На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 

   :: Мищар 20. Cоңгы кыңгырау.



Cоңгы кыңгырау

    Cоңгы кыңгырау – чыгарылыш класс укучылары өчен зур вакыйга. Бу көнне һәр мәктәптә бәйрәм рухы тантана итә. Пильна районындагы татар авылларында бу бәйрәм ничек үтте соң?   

    Мәктәп биналары бәйрәмчә бизәлгән, әти-әниләр балаларының, укытучыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга мәктәпкә ашыгалар, бу тантанага аеруча ямь өстәгән чәчәк бәйләмнәре, үз ияләрен көтеп, тирә-якка хуш ис тараталар.. Музыка яңгырый, татар көе, бөек Тукаебыз язган «Туган тел» җыры... Быел Пильна районында 134 укучы 11 нче, ә 260 бала 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Мәктәпләрдә уку елы буенча район идәрәсе башлыгы степендиясен алучылар да булды.

    Ә инде аерым мәктәпләргә килгәндә, мәсәлән, Яңа Мочали урта мәктәбендә 88 бала укый. Аларның дүртесе, 11 сыйныфны тамамлап, тормыш юлына аяк басачаклар. Хәзерге вакытта авыл мәктәпләренең күбесендә балалар саны кими бара. Бу мәктәпкә дә агымдагы елда беренче сыйныфка нибарысы 5 укучы гына киләчәк. Петрякс урта мәктәбендә 108 бала белем ала, монда чит телләрдән француз теле өйрәтелә. Биредә 6 укучы мәктәпне тәмамлый, кызганыч, медальгә баручылары юк.

    Сафаҗай мәктәбе матур үрнәкләрнең берсе булып тора. Бу мәктәптә 284 укучы белем ала. Киләсе елда 39 укучы олы тормыш юлына аяк басар, ә быел 18 укучы киләчәккә юллама алачак. Араларында медаль белән тәмамлаучылар да бар. 1-8 нче һәм 10 нчы класс укучылары арасында 42 укучы «4» һәм «5» билгеләренә генә укый. Күчмичә калучылар бөтенләй юк. Укып чыгучыларның күпчелеге институтларга керергә әзерләнәләр, теләкләренә ирешергә Ходай насыйп итсен!

Син юллар чатында уйланып торасың,
Юлларың уң булсын, кояшлы,
Киңәшле эш уңар,
Таркалмас, – ди халык.
Тыңла син юл алды киңәшем.
Иң олы киңәш шул:
Син, балам, кеше бул!
Кешелек зур итә кешене.
Кешене матур да, батыр да ясаган
Иң күркәм сыйфат бит – Кешелек!

Фотода: Петрякс мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучылары.

Әнвәр Нәбиуллин
Автор фотосы




  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 20. Маҗаралар җитәрлек булды

Маҗаралар җитәрлек булды


Маҗаралар җитәрлек булды

    Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте каршында уңышлы эшләп килүче Хәйрия бүлеге гамәлләре турында гел язып торабыз. 1 июньдә билгеләп үтелә торган Балаларны яклау көнендә бу бүлек җитәкчесе Зөһрә ханым Идрисова ел саен ятим балалар өчен ни булса да оештыра: я теплоходта ял, я курчак театрында спектакль, я зоопаркка алып барып, балаларга бәйрәм ясый. Гадәттә бу көнне аларга бик матур тәмле-татлы табын да корыла, күпсанлы бүләкләр дә тапшырыла. Ә быел инде Салган балалар йортыннан 20 бала һәм Кнәген районыннан гаиләләргә тәрбиягә алынган 20 ятим бала өчен Кстово районында табигать кочагында урнашкан «Экстрим-ленд» маҗаралар паркында ял оештырылды. Иртән килеп төшү белән балаларны яхшы гына ашаткач, аларны ике төркемгә бүлеп, инструкторлар төрле уеннар оештырдылар. Спорт велосипедларында, төрле гаҗәеп мотоциклларда, җигүле атларда да рәхәтләнеп йөрделәр. Олырак балаларга атларга атланып йөрергә дә мөмкин булды. И рәхәтләнде инде авыл балалары! Ул батутларда сикерү дисеңме, киноларда гына күргәнчә текә кыяларга үрмәләп менүме – берсе дә калмады! Әле ике командага бүленеп, шлемнар киеп, йомшак резин таяклар белән дә сугышып карадылар. «Күңелле старт» уены да ошады балаларга. Бер көн эчендә берничә айга җитәрлек хис-тойгылар җыйды алар. Гел елмаерга торган авызларын да җыя алмый, дәртләнеп кычкырдылар, рәхәтләнеп көлделәр – чын-чынлап ял иттеләр балалар! Игътибар һәркемгә күңелле, ә инде ата-ана назыннан, гаилә җылысыннан мәхрүм балалар өчен бигрәк тә зур әһәмияткә ия мондый чаралар! Салган балалар йортыннан бер малаебызны атларны караучы парк хезмәткәре бик ошатып, аңа аерым игътибар күрсәтеп, чыбыркысын биреп, гел янында йөретте. Күрсәгез иде ул баланың горурлыгын, аның күзләрендәге очкыннарны! Инде очынды ул малай, инде башы күккә тия язды, шул бер-ике сәгатьтә ул үзенә аерым игътибар иткән абыйсына шулкадәр ияләнде, киткәндә күз яшьләре белән елады бала! Менә ничек кирәк бит һәр балага әти сүзе, әти игътибары, әтисе булмаган ятим балага чит абыйларның да бер сүзе алтынга тора! Кнәген районыннан 19 ятимне үз гаиләсенә җыйган Виталий Романцов чын мәгънәсендә Кеше! Шунсын да әйтеп узарга кирәк, Кнәген районында бер генә ташландык татар баласы юк. Социаль бүлек җитәкчесе Наталья Куренкова: «Андый балалар турында без әле ишетеп кенә өлгерәбез, ул арада инде аны я әби-бабасы, я башка туганнары шундук үз гаиләләренә тәрбиягә алалар», – дип исе китеп сөйләде. Ә менә Салган балалар йортында әниле-әтиле ятим татар балалары җитәрлек! Мин инде бер биш ел дәвамында бу йорт тормышы белән таныш, ел саен анда татар балалары арта бара гына. Соңгысында тагын бер малай өстәлгән. И ул баланың күзләрендәге моң, төпсез сагыш! Башкалар уйнаганда ул һаман читтә йөрде, бер уенга да катнашмады, ничек кенә сораштырып карасам да, ник шулай моңсу икәнен телдән әйтмәде. Башыннан сыйпап, үземә сыендырырга теләгәндә, таш кебек басып торды ул бала. Әле кайчан аның күңеле йомшарыр, әле кайчан ул бу колллективка ияләшер дә, кайчан эчеп-исереп йөргән, инде аңа кадәр дә берничә баласын бу приютка илтеп тапшырган балаларын исенә дә кертеп чыгармаган әнисен кичерә алыр?! Оныта алырмы, кичерә алырмы? Юктыр, шушы яшьтән хыянәт ачысы кичергән кечкенә йөрәге кичермәстер! Менә шундый балаларның тормышын әз генә булса да бизәргә, ничек кенә булса да ятимлекләрен беразга гына булса да оныттырырга тырыша Хәйрия бүлеге хезмәткәрләре. Соңгысында бу изге теләкне тормышка ашырырга милләттәшләребез Рамиль һәм Шамиль Еникеевлар булышты. Мәчеткә килгән җирләреннән Зөһрә ханым белән танышып, алар үзләре оештырган «Экстрим-ленд» паркында ял итергә чакырганнар. Менә шулай итеп, 40 бала бер көн буе табигатьтә ял иттеләр. Көн азагында аларны сугыш вакытында солдатларны ашаткан «полевая кухня»да әзерләнгән итле ботка белән дә сыйладылар. Анысы үзе бер маҗара булды, аны күргәннәре бармыни авыл балаларының, бу сиңа өстәл артында утырып ашау гына түгел, кинодагы солдат абыйлар кебек котелоктан ашаган кебек булды инде! Әйе, маҗаралар җитәрлек булды ул көнне. Балалар да, аларны озата килгән зурлар да бик канәгать калды бу ялдан. Хәйрия бүлегенә дә, Рамиль-Шамиль абыйларына да хор белән «рәхмәт» кычкырдылар да кайтыр юлга кузгалдылар. Балалар тормышында шундый матур мизгелләр күбрәк булса, күңелләре дә йомшаграк булыр аларның. Ә өлкәннәр колагына шуны әйтәсе килә: «Ятимнәрне багучы яисә балалы тол хатынга ярдәм итүче Җәннәттә пәйгамбәрләр белән бергә булыр», – диелгән Изге Корьәндә!

Рәзилә Ахмадуллина


  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Мищар 20. Безгә бер яшь!

Безгэ Бер яшь


Безгә бер яшь!

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Нәкъ бер ел элек “Мишәр дөньясы” газетасының беренче саны дөнья күрде. Бер карасаң, әллә ни зур вакыйга да түгел кебек. Әмма ул безнең туган көн. Ә дөньяга аваз салган көн – кешелек дөньясында иң мөһим дата. Аны һәрберебез ел саен үткәрергә, түгәрәк даталарын зурлап билгеләргә тырышабыз. Менә без дә тыйнак кына үзебезнең бер яшебезне билгеләп үтәргә булдык. Миңа калса, без моңа лаек дип беләм. Чөнки шушы вакыт эчендә генә дә без ныклап аяк өстенә баса алдык: Идел буе федераль округы буенча масса-күләм коммуникация өлкәсендә законнар үтәлүен тикшерү хезмәтендә теркәлү үттек, татарлар компакт яшәгән һәр районда корреспондентларыбызны булдырдык, стабиль рәвештә 5000 данә тираж белән айга ике тапкыр чыга башладык, авыл администрацияләре башлыклары, мәктәп директорлары белән тыгыз элемтә урнаштырдык, штаттан тыш үз хәбәрчеләребезне тупладык, бүген-иртәгә каталогка керәчәкбез.

