Мөхтәрәм якташларым, газиз милләттәшләр!
Сезне ихлас күңелемнән башланып килүче Рамазан ае уңаеннан тәбриклим!
Бүген изге Рамазан аебыз тагын бер кат үзенең бәрәкәтле көнәрендә безне Раббыбызның бөек әмерен үтәргә чакыра.
Бу изге көннәрне уразаларыбызны тотып, кичләребезне ястү вә тәравих намазлары укып үткәрик.
Рамазан аенда бер-беребезне гафу итик, сөйләшми йөрүчеләр сүз кушып,
орышканнар дуслашып Рамазанга тагы да матур ихлас тойгылар кертик.
Бөек Аллаһ Рамазан аен изге гамәлләрдә үткәреп шатлыклы бәйрәмнәргә саулыкта-сәламәтлектә
барчабызга ирешергә насыйп итсен иде!
Ихлас догалар илә Рамил – хәзрәт Беляев, Финляндия Ислам җәмәгате имамы
Примечание: