На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 

   :: Мищар 20. Бер җөмлә белән.




Бер җөмлә белән

    ЗУР РБИШЧАда 12 июльдә зур Сабантуйда Зәйнәп белән Зөфәр Биляловлардан гайре тагын күпсанлы татар эстрадасының талантлы яшь артистлары зур концерт бирәчәкләр, ә оештыручылар милли бәйрәмебезнең төп бүләге итеп “иномарка” куймакчы булалар.

    ПЕЧӘ егете, Сергач район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире, Нижгар татар-мишәрләренең III съезды делегаты Руслан улы Ринат Айсин Кызыл Октябрь район үзәк хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде.

    МӘДӘНӘ халкы Мәскәүдә яшәүче эшмәкәр авылдашлары Икрәм Мөхәммәтҗановка, туган авылына өр-яңа янгын сүндерү машинасы бүләк иткәне өчен, зур рәхмәтләрен белдерәләр.

    ТАТАР МОКЛОКАСЫ урта мәктәбе өлкә программалары кысаларында мәгариф учрежденияәренә ярдәм итү акциясе буенча яңа “Мәктәп автобусы”на ия булды.

    Н.НОВГОРОД өлкәсенең татарлар компакт яшәгән алты районның алты авылына 10 июньнән 26 кадәр иҗади десант килеп, күренекле якташыбыз, татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһапов турында кино күрсәтәчәкләр, концерт бирәчәкләр һәм авыл китапханәләренә китаплар бүләк итәчәкләр.

    КАМКА, Кочко Пожар балалар бакчалары районда игълан ителгән “Җәйге шәһәрчек” конкурсында актив катнашалар.

    САФАҖАЙ, Семочки, Суыксу, Кочко Пожар хоккей сөючеләре агымдагы айда иптәшләрчә очрашулардан мәхрүм ителделәр: сәбәбе – Сергачның “Лидер” физкультура-сәламәтләндерү комплексында бозны яңача туңдырмакчылар.

    КЕЧЕ РБИШЧА укучылары Уразавылда традицион була торган Кече сабантуйда актив катнашып, гомумкоманда нәтиҗәләре буенча төп мәктәпләр арасыннан беренчене яуладылар.

    КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районында быел урта мәктәпне 153, ә төп мәктәпне 155 укучы тәмамлый.

    МӨТЕРАВЫЛ башлыгы әйтүенчә, авылны төзекләндерү айлыгында молодёжный посёлогында да шактый чисталык урыннаштырылган: быел шушы посёлокта булган ике унсигез фатирлы йортка су үткәрү эшләре башкарылачак.

    СЕРГАЧ районы, бердәнбер район, кайда татарлар компакт яшәп тә быел сабантуйлар күренми, ахыр чиктә, бу хакта бернинди дә белдерүләр әлегә булганы юк.

Олег Хөсәинов әзерләде


  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 20. Отышлы уен.

   

Отышлы уен.
    Газетабызның үткән саннарында, Уразавылда яшәүче Чингизхан Азизов «Могҗиза кыры»на барып автомобиль отып кайтканын язган идек .

    Аның бу уенда 30 мартта катнашып ВАЗ автомобиле отканы билгеле булды, ләкин 16 майда гына телевизор караучылар бу мизгелне үз күзләре белән күрделәр. Нихаять, 4 июньдә Чингизхан абыйның отышын алып кайтканын ишеткәч аның белән очрашып бу шатлыклы вакыйга турында сораштым.

    – Мин педучилищеда эшлим, җан өчен шөгыльләремнең бер төре кроссвордлар төзү. Ике тапкыр аларны «Поле чудес»ка да җибәреп карадым тик җәвап булмады. Агымдагы елның 8 марты алдыннан тиз арада гына төзегәнен кабат җибәргән идем, «30 мартта килегез», – дип чакыру килде. Ул көнне безне телестудиядә уйнатып видеокамераларга төшерделәр. Минем янымда улым Ансар, киленем Динара һәм оныкларым Камила белән Расула да барган иде. Оныкларым анда «Я шагаю по Москве» җырын да башкардылар. Шулай туры килде, машина оттык! Менә 4 нче июньдә машинаны бирделәр, 13% салымы булачагын да әйтеп җибәрделәр. Булсын, күп нәрсәгә ышаныч югала барган чорда, бу дөрестән дә могҗиза булды, – дип сөйләде Чингизхан абый. Тарихыбызда онытылмаслык эз калдырган кеше исемен йөреткән абый, үзе дә танылган шәхесебез. Ул 1931 елда Грибан авылында дөньяга килә, 1950 елда Кочко Пожар педучилищесын,1957 елда Казан дәүләт пединститутының тарих факультетын тәмамлап, 1960 елда аспирантурага укырга керә. Укытучы, мәктәп директоры, җәмгый эшләр хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, доцент һәм горурланылык якташыбыз да Азиз улы Чингизхан абый!
    Фотода: Чингизхан абый оныклары белән отып кайткан машина янында.

Әнвәр Камалетдинов
Автор фотосы.

Клубны милиция саклады.

    4 июньдә җир пайлары мәсьәләсе буенча сходка җыела башлаган Кочко Пожар халкын җирле клуб каршында авыл башлыгы түгел, ә ике машина белән килгән милиция хезмәткәрләре каршылап торды. Ә иң сәер булганы һәм аңлашылмаганы – клуб ишеге бикле иде. Авыл администрациясе башлыгыннан: «Ни сәбәпле клубны ачмыйсыз?» – дип сорагач, ул: «Район башлыгы кушмады;» – дип кенә җаваплады.

    Менә шулай алтмышлап кеше бер урында шактый таптанып торгач, җыелган халыкка бер-ике авылдаш тәмам урамда җир пайлары турында кайбер аңлатмалар бирде. Дөрес, аннары СПК рәисе дә чыкта халык каршына. Колхоз сейфында халыкның җир пайлары таныклыклары рәсми теркәлү үтмичә еллап хәрәкәтсез ятып торган мәсьәлә буенча ниндидер аңлатмалар бирергә тырышты. Имеш, бу өлкәдә эшләр дә алынып барыла. Ләкин вакыт көтми. Киләсе елның январенә күп калмады инде. Шул вакыт эчендә җир пайларыбызның «язмышын» хәл итмәсәк, без алардан ваз кичәчәкбез. Тагын шунысы да аңлашылмый: ник колхоз рәисе пайлар буенча гомум җыелышны 23 июльгә билгеләгән? Белдерүне район газетасының шимбәсенә бирсәләр, 7 июльдә үк мөмкин иде бу җыелышны уздырырга. Һәрхәлдә, вакыт тарту – халык файдасына түгел.

    Безнең авылда милиция катнашы белән менә икенче җыелыш шулай урамда башланмас борын тәмамланды да.



  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 20. Шатлык таратучы ханым.




Шатлык таратучы ханым

    Сез кулыгызда тоткан «Мишәр дөньясы» газетасына бу айда бер яшь тулды. Нәкъ бер ел элек июнь аенда аның беренче саны өлкәнең татар авылларында таратылды һәм күпчелек тарафыннан гаҗәпләнү, соклану хисе белән кабул ителде. Аны булдыруда, һәръяклап кызыклы итүдә тырышучыларның берсе, газетаның чыгарылыш редакторы Рәзилә ханым Ахмадуллина.

    Зилә ханым, Рәзилә Ардинатовна, кемгә апа, кемгә кызым… Кем соң ул Нижгар татарларының бик күпләренә таныш ханым? Күреп белмәсәләр, ишетеп булса да беләләр аның турында. Үзенең дә белмәгән кешесе юк бугай. Кем турында гына сорасаң да, белә генә түгел, таныш та ул. Үзе дә көлә Зилә-Рәзилә: «Мин үземнең туган якларымда да бу хәтле татар авылларын, татар кешеләрен белми идем. Эшең шул булгач беләсең икән!». Ә эше берәү генә түгел аның, нинди генә йөк тартмый ул: мәкаләләр дә яза, башкалар язган хикәя-повесть, шигырьләрне редакторлый, аларны китап итеп төзеп, нәшрияткә дә тапшыра, концертлар да уздыра, ял кичәләре дә оештыра, өч ел элек оешкан Региональ милли-мәдәни автономиянең пресс-секретаре дә ул, санап бетерә торган да түгел! Өч кыз әнисе булса да, үзе дә кызлар кебек бу ханымны үзе эшли торган Диния нәзарәтеннән бер хәзрәт «күбәләк» дип кенә йөртә. Чыннан да, күбәләк кебек җиңел бу ханым барысына да өлгерә, бар эшкә дә җитешә.

    Өч матур, тәрбияле кыз анасы, инде әби дә булды. Үзенең нәни оныгын өзелеп ярата. Шул кызчык турында сөйләгәндә тавышы үзгәрә, күзләреннән җем-җем йолдызлар сибелеп китә. Әмма әби дигәне, билләһи газыйм, паспорт буенча гына. Ул бүген дә кызлар көнләшерлек зифа, чибәр, нәзакәтле. Кайчакларда туташ дип әйтәсе килсә дә, без аңа ханым дип эндәшәбез. Ханым сүзе Зилә Ахмадуллинага бик килешә. Ул бу мөрәҗәгатьне халыкка файдалы, матур эшләре белән яулап алды. Соңгы вакытларда шатлык дигәч тә, Зилә ханымның йөзе күз алдына килә.

    Шатлык аның белән хәзер гел янәшә йөри: ул «Шатлык» исемле клуб җитәкчесе һәм кешеләргә зур шатлык китерүче эшләр башкара. Бу клуб олы, урта яшьтәгеләрнең дә, яшь җилкенчәкләрнең дә өметләрен аклый, һәркем монда үзенә юаныч, шөгыль таба. Милли моңнарыбызны тыңлап, аш-су белән сыйланып үзара туган телебездә аралашу күңелгә бик хуш килә. Тормыш диңгезендә кайный-кайный арып беткәч, кинәт генә пәйда булган бер яшел утрауда ял иткәндәй буласың.

    Бер-берен «Шатлык»та күреп ошаткан һәм чәчләре чәчкә бәйләнгән парлар гөрләтеп туйлар уздыралар һәм Зилә ханыма мең рәхмәтләр яудыралар. Ә бер рәхмәт мең бәладан коткара, диләр. Бәлки шуңа да Зилә ханым чибәр туташ булып йөридер.

    Ул җитәкләгән клубта төрле темаларга багышланган чаралар уза, бәйрәмнәр оештырыла. Бу чараларга Казаннан, Мәскәүдән, башка җирләрдән олы шәхесләр, артистлар килә. Бу чаралар халык күңелендә озакка кала. Бөек җырчыбыз Хайдәр Бигичевка багышланганы гына ни тора! Җырчының хатыны, җан юлдашы Зөһрә ханым Сәхәбиева мең-мең рәхмәтле безнең Зиләгә!

    Ә танылган журналист, җырчы Илсөя Бәдретдинова башкара торган күп җырларның авторы Илфак Шиһапов Татарстанның Азнакай кызы Рәзилә Ардинат кызы Ахмадуллина турында «Азнакай мишәре ул» дип әйтте. Белгәнебезчә, Азнакайда мишәрләр юк, Илфак бары тик Нижгар мишәрләре арасында яшәүче Азнакай кызы Рәзилә-Зиләгә генә менә шундый «Азнакай мишәре» дигән төгәл билгеләмә бирде.

    Татарстаннан Азнакай кызы Рәзилә Ардинатовна ничек әле Нижгарга килеп Зилә ханым булды соң?

    Инде 11 ел үтеп киткән бу гаиләнең Нижгарга килеп төпләнүенә. Беренче көннән үк Нижгар татарлары тормышына актив катнаша башлый. 3 ел дәвамында татар якшәмбе мәктәбен җитәкли, бер гаилә кебек яшиләр ул вакытта мәктәпкә йөрүчеләр: 4 яшьлек сабыйлардан алып пенсионер әбиләр дә яраталар Зилә ханым дәресләрен. Оныгы Анжела белән бер дәресне калдырмый йөргән Рәшидә апа Үмәрова: «Бик сагынам ул вакытларны. Ни генә кыланмый идек анда! Спектакльләр дә куя идек, һәр бәйрәмгә кечкенә концертлар да ясый идек. Казанга гына ничә бардык. Һәр якшәмбе ире, өч кызы белән шул мәктәптә көне буе кайнаша иделәр. Бик күңел биреп эшләде ул анда. Мин аны хәзер дә бик хөрмәт итеп, һәр эшендә ярдәм итәргә тырышам», – дип сокланып сөйләде. Шул вакытта әле Рәзилә Ардинатовнага өлкә «Туган як» газетасына хәбәрче булырга тәкъдим итәләр. Анысын да булдыра, «Ватаным Нижгар» татарча радиотапшыруга редактор һәм алып баручы итеп сынап карыйлар. Анда да тапшыру ябылганчы 4 ел хезмәт итә. Шул ук вакытта Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәтендә дә мәкаләләр тәрҗемә итәргә чакыралар, китаплар чыгаруда да булыша башлый. Диния нәзарәтенең рәисе урынбасары Дамир хәзрәт рухи-дини басма «Җиһан»ны чыгарып карарга чакыргач, рәхәтләнеп тотына. Шуннан бирле ул Диния нәзарәтендә үз кеше. Ислам динен тирәнрәк белә башлады, намаз укырга өйрәнде, ураза тота башлады. Дамир хәзрәт: «Рәзилә апа, исемеңнең гарәпчәдән тәрҗемәсен беләсеңме? Булмаган, уңмаган, эше килеп чыкмый торган мәгънәне аңлата ул исем. Син бит андый түгел! Башка исем ал», – дип киңәш иткән. Тиз генә риза булмаса да, уйланып йөри башлый ул. Кемнең «уңмаган» буласы килә соң!? Шулай итеп Рәзиләгә Зилә исемен мулла азан әйтеп куша.

    Бу елның март аенда Нижгар татар-мишәрләренең III корылтае булып узды, шунда Нижгар татарларының милли-мәдәни мөхтәриятенең җитәкче органнары сайланды. Шунысы әһәмияткә ия, җитәкче һәм урынбасарлары барысы да ирләр, Нижгар татарлары булып, араларында бары тик бер генә хатын-кыз, анысы булса да, Азнакай кызы Зилә Ахмадуллина. Иң кызыгы, аны сайлаганда, ул үзе анда булмады да. Бу вакытта ул Н.Новгород Кремль Концертлар залында Нижгар ягыннан чыккан иң күренекле артистлар белән кичке концерт программасы репетициясен уздыра иде. Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова да, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева дә: «Зилә, болай итсәк ничек булыр икән, алай итсәк ярар микән?», – дип аның белән киңәшкәнен күреп исем киткән иде. Конферансье атаклы Рәшит абый Сабиров та аның сүзенә колак салып, программаны нәкъ Зилә ханым төзегәнчә алыр барды.

    Безнең Нижгар төбәгендә киң танылган җәмәгать эшлеклесе, хөрмәтле аксакал, Россиянең атказанган укытучысы, берничә китаплар авторы Сәяр Сабиров Зилә ханым турында: «Һаман ул нәрсәдер кайгырта, ниндидер яңалык кертергә тырыша... Төрле өлкәдәге белгечләр белән дә, сәнгать осталары белән дә, журналистлар һәм зыялылар белән дә уртак тел таба. Ул тәкъдим иткән эшне, үтенечне үтәмичә мөмкин түгел, кире кагып һич булмый», – дип язып чыккан иде. Бик дөрес сүзләр. Үзе дә эшли, башкаларны да эшләтә белә. «Мин бик яратам мондый тынгысыз тормышны. Башкача күз алдына да китерә алмыйм. Әлдә монда килгәнбез әле дим. Нинди яхшы кешеләр белән таныштым, күпме артистларны гына якыннан беләм хәзер. Якын-тирәмдәге барча кешеләргә мин бик рәхмәтле: Диния нәзарәте җитәкчеләренә, бар эшне бергә бүлешеп эшләүче Зөһрә ханыма. Үзе яшь булса да, миңа зур тормыш тәҗрибәсе, авырлыкларны җиңә белергә, кешеләр белән аралашырга өйрәткән Дамир хәзрәт Мөхетдиновка», – ди Зилә ханым .

    Шатлык хисе бер төрле генә булмаган кебек, клубның да эше күпкырлы. Өлкәбездә, Чувашстанда, Татарстанда экскурсияләр уздырыла. Хәзер Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Финляндиягә барырга җыеналар.

    Киләчәккә дә планнар зур. Элек үзе җитәкләгән татар якшәмбе мәктәбен торгызырга кирәк. Проектлар арасында «Яшь мөселман хатын-кызлары мәктәбе», «Чәйханә» исемлеләре бар. Беренчесе буенча максат – яшь хатын-кызларыбызны дөрес, матур киенергә, аш-су әзерләргә өйрәтү һәм гаилә тормышына әзерләү. Ә «Чәйханә», әлбәттә, ял көннәрендә очрашу-күрешүне күздә тотып, берничә ял кичәсе узды да инде.

    Стилист, визажист, парикмахер, тегүчеләр дә чакырылыр. Шәрыкъ биюе мәктәбе турында да истә тота Зилә ханым. Менә шулай, Нижгар мишәрләренә зур шатлыклар өләшеп яши ул Зилә исмеле «Азнакай мишәре». Бар эшләре дә барып чыксын дип телик бу тынгысыз ханымга.

Бөтендөнья татарларының IV Корылтаенда катнашкан
Нижгар делегатлары белән


Олег Хөсәинов,
Зәйнәп Миншәрипова



  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 20. Белемле булу һәр мөселманның бурычы.



Белемле булу һәр мөселманның бурычы

   
    31 майда махсус дини белем бирү «Маһинур» мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе булып узды. Бу мәдрәсәне уңышлы тәмамлаучы 13 кешегә диплом тапшырылды.

    «Маһинур» мәдрәсәсе инде 15 ел дәвамында уңышлы эшләп килә. Аны булдыру Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов һәм аның беренче укучыларының берсе Дамир Вәис улы Мөхетдинов, милләт һәм дин кардәшләре тормышына битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән мөмкин булды. Бу еллар дәвамында аны берничә дистә кеше тәмамлады. Уку ике программа буенча алып барыла. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга имам-хатыйб һәм Ислам дине нигезләре укытучы мөгаллим дипломы тапшырыла. Бу мәдрәсә Россиядә иң дәрәҗәлеләрдән санала һәм аны тәмамлаучылар арасында илебезнең төрле почмакларыннан төрле милләт вәкилләре бар. Мәдрәсә каршында алты якшәмбе мәктәбе эшли, җәйге мәктәпләр ел саен ачыла. Китапханәдә 25 мең китап санала. Анда гарәп, фарсы, татар телендә философия, политология, сәнгать, тарих буенча китаплар саклана.

    «Маһинур» мәдрәсәсен тәмамлаучылар хәзерге вакытта Нижгарда һәм башка регионнарда мәхәлләләр җитәкли. Кайберләре югары Ислам һәм дөньяви уку йортларында белем алалар. Араларында үзләре тәмамлаган мәдрәсәдә укытучылар да бар.

    Мансур хәзрәт Хөсәинов, Арзамас шәһәрендә имам-хатыйб булып хезмәт итә:
     «Мәдрәсәдә алган белемнәрем минем эшем өчен яхшы нигез булды. «Махинур» мәдрәсәсендә бик әйбәт, югары белемле, Исламны яхшы белгән эрудицияле укытучылар эшли. Мин яшь кеше булмасам да, укырга килүнең берничә сәбәбе бар. Белгәнегезчә Совет заманында дини белем алу җиңел түгел иде, ә балаларга дин дәресе укыту бөтенләй тыела иде. Әти-әниләребез дингә карата битараф булмаганнар, Ислам кануннары белән яшәгән һәм безне үз канунарында тәрбияләгәннәр, рухи азык биргәннәр. Бүгенге көндә белем алу мөмкинчелеге бар. Даими белем алу һәр мөселманның бурычы. Һәр кеше Аллаһ Тәгаләнең колы. Һәм Аллаһ Тәгалә генә белә, кемне кайсы якка юнәлдерергә. Төрле кешеләр төрле яшьтә килә дингә бу җирдә үз урынын табарга».

    Эльвира Арифуллина, Диния нәзәрәте каршында мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе:
    «Н.Новгород шәһәренең Җәмигъ мәчете каршында яшьтән укый башландым һәм «Ихсан» мәктәбен тәмамладым. Монда укыган елларымны һәм укытучыларны искә алып рәхмәтемне белдерәм. Биш ел уку дәверендә, һәр мөселманга нәрсә белергә тиешле, барысын да өйрәндем. Укуны тәмамлап, үзем дә якшәмбе мәктәбендә укыта башладым, монда практик яктан белгәннәремне тагы да ныгыту белән берлектә яңа тәҗрибә алдым. Болар барысы да «Махинур» мәдрәсәсенә укырга керергә һәм укырга бик ярдәм итте. Ислам уку йортында Ислам буенча белем алу, миңа профессиональ үсеш өчен бер мәктәп булды. Укыган елларда дини белемемне системага салдым, ныгыттым, күпкә киңәйттем. Бүгенге көндә белем өстендә һәрвакыт эшләргә кирәк. Безгә шундый шартлар тудырган укытучыларыбызга рәхмәтемне белдерәм».

    Лилия Насипова, «Ихсан» мәктәбе укытучысы:
    «Белем алу һәрбер мөселманының бурычы. Ә яшь вакытта белемгә ашкынасың, күп нәрсәне беләсе килә. Әлбәттә, белем алу безгә практик яктан кулланырга, динебезне камилләштерергә кирәк. Бер теләк кенә, әлбәттә, бик аз, аның өчен мөмкинчелек һәм мәдрәсә – нигезле дини белем алыр өчен кирәк. Үзлегеңнән укып белем алу өчен Ислам әдәбияты бүгенгесе көндә көннән-көн чыгып тора, ләкин мәдрәсәдә укыганда кызыксынган сорауларыңны хәзрәтләргә биреп, китаплардан җавап тапмаганны хәзрәтләр аңлатып бирә. Укыганда имтиханнар тапшыру – ул үзеңнен белемеңне тикшерү. Мәдрәсә ул мөселман яшьләренә Ислам нигезләрен өйрәнер өчен зур мөмкинлек».

    Мәдрәсәнең беренче директоры Дамир Вәис улы Мөхетдинов ун ел дәвамында бу уникаль уку йортын җитәкләде һәм хәзерге вакытта Н. Новгород Ислам Институты директоры. Аның эшен Абдулбари хәзрәт Мөслимов уңышлы дәвам итә. Мәдрәсәгә укырга теләгәннәр өчен аның ишекләре ачык.

Рәзилә Ахмадуллина
Рәзинә Янбаева


  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 20. Бәйрәм тантанасы.



Бәйрәм тантанасы

    Кадерле «Мишәр дөньясы» редакциясе! Мин сезгә Шөбиле авылында булып узган искиткеч матур бер вакыйга турында язарга телим.

    Һәркем белә: 9 Май бәйрәме илебез өчен иң кадерле, иң хәсрәтле бәйрәм булып санала. 27 миллионга якын совет кешесе гомере барәбәренә яулап алынган Җиңү бәйрәме бит ул!

    Шөбиледә бу бәйрәм тантанасы концерт белән башланып китте. Авылның яше-карты мәдәният йортына килде. Ә анда, сәхнә түрендә, хөрмәтле ветераннар – Мостафин Осман, Саберов Жиһанша, Аляутдинов Жиһанша. Ике ветераныбыз кичәдә катнаша алмадылар, чөнки авырып киттеләр.

    Тол калган солдат хатыннары нибары икәү генә инде: Зарипова Сәрбиҗан, Хамидуллина Зәйнәп. Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән, музыка яңгырый.

    Иң зур котлау, әлбәттә, ветераннар хөрмәтенә яңгырады. Авыл администрациясе башлыгы Абдуллин Бари, мәктәп директоры Аляутдинов Арсланбек чыгыш ясадылар. II Бөтендөнья сугышында фашизмны җиңүдә Советлар Союзының роле әйтеп бетергесез зур булуын алар тагын бер мәртәбә исебезгә төшерделәр.

