Магҗанов
Наил Хәсәнов фотолары


  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 21. Сабантуй – изге бәйрәм.




Сабантуй – изге бәйрәм
 

    Ишавыл, Бозлау, Тукай авылларында старт алган изге бәйрәмебез Сабантуй 21 июньдә Уразавылда һәм Татар Моклокасында дәвам итте. Уразавылда иң беренче күзгә ташланганы махсус милли аш-суларыбыздан гына торган бай табын иде. Инде менә ничәнче ел рәттән шушы өстәлне коруда остабикәләребез Наилә Әхмәтҗанова, Наилә Хисәметдинова (З.Рбишча) һәм Эльмира Мифтяхова (Кызыл Яр) зур көч куялар. Алар, табыннарына кем генә килсә дә, ачык чырай белән каршылыйлар, хуш исле чәен ясап бирәләр, ә чәй янына ни кирәген үзең сайлап ал инде - алар әзерләгән ризыкларның төрлелеге сокланырлык.

    Милли ризыкларны авыз иткәч, кадерле кунакларны Кызыл Октябрь районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фәрит Башаров бер-бер артлы сәхнәгә чакырды. Менә Спас районы башлыгының ярдәмчесе, татар-мишәр көрәше буенча өлкә федерациясе президенты Рамил Салихҗанов, Сергач районы башлыгының беренче урынбасары Евгений Соколов, Пилнә районының хөрмәтле гражданины Нәим ага Абдуллин, Н.Новгород өлкәсенең хөрмәтле гражданины, Россиянең атказанган табибы Әнвәр абый Мостафин, «Алтын башак» предприятиясенең генераль директоры Рифат Зиннәтов, «Татарстан» журналының баш редакторы Рифат Фаттахов, өлкә Законнар чыгару җыелышы депутаты Николай Шкилёв, өлкә авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Мария Бычкова һәм башкалар сәхнәне тутырып чыгып бастылар һәм барысы да үз чыгышларында җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, сәламәтлек, уңышлар теләделәр. Ә өлкә кунаклары әле буш кул белән килмәгәннәр дә икән. Николай Павел улы өлкә Законнар чыгару җыелышы рәисе исеменнән табиб Ф.И. Айсинга, мәдәният хезмәткәре С.И. Хасяновага, район мәгариф бүлеге рәисе урынбасары Р.Х. Арибҗановка фидакарь хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Өлкә АПКсыннан килгән Мария Виктор кызы авыл хуҗалыгы министры исеменнән районның иң алдынгы хезмәткәрләрен билгеләп үтте. Шулар арасында милләттәшләребездән Максут Хайретдинов һәм Зәки Сәбитов та бар иде. Әлеге сәхнәдән җирле хакимият язгы кыр эшләрендә актив катнашкан механизаторларын Хөрмәт грамоталары белән билгеләде. Шушы егермедән артык булган алдынгылар белән беррәттән район газетасы хезмәткәре Флюза Каюмова да, кыр эшләрен даими яктыртып килгәне өчен, Хөрмәт грамотасына лаек булды. Ә Сабантуй байрагын иң алдынгы механизаторлар Владимир Екимов белән пашатлы Хаммят Айдуллин күтәрделәр.

    Сабантуйны тантаналы ачу көе сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Рәшит Сабиров чыкты. Ул кызылоктябрлыларны бәйрәм белән котлады һәм үзе белән алып килгән артистларны әйтеп үтте: Зөһрә Шәрифуллина, җырчы-композитор Азат Халим (фотода), яшь җырчылар Вадим Захаров, Наил Әнәсов, Рәшит Сабиров һәм биюче кыз Әминә Ивашина. Әйтергә кирәк, профессиональ артистлар яхшы концерт программасы алып килгәннәр. Зөһрә апа иске репертуарларыннан да күп җырлар башкарды, яңалары да бихисап булды. Казан артистлары чыгышы тәмамлангач, халык күбрәк көрәш мәйданына тартыла башлады. Без дә шушы якка юнәлдек. Дөрес, юл уңаеннан мини-футбол кырына кереп чыктык, волейбол уйнаучыларны карадык, агачлар күләгәсе астында, качып утыргандай, шашкачылар белән шахматчылар янына «тукталыш» ясадык, штанга, гер күтәрүчеләргә, кул көрәштерүчеләргә сокланып карап тордык.