    Аллага шөкер, ярдәмчеләребез дә бар. Мәскәүдән бер дустыбыз тулы комплект (принтер, сканер, ксерокс) компьютер бүләк итте, икенчесе берсе профессиональ фотоаппарат алырга финанс ярдәм күрсәтте, ай саен газетаны типографиядә бастыру чыгымнарын үз өстенә алучылар да бар һәм башкалар. Әлбәттә, бу дата уңаеннан иң зур рәхмәтләребезне газетабызны гамәлгә куючыларга: Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәриятенә һәм «Мәдинә» нәшрият йортына юллыйбыз. Шулай ук чиксез рәхмәтләребезне даими укучыларыбызга белдерәбез. Сез, кадерле милләттәшләр, өлкәбездә татар телендә яңа гына туган икенче басманы тиз арада үз иттегез. Аңлашыла, бар өстенә бар яхшы. Ләкин без һич кенә дә беркемне дә кабатларга уйламыйбыз. Үзебезнең йөзебезне, тематикабызны булдырырга, гади халыкка якын, актуаль темалар күтәреп чыгарга тырышабыз. Дөрес, кайвакытта материалларыбыз җирле түрәләргә ошап та җитми, әмма, әйткәнемчә, без, беренче чиратта, гади халык ихтыяҗын кайгыртырга тырышабыз. Газетабыз редакциясенә килгән бер үтенечне дә кире какмадык, безгә мөрәҗәгать итүчеләргә хәлебездән килгән кадәр ярдәм иттек һәм итәрбез дә.

    Гомумән, «Мишәр дөньясы»ның редакция советы белән журналист коллективының киләчәк планнары искиткеч зур. Шуларның берсе – газетаны Нижгар мишәрләренеке генә түел, ә бөтен Рәсәй мишәрләре газетасы ясарга. Җаваплы кешеләребез инде бүген милләттәшләребез яшәгән регионнар белән элемтәгә чыгып, бу өлкәдә кызыксынган иптәшләр табып, алар белән эшлекле сөйләшүләр алып баралар.

    Форсаттан файдаланып, армый-талмый газета эшендә «кайнаучы» хезмәттәшләремне һәм барча укучыларыбызны кечкенә генә бәйрәмебез белән тәбрик итәм, һәммәбезгә нык саулык, гаилә иминлеге, эшләребездә гел уңышлар гына юлдаш булуын теләп калам.

Дамир Мөхетдинов,
«Мәдинә» нәшрият йорты
баш мөхәррире


  (Комментировать? | Всего: 0)
 
 
 

   :: Погода в татарских деревенях Нижегородской обл.

Погодные информеры татарских деревень Нижегородской области
Нижний Новгород
rp5.ru
Актуково
Анда
Андреевка
Базлово
Большое Рыбушкино
Грибаново
Ендовищи
Ишеево
Камкино
Карга
Ключищи
Кочкопожарки
Красный Остров
Кузьминка
Медяны
Овечий Овраг
Петряксы
Татарское Маклаково
Тукай
Уразовка
Урга
Чембилей
Шубино

  (подробнее... | Всего: 0)

 
 
 

   :: Культурный центр «Шатлык» при Региональной автономии татар

Клуб Шатлык

  • проведение концертов татарской песни,

  • организация национальных свадеб, юбилеев и торжеств (с привлечением артистов, музыкантов, тамады из Казани, Москвы, Н.Новгорода, оформление залов, национальные кулинарные традиции, поставка халяльной пищи),

  • служба знакомств для мусульман (для создания семьи),

  • организация творческих вечеров — встреч с татарскими артистами, поэтами,

  • услуги хирурга для проведения обряда обрезания

Контактный телефон: (831) 413-19-10, Зиля

  (подробнее... | Всего: 0)
 
 
 

   :: Книжная Полка

  (подробнее... | 6536 байтов еще | Всего: 0)

 
 
 

   :: Ликбез

  (подробнее... | 2677 байтов еще | Всего: 0)

 
 
 

   :: В Нижнем Новгороде осквернили могилы мусульман

  (подробнее... | 2448 байтов еще | Всего: 0)

 
 
 

   :: Мечеть в Тукае обрела новую жизнь

  (подробнее... | 3406 байтов еще | Всего: 0)

 
 
 

   :: ИЗ ИСТОРИИ

  (подробнее... | 9209 байтов еще | Всего: 0)

 
 
 

364 Stories (37 Pages, 10 Per Page)
[ 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 32 | 33 | 34 | 35 | 36 | 37 ]
 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!