    Кичәнең икенче өлеше – концерт. Шөбиле мәктәбе укучылары үзләренең вожатыйлары Азизбаева Нурия апалары җитәкчелегендә бик тырышып әзерләнгәннәр. Иң беренче –әдәби-музыкаль монтаж. Хәрби киемнәр киеп баскан егет-кызлар сугыш еллары җырларын башкарганда залда утыручылар да кушылып җырладылар. Аерым номерларны башкаручыларның чыгышлары да халык күңеленә хуш килде. 9-сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Гөлнараны кабат сорап җырлаттылар. Шул ук сыйныфтан Сәмиуллина Гөлназның «Әниемә» җыры да күңел кылларын кузгатты. VII һәм VI сыйныфта укучы Каюмова Эльнара белән Фейсханова Динараның тавышлары бик тә бер-берсенә туры килде, әйтерсең, икесе бер кеше. Алар «Зәңгәр күзем» җырын башкардылар. VII сыйныфтан тагын бер кыз – Хамзина Йолдызны да тамашачы бик яратып кабул итте. Кызлар үзләре дә матурлар, кигән күлмәкләре дә үзләренә искиткеч килешеп торды.

    Хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче Шамил абый Сафиуллин «Кара урман» җырын сузып җибәргәч, зал тып-тын калды. Әйтерсең, Илһам Шакиров чыгып басты. Шамил абыйның тавышы – бик көчле, моңлы тавыш. Ул Мәскәүдә үткәрелә торган «Туган як моңнары» фестивале дипломанты, «Красота спасет мир» («Матурлык дөньяны коткарыр») Халыкара конкурсы лауреаты, «Лица друзей» («Дуслар йөзе») фестивале лауреаты. Зал аның җырлавын тын да алмый тыңлады, рәхәтләнеп кул чапты. Ә Шамил абый ялындырмады, күп кенә халык җырларын башкарды.

    Шөбиледә талантлы яшьләребез дә күп. Шуларның берсе – Динар Фәйсханов. Җырчы, композитор, күп кенә җырлар авторы. Ул Бөтенроссия татар җыры конкурслары лауреаты, ике җырлар җыентыгы авторы. Музыкаль белемле. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. Динар халык җырлары белән хәзерге татар эстрадасы җырларын берүк осталыкта башкара, төрле уен коралларында уйный. Бер сүз белән әйткәндә, киләчәге бик өметле аның. Концертта аның белән бергә Рамил Исхаков исемле яшь студент егетебез дә катнашты. Рамил Динарның музыкаль группасында үзенең осталыгын үстерә. Тавышы моңлы, көчле, хәрәкәтләре үзенә бик килешеп тора. Киләчәгең якты булсын, Рамил! Бөтен тамашачылар шул фикердә калдылар.

    Җырлар арасында сугыш темасына багышланган шигырьләр укылды. Шаазизова Альбинаның (III сыйныф) сөйләве бик тә матур булды, барыбыз да гөр килеп кул чаптык. М.Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен укыды.

    Концертны бик кызыклы, эчтәлекле итеп Азизбаева Нурия алып барды.

    Бу тамаша беткәч, артистларыбызның барысына да зур рәхмәтләр әйтеп таралыштык. Булдырдыгыз! Талантлар күп, аларны күреп алып, үстерә белергә кирәк шул!

    Фотода: ветераннарны бүләкләү мизгеле

Зөһрә Дәүләтбаева




Онытмыйк

    Бәхетле бул, балам! Кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкләрне теләмәде икән? Һәрбер ана үз сабыена сөенеп, зур өметләр белән ышанып карый.Чөнки ул туган иленең киләчәген дәвам итүче, тынычлыгын саклаучы итеп үстерә. Бәхетне туган иленнән, тынычлыктан башка күз алдына да китерми.

    Ләкин хәзерге вакытта бу ышанычлар, өметләр кими бара. Чөнки хәрби хемәткә алынган егетләребезнең исән-имин, сау-таза әйләнеп кайтуларына өмет әллә ни зур түгел.

    Моннан 3 ел элек Краснодар якларында хезмәт итүче милләттәшебез, Моклока авылы егете Айсин Руслан фаҗигале төстә һәлак була. Бу елның 30 маенда бу батыр егетнең истәлегенә авыл мәктәбендә мемориаль такта ачылды. Искә алу вакыйгасына Спас-Воротын хәрби комиссариатыннан да, район мәгариф бүлегеннән дә, район идәрәсеннән дә вәкилләр килгән иде. Русланның әнисе Сәйдә апаның кайгысын уртаклашырга бик күп авыл халкы җыелды. Алар барысы да бу батыр егетне искә алдылар һәм мәңге хәтерләрендә сакларга вәгъдә иттеләр.

    Такта ачылганнан соң, Русланның кабере янына бардык, догалар укып чәчәкләр куйдык. Илебезнең горурланып сөйләрлек, курку белмәс, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Бу аналар илебез каршындагы бурычын намус белән үтәгән балаларын шатланып каршы алсыннар иде.

    Соңгы елларда яшь кенә егетләребезнең фаҗигале төстә һәлак булулары яисә җәрәхәтләнеп кайтулары турында еш кына ишетергә туры килә. Бу хакта бик күп кенә фактлар китереп булыр иде. Дәүләтебез бу юнәлештә тырышлык күрсәтә, билгеле. Хәзер хезмәткә китүче яшьләр 2 ел урынына 1 ел гына хезмәт итәрләр. Ләкин бу чаралар гына җитәрлек булыр микән?

Азат Магҗанов
Үз хәбәрчебез

  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 20. Безнең колледж


Безнең колледж



Лукоян педагогик колледжының Кызыл Октябрь филиалын 18 ел эчендә 360 кеше тәмамлаган. Бер карасаң, күп тә түгел кебек. Әмма ул төбәккә иң кирәкле белгечләр әзерләп килә. Узган гасырның 90нчы еллар башында мәктәпләрдә татар теле укытучыларына зур кытлык бар иде икән, бу мәсьәләне татар авыллары өчен нәкъ Уразавыл педучилищесы хәл итте. Аннары, рәссам укытучылары таләп ителгәч, шушы белгечлелек буенча укытучылар әзерләүгә кереште. Балалар бакчалары өчен дә шактый белгечләр әзерләде ул. Шушы диварлардан чыккан китапханәчеләр дә, вожатыйлар да бар.

Инде хәзер яңа гасыр башында мәктәпләргә яңа укытучылар таләп ителә башлады, аеруча авыл мәктәпләренә. Колледжыбызның француз теле укытучысы Таһир кызы Ләйлә Абдрахманова әзерләгән белгечләр бүген 15 мәктәптә балаларга чит теле дәресләре бирәләр. Тарих, география укытучысы дипломы да алырга мөмкин хәзер биредә. Димәк, Уразавыл колледжы заман таләп иткән белгечләр генә әзерли дисәк тә, зур хата булмас дип уйлыйм. Миңа калса, безнең колледж авылларыбызга гына түгел, төбәгебезгә олы хәрефтән башланган педагоглар, фән кандидатлары биргән Кочко Пожар педучилищесын кабатлый. Ышанам, Уразавыл колледжын тәмамлап укуларын дәвам итүчеләрдән дә күренекле шәхесләр чыгачак. Тик барысы өчен дә вакыт кирәк. Җәмгыять каршында абруй, казаныш яулай җиңел түгел ул. Шулай дип әйтергә, ике педучилищены чагыштырырга колледж буенча туплаган мәгълүматлар этәрде. Җыйган материалларымны рәтләп, анализлап утырганда, түбәндәге факт ачыкланды: Уразавыл педучилищесын тәмамлаучылар арасында югары уку йортларына кереп белемнәрен арттыручылар да шактый икән. Мәсәлән, быел чыгарылыш курста булган 27 кешенең 11-е А.П. Гайдар исемендәге АДПИна керер өчен БДИ тоткан.

Тагын шунысы да әһәмияткә ия. Уразавыл колледжын тәмамлаучылар алдан ук кайда эшләгәннәрен беләләр инде. Шул ук чыгарылышны алыйк. 27 кешедән 20се кая эшкә барачагын төгәл белә.

Әйтергә кирәк, педагогик состав бик көчле тупланган. Алар барысы да югары белемле. Шулар арасында тарих фәннәре кандидаты (Чынгыз Азизов, күптән түгел генә «Могҗизалар кыры»ннан «Жигули» отып кайтты) һәм биш югары категорияле педагог.