    Штанга, гер күтәрүдә инде соңгы елларны, хәтта Уразавыл Сабантуенда гына да түгел, һаман да Чүмбәли егете Ринат Аляутдинов беренчелекне тота. Бу юлы да аңа тиң табылмады. Ә кул көрәшендә беренче урынны рбишчалы Равил Валеев алды.

    Кызганычка каршы, Уразавылда, ни сәбәптәндер, милли бәйрәмебезгә хас булган традицион уеннар оештырылмый?!

    Икенчедән, көрәшчеләребезнең саны кимү дәвам итә. Көрәшчеләребезнең генә түгел, хәтта мәрә тирәсендә халык та әллә ни күп булмады бу юлы. Көрәш быел бигрәк иртә тәмамланды. Узган елларны шул вакытта көрәшнең иң кызыгы башлана гына иде бит.

    Ярар, әйбәт кенә узды, диярләр җаваплы кешеләр. Әле инде үткән эшкә салават, дип кенә уйлаячаклар алар. Ләкин тирәнтен уйланасы проблема бу – көрәшчеләребезнең саны үсмәве. Әлбәттә, бу турыда «Мишәр дөньясы» бер тапкыр гына язып чыкмады инде. Кичектерми конкрет чараларын күрә башларга кирәк, җәмәгать. Менә җиңел генә абсолют чемпион исемен яулаган Ринат Сәбитов (фотода) бүләккә бирелгән атка атланып, киң җилкәләренә кучкарны салып туган авылы Сафаҗайга кайтып ял, бәйрәм итәсе урынына, ул Татар Моклокасы Сабантуена да чапкан. Анда да беренче булды. Юк, мин көнләшмим, «хәленнән килгән, хаҗ кылган», диләр бездә. Шулай булсын. Тик мине, әлеге дә баягы, көрәшчеләребезнең булмавы, гомумән, көрәшебезнең киләчәге борчый. Шул гына.

    Ә Уразавылда абсолютта икенче белән өченче урыннарны Кече Рбишча яшьләре – Эмиль Шәрәфетдинов белән Рамил Хамзин бүлеште. Соңгысы чын авыл егете. Әле 10 классны гына тәмамлаган. Ханнән Мусинның «мәктәбе» җимешләре күренә башлады. Чөнки җиңел үлчәмдә дә аның «шәкерте» Илгиз Гөбәйдуллин икенчене алды. Беренчедә теге Эмиль Шәрәфетдинов, өченчедә – тәҗрибәле Рафаэль Ибраһимов (Суыксу-Мәскәү).

    Өстәмә бүләкләр түбәндәгечә бүленде: Хөснетдинов исемендәгесе Р.Сәбитовка бирелде, Мусинныкы – Э. Шәрәфетдиновка, Рамазановныкы – Р. Ибраһимовка, Невретдиновныкы – Ирфан Фәхретдиновка (Кочко Пожар). Тамашачылар симпатиясен Илдар Билялетдинов (Кызыл Яр-Мәскәү) яулады, ә ямьле көрәш күрсәтүче итеп Р. Хамзин табылды.

Альбина Җаббарова
Наил Хәсәнов фотолары 


    Уразавыл Сабан туен яктырткан мәкаләне укып чыккач, күңелемдә төрле-төрле сораулар туды. Әлбәттә, милли бәйрәмебезнең сакланып калуы, һәр елны авылларда гына түгел, шәһәр җирләрендә дә үткәрелүе шатландырса да, сабантуйларыбызның дәрәҗәсе, аның матурлыгы, катнашучы халыкның саны азаюы, әлбәттә, борчуга сала. Безнең төбәкләрдә генә түгел, татарлар яшәгән районнарда, Мәскәү, Казаннарда үзенең зурлыгы, көрәшчеләренең осталыгы һәм оештыру ягыннан зур сыйфатка ия булу белән бу сабантуйның даны бик еракларга таралган булуга күрә, быелгы сабантуйның мондый түбән дәрәҗәдә үткәрелүе бигрәк тә кызганыч.

    Халкыбызның йөзек кашы булган, йөзәр еллар буе сакланып килгән бу милли бәйрәмебезнең олуг вазыйфасы – милләтебезне берләштерү, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау! Шуңа күрә аның дәрәҗәсен күтәрү, тиешенчә, чын-чынлап матур милли кыяфәтле итеп үткәрү, минем уемча, бигрәк тә әһәмиятле.