- Педагогларыбыз Лукоян педколледжында, Нижгар мәгариф җәелдерү иститутында даими рәвештә белемнәрен арттыра торалар, фәнни-практик конференцияләрдә актив катнашалар, - диде колледжыбыз директоры Хайрулла кызы Хайнюр Башарова.

Педучилище каршында инде ничәмә еллар “Сандугач” исемле хор эшләп килә. Районда бер генә дә тантана, бәйрәм аларның катнашыннан башка үтми диярлек. Өлкә күләмендә дә казанышлары юк түгел. 2005 елда «Әйдә бер беребезгә кул бирешик...» һәм 2007 елда Р.Ваһапов исемнәрендәге фестивальләрдә бүләкләнәләр.

Форсаттан файдаланып, мин урта мәктәпне тәмамлаучыларга киңәш итәр идем: килегез безгә, үкенмәссез. 2 ел да 10 ай эчендә башлангыч класслар укытучысы белән беррәттән өстәмә әзерлек белән тарих, география, француз, татар теле укытучысы кәсепләрен дә сайлап алырга мөмкин. Гаризалар 14 июньнән 15 августка кадәр кабул ителә. Имтиханнар: рус теле һәм әдәбияты (диктант), математика (телдән). Мәктәпне медальга һәм бишлегә генә тәмамлаучылар, БДИ тапшыручылар имтихансыз кабул ителәчәк.

Шунысын да истә тотыгыз: Уразавыл колледжын уңышлы тәмамалап белгечлегегез буенча эшкә урыннашты-гыз икән, сезнең бушлай автомобиль белән торак алырга мөмкинлегегез дә туачак.
Фотода: чыгарылыш төркемнең «Соңгы кыңгырау»дагы чыгышлары.

Альбина Җаббарова,
Уразавыл колледжы студенты



  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 20. Мәктәпләргә дин кирәк түгел.



Мәктәпләргә дин кирәк түгел

Хәзерге вакытта мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә ОПК (основы православной культуры) укыту турында сүз бара. Бу турыда без элек тә кайбер мәкаләләрдә берничә мәртәбә кагылган идек инде. Дөньяви мәктәпләрдә дин укыту кирәкме, юкмы? Шул турыда урта мәктәп укытучылары, дин әһелләре фикерләре белән таныштык. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәбез.


    Дөньяда бик күп гасырлардан бирле диннәр арасында каршылык бара. Һәрбер дини идеология үз ягына күбрәк кешеләрне тартырга (аударырга) тырыша. Мин үзем татар кешесе, мөселманлык кануннары (нигезләре) миңа бик якын. Ләкин мин мәктәпләргә дин дәресләре кертүгә каршы: православие дәресләре дә, мөселман, иудаизм, буддизм һәм башка дин дәресләре дә мәктәпләрдә укытылырга тиеш түгел

    Беренчедән, бу дини каршылыкларны көчәйтәчәк, чөнки хәзерге мәктәпләрдә төрле милләт балалары укый. Һәрбер бала ата-ана сүзен тыңлап үсә. Мәсәлән, хәзер православие дәресләре мәктәпләрдә укытыла башлады, ди. Ә класста башка динне тотучы балалар да утыра. Алар бу дәресләр турында әти-әниләренә сөйләячәкләр. Аннары башка әти-әниләр үз дин дәресләрен укытуны сорый башлаячаклар, ә рөхсәт бирмәсәләр? Моннан нәрсә килеп чыгуны күз алдына китерергә дә куркыныч бит. Бәлки, диннәр арасында каршылык тудыру кемнәргәдер кирәктер, бу бит Россияне җимерүгә китерәчәк. Бер динне генә 1 урынга кую – ул бит демократия түгел, самодержавие дип атала. Россия демократик ил булып санала, ә православиене алга сөрү халыклар арасында даиманлык тудырачак, ни өчен шуны аңларга теләмиләр икән?

    Икенчедән, мәктәптә дин дәресләре кертелә башлау – мәктәпне чиркәүгә, мәдрәсәгә яисә мәчеткә ошата башлаячак. Дини укытуларны гомер-гомергә татар авылларында муллалар, ә русларда поплар, дьяконнар, монахлар алып барган. Ә хәзер алар мәктәпләргә килә башлаячак. Дини укыту белән дөньяви укыту аерым булырга тиеш. Аның өчен «Якшәмбе мәктәпләре» эшли. Теләгән бала укудан буш вакытта барып укый ала. Теләгән ата-ана баласы белән үзе дә дини сабак алсын иде.

    Өченчедән, безнең мәгъри-фәтчеләребез дә мәдрәсәләрдә дини укыту белән бергә дөньяви укытуны кертүне таләп иткәннәр. Һәм акрынлап-акрынлап дин дәресләренә бирелгән сәгатьләр кими барган, дөньяви предметлар күбрәк укытыла башлаган – татар кешеләре прогресска йөз белән борыла башлаганнар. Ә хәзерге балаларга информация бик күп бирелә: һәрбер өйдә компьютер, DVD, тагын әллә нәрсәләр.

    Шуларга тагын дин дәресләре өстәп, балаларның башларын «авырттыру» кирәкме икән?

    Дүртенчедән, дини тәрбия, иң беренче чиратта, балага гаиләдә бирелергә тиеш. Алланың берлегенә ышану, гөнаһ кылмау – баланың йөрәгендә булырга тиеш. Андый фикерләргә мәктәптә генә ышандыра башлау – соңга калу түгел микән?

    Бишенчедән, ә бәлки баланың теләген сорап караргадыр? Аңа шундый дәресләргә йөрергә кирәкме икән, аның теләге бармы икән? Теләмичә укылган нәрсәләр бервакытта да йөрәктә дә, башта да калмый бит.

    Бу сораулар күпләрне борчый торгандыр.

    Ә без мәктәптә укыган 70-80 елларда, хәзергәчә әйтсәк, «дин кысылган вакытта» – бармы иде халыклар арасында сугыш, үтереш, дошманлык? Ә хәзер – бөтен җирдә аяк атлаган саен мәчет, чиркәү – ни өчен халыклар арасында дошманлык? Ә скенхедлар каян килеп чыктылар икән? Алар бит дин тоту иреге (свобода) бирелгәч килеп чыктылар, шулар өстенә тагын аерым дин дәресе мәктәпләрдә укытыла башласа, нәрсә килеп чыгар икән? Ул вакытта инде ике юлның берсе генә кала: я барлык балаларга да православиягә күчәргә, я яшәгән урыныңнан православие укытылмый торган җиргә күчеп китәргә.

    Бөтен халыкның бер генә дин кануннары буенча яшәве – мөмкин булмаган эш. Барлык диннәргә дә караш бертөрле булсын иде, шул вакытта гына халыклар арасында тынычлыкны саклап калып була. Мәктәпләрдә православие дәресләре кертелә башласа, халыклар арасында, диннәр арасындагы тигезлек турындагы сүзләр – буш сүзләр генә булып калачак.

    Аллаһы Тәгалә барлык диннәр өчен дә бер генә, һәрбер диннең үз Алласы юк. Димәк, халыклар арасында орыш-талаш чыгарырга тырышу – Аллаһыга каршы килү булып чыга түгелме?

    Уйланырга урын бар, бу бик мөһим мәсьәлә, дип уйлыйм.

Зөһрә Дәүләтбаева,
Шөбиле урта мәктәбе
укытучысы

  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 20. Җәннәт күбәләкләре.

Җәннәт күбәләкләре

Җәннәт күбәләкләре

    Җәннәт күбәләкләре

    Әс-сәламү вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Аллаһ Тәгаләгә бљтен шөкерләребез һәм сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә әйткән салават-шәрифләребез вә хәер-догаларыбыз булсын.

    Хөрмәтле абыйлар, апалар, мөселманнар!

    1 июнь «Халыкара балаларны яклау көне» дип билгеләнгән көн. Бу көнне бөтен дөньяда балалар проблемаларын чишү максаты белән төрле чаралар, акцияләр уздырыла.

    1959 елның 20 ноябрендә ООН 10 пункттан торган балалар хокугы резолюциясен кабул итте:

    1. Бала исемгә хокуклы.

    2. Бала куркынычсызлыкка хокуклы.

    3. Бала дәвалануга хокуклы.

    4. Бала белем алырга хокуклы.

    5. Бала күңел ачарга хокуклы.

    6. Бала спорт белән шөгыльләнергә хокуклы.

    7. Бала тәрбия алырга тиеш.

    8. Ата-аналар балалар алдында җаваплы.

    9. Ата-аналар һәм хөкүмәт балага сәламәт тормыш алып бару мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.

    10. Балага хезмәтне саклау тәэмин ителергә тиеш.

    Мөселманнар өчен 1 июнь – ул гадәттәге көн, бәйрәм һәм истәлекле көн түгел. Ләкин моңа игътибарыбызны юнәлдерегә һәм сорау бирергә кирәк: нишләп барлык илләр әлеге резолюцияне (социаль-мәдәни традицияләрне исәпкә алган төзәтмәләр белән) кабул итте? Халыкара балаларны яклау көне – нәрсә турында сөйли бу көн, нәрсәгә багышланган? Әлеге көнне аерым билгеләп узу балалар һәм аларның хокуклары сакланмаганны аңлата. Ул балаларның хокуклары чикләнгән, кимсетелгән булу, аларны төрлечә җәберләү фактлары күп икәнне күрсәтә. Болар барысы да тәрбиядән башланып китә, олылар үзләренең финанс язмышларын кайгырта-кайгырта, балаларының белем алу, ял итү, яшьтәшләре белән аралашу, физик һәм рухи яктан үсү мөмкинчелекләрен тартып алалар. Моңа үрнәк итеп, күп җирләрдә мәдәният йортлары ябылуны китерергә була. Ә бу мохтаҗ гаиләдәге бала үзе теләгән түгәрәкләргә, үзенә ошаган һөнәре белән шөгыльләнә ала торган урыннан мәхрүм калу дигән сүз. Хәзерге вакытта шәһәребезнең бер районында – Зеленая рощада шундый йортны ябу турында бәхәс бара, чөнки яңа хосусый милек ияләренә мондый төзелешләрне балалар иҗаты өчен бирүнең бер файдасы да юк.

    Шәһәрдә төрле парклар, скверлар төзү планнары турында күп ишетәбез, күпмедер вакыт үткәч шундый урыннардан узганда парк, скверлар урынында – яңа төзелеш урынын күрәбез. Шәһәрне яшелләндерү, ямьләндерү турында берниди сүз бармый, ә безнең балалар ул вакытта юл кырыенда булган кечкенә генә балалар почмагында уйнап, күңел ачарга мәҗбүр.

    Бүгенге көндә без балаларыбызны тыныч кына урамга да чыгара алмыйбыз. Мисал итеп 5 яшьлек Полина Малькованың тарихын гына искә алыйк. Ниндидер бер маньяк үзен бу баланың тормышын өзәргә хокукы бар дип саный һәм үзенең пычрак эшен башкара. Ә бит ул бала урынында башка бер бала, сезнекеме, минекеме булуы да мөмкин! Шундый заман килде, балалар тыныч кына урамда уйный ала дип уйларга да мөмкин түгел. Әхлакый пычраклык белән көндәлек танышып барган бала, барлык нәрсәгә ышанып, тирә-юнь белән, дөнья белән танышып кына килә торган бала, кечкенәдән зур психологик травмаларга дучар була.

    Болар барысы да җәмгыятьнең азгынлыгы, безнең арабызда булган иң яклаучысыз, ярдәмгә мохтаҗ балалар хокугын һәм тойгыларын хөрмәт итмәү турында сөйли. Балаларга карата булган мондый караш үсеп килүче буынның физик һәм мораль-әхләкый саулыгына зыян китерә.

    Аллаһ Тәгалә җир йөзенә Үз илчеләрен җибәргәндә, аларга ничек яшәү, нәрсәгә омтылу һәм хаталардан ничек саклану белеме дә биргән. Исламда баларны саклау, яклау да каралган. Шаригать буенча Аллаһ Тәгалә булдырган җан ияләренә зыян салу тыелган. «И Миңа иман китергәннәр! Үзегезне һәм якыннарыгызны уттан саклагыз!». Бу Аллаһ Тәгаләнең әмерләрен башкару, Аның тыйганнарыннан тыелу, балаларыңны да шуңа өйрәтү дигән сүз. Аллаһы Тәгалә тарафыннан һәрберебез ут күрер дип алдан хәл итеп куелган! Тик тәкъвалык, әдәплелек һәм Алладан курку җәза бирүдән сакланып калырга ярдәм итәр. Шуның өчен без үзебезнең нәфсебезне тыеп, тәрбияләп, Раббыбыз тарафыннан куелган хокукларны бозмыйча, балаларыбызда әдәплелек сыйфаты тәрбияләп үстерергә тиешбез.

    Исламның бала тууын һәм аның саулыгы турында кайгыртуы, ул шулай ук мөселманнарның физик һәм мораль көчен саклап калу. Кешегә тән саулыгы гына түгел, ә кешеләргә булган оптимистик караш тәрбияләүдә акыл саулыгы тәэсир итә. Кешенең бөтен яклап камил бүлып үсешендә тәрбия зур әһәмияткә ия.

    Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам әйткән: «Бала мөселман булып туа, аннан инде ата-анасы аны яһүдиме и христианмы итеп тәрбияли». Шуңа күрә дә тәрбия зур әһәмияткә ия. Тәрбия бирү бала туганчы башланып китә һәм үлгәч кенә тәмамлана. Тәрбия – ул белем, сәләт, тәҗрибә, күнегү җиткезү. Тәрбия һәм белем бирү бер-берсе белән бәйләнешкән, һәм сау-сәламәт һәм камил булган буын үстерегә рөхсәт иткән бер процессның төрле элементлары булып торалар. Билгеле, балага кешелек дөньясының кире йогынты ясаудан саклап калуда аның иң якын кешеләре – ата-ана мәхәббәте бик мөһим. Үз-үзегезгә сорау бирегез, ничек еш өйгә арып кайтып кергәч балаларыгызның мораль хәленә игътибар итәсез һәм балагыз белән уйнарга, аның белән ял итәргә күпме вакытыгызы бүлеп бирәсез!?

    Куркыныч статистика үзе үк күрсәтә. Балаларның үз-үзенә кул салуы (суицид) саны буенча Россия икенче урында тора, һәм көн дә диярлек тышкы яктан булдыклы булган гаиләләрдә җиде бала кул сала. Пәйгамбәребез галәйһис сәлам әйткән: «Балаларыгызны хөрмәт итегез һәм аларны яхшы тәрбияләгез!». Һәм дәвам итә: «Балаларга догалар өйрәтегез, җиде яшьтән намазга бастырыгыз!». Дини-әхлакый тәрбия бирүдә балага җәза бирдерү 10 яшьтән генә мөмкин. Бу тирә-юньгә һәм дингә карата үсеп килүче балада нәфрәт уятмау өчен мөһим.

    Хөрмәтле мөселманнар! Әйдәгез онытмыйк, Халыкара балалар яклау көне – ул илдә булган балалар проблемасына игътибарны юнәлтү генә дигән сүз түгел, ә балалар өчен төрле-төрле кызыклы чаралар уздырыла торган көн. Әмма көн уза да китә, ә балаларга игътибар, наз һәр көн кирәк. Күбрәк вакытыбызны гаиләгә, балаларга багышлыйк. Онытмагыз, зинһар, Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам әйткән: «Балалар – Җәннәт күбәләкләре». Әйдәгез соң, күбәләктәй балаларыбызга тормыш гаделсезлекләреннән зыян күрергә бирмик, саклыйк-яклыйк аларны!

    Аллаһ Тәгаләбезнең мәрхәмәте, рәхмәте барчабызга да булсын! Амин!

«Махинур» мәдрәсәсен тәмамлап,
Красноярск өлкәсендә мөфти
булып хезмәт итүче
Гаяз хәзрәт Фәткуллин вәгазе




  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 20. Елның татлы көннәре...



Елның татлы көннәре...


    Хөрмәтле газета укучылар! Бу язмада мин иң мактаулы һөнәрләрнең берсе булган умартачы хезмәте турында язарга булдым. Балның сәламәтлек өчен кирәкле һәм файдалы ашамлык булуы беребезгә дә яңалык түгел, бигрәк тә хәзерге көнкүрештә. Кибеттән, базардан алган ашамлыкларның күбесе ышанычлы түгел, я ясалма, я охшатып эшләгән була. Ә инде умарта кортларында алдау юк, алар чын нектар ташый, аның суын җилләтеп чыгара да балга әйләндерә.