    ХII нче гасырда яшәгән татар шагыйре Г. Кандалый: «Татарның дошманы үзе татар», – дип, әйтерсең бүгенге татарларны күзгә алып әйткән, чөнки хәзерге сабан туйларыбыз безне берләштерү урынына ни өчендер «талаштыру алмасы» булып куйды. Изге китабыбыз Коръән Кәримдә Аллаһ Раббыбыз: «Аллаһка ышанган мөэминнәр бер-берсенә туганнар һәм кардәшләр», – дип әйтә. Бәйрәмдә Диния нәзәрәте һәм Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте вәкилләре булмавы, аларның бу бәйрәмгә чакырылмавы, әлбәттә, бу бәйрәмнең милләтебезне берләштерү түгел, киресенчә аны «инкыйразга» юнәлдерү өчен үткәрелә торган чарадыр бу дип уйланырга кала.

Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Гаяз Салих улы Закиров



  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 21. «Мишәр дөньясы» каталогка керде!




«Мишәр дөньясы» каталогка керде!

    Аллаһка шөкер, күптәнге хыялыбыз, ниһаять, тормышка ашты. Безнең хакта төрле сүзләр таратылса да, без куйган максатларыбызга ирешә киләбез. Ай саен ике тапкыр «Мишәр дөньясы»ның 5000 данә белән дөнья күрүе, сезнең кулларга аның барып ирешүе, каталогка керүебез моңа ачык дәлил булып тора.

    Кадерле укучыларыбыз, газетабыз айның беренче яртысында 8 битле булып чыкса, икенчесендә – 12. Чөнки сан саен «Мишәр дөньясы» эчендә рус телендә 4 битле «Милләт» исемле кушымта да чыга бит әле. Алай гына да түгел, замана җаһазлары (интернет) булган һәм аның белән куллана алган милләттәшләребез газетабызның электрон варианты белән теләсә нинди вакытта, теләсә кайсы саны белән www.nizgar.ru сайтына кереп таныша ала. Интернет челтәренә керә алучылар шунда ук Нижгар-мишәрләре тормышында булачак һәм булып үткән иң-иң әһәмиятле, иң-иң актуаль вакыйгалар турында да оператив рәвештә хәбәрдар була алалар. Миңа калса, яңа «Мишәр дөньясы»н каталогка кертеп, үзебезнең берьеллыгыбызга, бер дигән бүләк ясадык! Ышанам, Аллаһ Тәгалә ярдәме белән, алга куйган планнарыбызны да чишеп чыгачакбыз. Чөнки газетабыз тирәсендә, www.nizgar.ru сайтына хезмәт итүче журналистларыбыз, чын мәгънәсендә, милләтпәрвәр кешеләр.

    «Мишәр дөньясы» халкыбыз ихтыяҗын якларга, дин-иманыбызны ныгытырга, мәдәниятебезне, телебезне сакларга, бабаларыбыздан калган милли гореф-гадәтләребезне рухи мирас итеп барларга, чын тарихыбызны ачыкларга тагын да зуррак өлеш кертсен дисәгез, кичектерми аңа язылыгыз. Әйткәнебезчә, без һаман да гаделлек һәм гади халык ягында. Бердәм булсак, планнарыбызны да тормышка ашырачакбыз. «Мишәр дөньясы»на язылдыгыз икән, димәк, без бергә, газиз милләттәшләребез белән бер сулышта! Аралашып, бер-беребезгә ярдәмчел булып, яшьләргә үрнәк, өлкәннәребезгә таяныч-терәк булып яшик, хөрмәтле укучыларыбыз!
Зилә Ахмадуллина,
«Мишәр дөньясы»ның
чыгарылыш редакторы


  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Директор ИД «Медина» Ильдар Нуриманов получил Диплом с отличием МГУ и степень бакалавра Востоковедения и Африканистики

    25 июня в МГУ имени М.В.Ломоносова был вручён Диплом с отличием выпускнику ИСАА (Института стран Азии и Африки МГУ) Ильдару Нуриманову. Также ему присвоена степень бакалавра Востоковедения и Африканистики.
  (подробнее... | 9939 байтов еще | Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Исхак Абдулбариевич Шакеров

Заразительный энтузиазм Шакерова

Тридцать четыре года этот человек посвятил любимой профессии. Он стал стоматологом, потому что это от природы открытый, доброжелательный человек, а такие люди всегда улыбаются. Вот почему Исхак Шакеров столько лет вкладывает душу в свою любимую работу. Более того, его семья — настоящая династия стоматологов. Супругу он выбрал с таким же призванием, два сына и невестка тоже стоматологи.   (подробнее... | 13773 байтов еще | Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

364 Stories (37 Pages, 10 Per Page)
[ 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 ]
 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!