    Укучым, бал да төрле була дип әйтергә ашыкма. Түбәндәрәк сезгә чын балның нинди икәнен Сафаҗай авылында яшәп, гомер буе умартачылык белән шөгыльләнүче Ирфан абый Халилуллин мавыктыргыч итеп сөйләп бирер. Умарта кортлары табигатьтә булган иң серле җан ияләренең берсе. Ерак тарихка күз салсак, бу хакта шактый күп язылган һәм бик кызыклы гына фактлар табарга була. Безнең якларда умартачылык белән моннан ике-өч мең еллар элек шөгыльләнә башлаганнар. А. Якубовский һәм Б. Греков кебек тарихчыларның язмаларында Болгардан Хорезмга бара торган сәүдә әйберләре арасында бал белән балавызның иң кыйммәтле товар булуы хакында әйтелгән. Гомумән алганда, бал кортлары адәм баласы дөньяга килгәнче миллион еллар элек яралган дип фаразлыйлар галимнәр. Иң борынгы халыклар тормышында да умарталар әһәмиятле урын тотканнар. Мәсәлән, борынгы Мисыр иленең гербында умарта корты сүрәте булганы билгеле. Алар бу кортларга батырлык, дошманга аяусыз булу, чисталык һәм тәртип символы итеп караганнар. Борынгы Һиндстанда да бал кортларын Аллаһының иң рәхмәтле затлары итеп санаганнар. Хәтта совет дәүләтендә дә умартачылыкка зур әһәмият бирелгән. Мәсәлән, 1919 нчы елда В. Ленин, илдә хәлиткеч мәсьәләләрнең күп булуына карамастан, умартачылыкны үстерүгә багышланган декретка кул куя. Анда бу юнәлештә эшләүче хуҗалыкларга һәм шәхси кешеләргә махсус налоглар салынмаска тиеш, бу карарны бозучы түрәләр җавапка тартылачак диелгән. Сүз уңаенда шуны да әйтеп узасы килә: Ватиканда «Атимонди» халыкара умартачылар оешмасы бинасында рус галиме Петр Прокоповичның «умартачылык тик зирәк акыллылар шөгыле» дигән сүзләре язылган. Ул 1775-1850 елларда яшәгән һәм нибары ике булышчы белән 600 гә якын умарта гаиләсе асраган.

    Умарта кортларының бакчачылыкта, авыл хуҗалыгында уйнаган роле турында әйтеп тә торасы юк. Алар, чәчәктән чәчәккә кунып, серкәләндерү эшен башкаралар. Билгеле, умартачылык һөнәре җиңелләрдән түгел, махсус белем һәм сабырлык таләп итә. Күзәтү буенча, бу эш белән чын күңелдән мавыккан кешеләр генә шөгыльләнә. «Беренчедән, ул һаман айнык, чиста, миһербанлы, җитез һәм эшчән булырга тиеш», – дип әйтеп куйды минем әңгәмәдәшем Ирфан абый да. Озак еллар бу хезмәт белән шөгыльләнүче йорт ияләренең тормышлары да ничектер төзек, каралтылары җиренә җиткереп эшләнгән, һәр урында тәртип. Менә Ирфан абыйның йорты да сокланырлык, һәр урында чисталык, барысы да тыныч тормышта яшәүне күздә тотып төзелгән дияр идем. Халилуллиннар сөйләве буенча, умартачылык аларның нәселдән килгән һөнәрләре икән, хәтта Ирфан абыйның хатыны Сәлимә Абдылхай кызының гаиләсе дә умарталар асраган.

    – Миңа һөнәрем ярдәмче булды, кәләшемне өйрәтеп тә торасы булмады, туйның икенче көненнән үк умарталар янына күчтек, – дип шаяртып алды Ирфан абый.Чынлап та, нәсел һөнәре булып чыга шул, бу гаиләнең ерак бабайлары Айбулат 19 нче гасыр башларында ук тирә-якка билгеле умартачы булган. Сафаҗай тарихчысы Ситдик бән Якуп авыл тирәләрендә куе урманнар булуы турында язып калдырган. Әле бүгенге көндә дә «Каршы куак» дип аталган җирдә ул вакытта юкәлекләр шаулаганы да, шул урманда Айбулат бабайның умарталар асраганы да билгеле. Ул, умарталарына кышлау җайланмалары төзеп, аларны шунда ук кышлата, саклый торган булган, берүзе 40 ка якын умарта гаиләсе асраган.

    Билгеле булганча, колхозлашу башланган елларда бу төзек тормышлы гаилә анда керергә ашыкмаган. Ирфан абыйның әтисе Халилулла Әһлиулла улы Айбулатов 1936 елда гына үзенең умарталары белән колхозга язылган. Ул 1952 елга кадәр колхозда умартачы булып хезмәт итә. Кече яштән үк әтисенә булышып үскән Ирфанны, хәрби хезмәттән кайтуга, колхоз идарәсе әтисе урынына умартачы итеп билгели.

    – Ул вакытта колхозыбызның рәисе Исмагыйль абый Мөххәмәтҗанов иде, ул бу юнәлешкә аеруча әһәмият бирде, кортларны кышлату өчен, хәтта идарә бинасының астында урын тәкъдим итте. Җәй башыннан кышка кадәр умарталарны колхоз бакчасында асрадык, 70 гаиләгә кадәр җитте умарталарыбыз. Һәр оядан 25-30 килога кадәр бал ала идек. Мөнир Амалев бакчачы иде, миңа да булышкалады. Колхозчыларга һәр елны эш хакына карата бал бирделәр. Кызганычка каршы, төрле сәбәбләр аркасында колхоз умарталарны бетерергә мәҗбүр булды. Умарта гаиләләрен колхозчыларга саттылар. Бу хәл 1976 елда булды. Бик күп колхозчы умартачыга әйләнде, тик бер-ике хуҗалыкта гына умарталар сакланып калды. Безнең гаиләбез умарта асраудан туктамады, мин колхозда карасам, өебездә Сәлимә апагыз балалар белән бергәләшеп умарталарны саклап калырга тырыштылар. Ходайга мең шөкер, төрле чирләр чоры булып алса да, саклап калдык. Бүгенге көндә умарта авыруларына каршы төрле дарулар бар, тик мин бабайлар кулланган үләннәр белән дәваларга тырышам. Аларны табигатьтән аерырга ярамый. Умартачыдан башка да зыян китерүчеләр җитәрлек. Мәсәлән, колхоз идарәсе җиргә төрле химикатлар сибә, хәтта алдан кисәтү дә юк, бәрәңгегә сипкән даруларның да зыяны бик күп бит, – дип гарьләнеп алды умартачы.

    Ирфан абыйның соңгы сүзләренә әһәмият бирергә иде, химикатлар, дарулар сибәр алдыннан умартачыларны кисәтеп куйсалар, Аллаһы Тәгаләнең адәм баласына эшчәнлек үрнәге, сәламәтлек чыганагы итеп яраткан бу изге җан ияләренең үлемнәрен бөтенләй туктатып булмаса да, киметергә хәлебездән килә. Кызганычка каршы, «кеше күп – адәм сирәк» дигән татар халкының әйтемен искә төшерегә туры килә, тирә-ягыбызга битараф булып яшибез шул, сәламәтлек чыганагын саклыйсы иде, җәмәгать!

    Менә Ирфан һәм Сәлимә Халилуллиннар гаиләсе яшәешләрендә үз урыннарын дөрес билгеләгәннәр диясе килә. Кешеләргә файдалы эш эшлиләр, шул арада 4 бала асрап үстергәннәр, укытканнар, һөнәр алу юлларын булдырганнар, оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Бүгенге көндә дүрт баласы да гаиләле.

    – Оныкларыбыз да җидәүләр инде, Ходай һәркайсыбызга исәнлек бирсен, рәхәтләнеп, сөенеп яшибез. Менә Ирфаным белән илле елдан артык бергәләшеп умарталар карыйбыз. Ике кызыбыз, бер малаебыз гаиләләре белән Мәскәүдә яшиләр, яныбызда улыбыз Вәлит, ике оныгыбыз. Киленебез Алсу бик уңган, тәртипле булды, тату яшибез, – дип Сәлимә апа да шатлыгы белән бүлеште.

    – Сөйләвегез буенча яшьләрегезнең аермасы шактый ук, икегез дә умартачы гаиләсеннән, ничек табыштыгыз соң? – дигән, ярым шаяртып биргән соравыма каршы:

    – Ирфанны авылда белмәгән кеше юк иде, гармунчы, мәзәкче, ул әле шигырь остасы да бит. Мин зур конкурсны җиңеп чыккандай булдым ул чакта, мотацикл түгел сирәк кешедә велосипед булган чорда, коляскалы Ирбит мотацикылы алган иде... әнә, сиксән яшендә булуына карамастан, әле дә яшь егет кебек, ләбаса. Шул тирәдә басып торган Ирфан абый шаяртып:

    – Кечкенә эт һаман «кискыс» инде ул, яшь күренүдә балның да файдасы бардыр шул, – дип, үзенең буен яшерергә тырышып йөргәннәрен дә сөйләп, шаяртып алды.

    Мин аны темабызның асылына кайтару нияте белән:

    – Сезнеңчә балның ниндие яхшырак соң? – дип сорадым. Ирфан абый:

    – Чәчәк балы төрле чирдән файдалы, йогышлы микробларга каршы торуны арттыра. Ә менә карабодай балы кан азлыктан интегүчеләр өчен бик файдалы. Безнең халык телендә аеруча бәяләнә торган юкә балы, кызганычка каршы, һәр елны булмый. Мәсәлән, бездән ерак та булмаган урман юкәләре беркайчан да нектар бүлеп чыгарганы юк. Безнең якларда күбесенчә, юкә балы дип, донник балын алалар. Бу балларны тәмнәре белән генә аерып була, чөнки донник балы әчерәк була, ул ашказаны эшләмәгәндә кулланылына. Кузаклык балы ике төстә була, бу бал сыек чагында үтә күренмәле, балалар өчен бик файдалы, йокысызлыктан җәфаланганда, бөер авыртканда файдаланыла. Безнең якларда соңгы елларда люцерна балы күренә башлады, бу бал тиз утыра, бавыр авыртканда файдалы. Тагын башка төрләре дә бар әле балларның. Шуны әйтеп китәсе килә, чиста чәчәк балы гына берничек тә була алмый, чөнки умарта корты төрле җирдән нектар ташый. Умарта кортларының файдасы бал гына түгел, аннан башка да бик күп кирәкле әйберләр бирәләр. Мәсәлән, әнкә сөте, дөньяда бу матдә белән тиңләшерлек башка ашамлык юк. Чәчәк серкәсе (перга) кан азлыктан интегүчеләр өчен бик файдалы. Прополисның файдасы турында да бик күп сөйләргә була, кыскасы, ул бик көчле антибиотик!

    Умарта кортының агуын безнең бабайлар да кулланганнар, буыннар сызлаудан файдалы, – дип сөйләде олы тәҗрибә иясе.

    – Умартачылык һөнәрен сайлаучыларга нинди тәкъдимнәрегез, киңәшләрегез булыр? – дигән соравыма каршы Ирфан абый:

    – Беренчедән, табигатьне яратырга кирәк, умартачы булыйм дисәң, умарталар белән бергә, бер ритмда, аларны җаның-тәнең белән тоеп эшләргә кирәк. Умартаны керем алыр өчен генә түгел, җан рәхәте өчен дә асрарга кирәк. Инде шикәр ашатып бал алган умартачының эше озакка бармый, аларга һәрвакыт чын нектар балы кирәк. Кортларның чирләве нәкъ шушы кагыйдәләрне бозудан башлана да, чир килгәч, туктату читен була, – дип фаразлады умартачы.

    Бу әңгәмә уйланырга мәҗбүр итә, дөрестән дә, адәм баласы табигатьтән ераклаша бара кебек, чөнки ял итәргә барган урынын пычратып китә; кая теләсә, шунда чүп-чарын ташлый; җирне-суны агулый, аннары шул ук һаваны сулап авырый...

    Менә шушы кечкенә генә умарта кортларының яшәү рәвешләрен, тырышлыгын, чисталыгын күреп тә, күп нәрсәләргә өйрәнеп була бит. Югарыда язып үткәнчә, кешелек дөньясыннан бик күпкә иртәрәк яратылган бал кортларының эшчәнлегенә карап, адәм баласы үрнәк алсын иде.

    - Ходай яраткандыр бит бу җан ияләрен, - дип уйлаучылар да бар арабызда, мондый кешеләрнең саны да, югарыда язып үткән гади, эшчән, тәртипле гаиләләр саны да арта барсын иде.

    Фотода: Сәлимә Ирфан Халилуллиннар, алтын туйларында.
Әнвәр Камалетдинов

  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 20. Сабыйларга сабантуй.

Сабыйларга сабантуй

Сабыйларга сабантуй

    Халкыбызның иң кадерле һәм көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе, һичшиксез, сабантуй бит инде. Нәкъ менә шуны күздә тотып, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз белән балаларны якыннан таныштыру, тәрбиянең нәтиҗәлелеген арттыру нияте белән дә Сафаҗайның балалар бакчасы тәрбиячеләре һәр елның май ае ахырында балалар өчен сабантуй оештыралар. Агымдагы елда да, берничә көн әзерләнгәннән соң, 31нче майда, бакча хезмәткәрләре сабантуй бәйрәме оештырып, балаларны шатландырырга тырыштылар. Бу бәйрәмдә мәйдан батырларына, нәни балаларыбызга, бүләкләр дә хәзерләнеп куелган иде. Призлар Рөстәм Сабитов һәм Рамил Османов ярдәме белән алынганнар.

    Сүз уңаенда шуны да әйтеп узасы килә, бу бакчада 75 бала тәрбияләнә, үткән елны монда спонсорлар ярдәме белән 500 мең сумлык ремонт эшләнгән иде. Бакча җитәкчесе итеп Әлфия ханым Аймалетдинова билгеләнгәч, бакчаның, әйтерсең, икенче сулышы ачылды. Ярдәм итүчеләр дә табыла, хезмәткәрләрнең дә активлыгы артты.

    Бакчада сабантуй бәйрәме иртәнге сәгать 10 да «Әссәлләмәгаләйкем» дип аталган җыр белән башланып китте. Нәкъ чын сабантуйдагыча, кашыкка йомырка куеп, капчык киеп, су чиләкләре тотып йөгерүләр, эстафета һәм башка уеннар булды. Җиңүчеләргә призлар тантаналы рәвештә тапшырыла барды. Менә, ниһаять, бәйрәмне алып баручы Нәкия ханым Якубова: «Көрәш башлана», – дип белдерү ясагач, бәйрәм мәйданы алкышларга күмелде. Спорт ярышларының тәртибе белән Найлә ханым Фәйзрахманова һәм Ринат Сабитов таныштырдылар.

    Көрәш балаларның яшьләрен һәм авырлыкларын күздә тотып оештырылды. Милли көрәшебезнең остасы, танылган мәйдан батыры Ринат абыйлары да килеп, киңәшләре белән ярдәм итүе балаларга дәрт һәм көч өстәде, алар чын егетләрчә көрәшергә, төрле алымнар кулланырга тырыштылар. Бәйрәм ахырында мәйдан батырлары да, приз ияләре дә билгеле булды. Алар Салават Насретдинов, Вахит Сулейманов, Илдус Аймалетдинов, Ислам Османов, Булат Сулиманов, Илнур Ахатов, Рафик Вилданов һәм башкалар. Илдус Аймалетдинов белән Булат Сулимановка «матур көрәшүчеләр» буларак та призлар тапшырылды.

    Бәйрәм тәмамланды, тик озакламый зур сабантуйлар башлана, инде бу бакча балаларына анда бар да таныш булыр, батырраклары әле көчләрен дә сынап карарлар. Киләчәктә бу нәни гражданнарыбыз милли көрәшебезне тагын да баетырлар, милләтебезне тирә-якка танытырлар әле.

Әнвәр Камалетдинов
Автор фотосы

  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

364 Stories (37 Pages, 10 Per Page)
[ 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 ]
 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!