<<<Предыдущая страница | Следующая страница>>>

Милли бәйрәмнәребез

Быелгы Хәтер бәйрәме дә корбан чалудан башланды. Корбанга Киров исемендәге СПК хуҗалыгы сыер симерткән иде. Иртәнге сәгать алтыда, Илһам хәзрәт багышлап намаз кылганнан соң, хайван корбанга чалынды. Шәһәрләрдән һәм төбәгебез авылларыннан килгән мөселманнар авыл администрациясе бинасы янына җыелып сафлангач,өлкәнең Диния нәзарәте вәкиле Дамир хәзрәт җитәкчелегендә, тәкъбир әйтеп, зияратларга юлланды. Сафаҗай туфрагына индерелгән Хабибулла ишан Әлмөхәммәтов, Шәрәфетдин хаҗи Сираҗетдинов, Абдулбари хәзрәт Алләмов һәм мәгърифәтче – галим, Санкт – Петербург университетында шәрык телләре укыткан галим Хөсәен Фәезханов каберләре зиярәт кылынды.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов җыелган мөселманнарны бу шәхесләрнең эшләгән изге гамәлләре, биографияләре белән таныштырды. Казаннан килгән галим Айдар Хабетдинов Хөсәен Фәезхановның Санкт-Петербург югары уку йортындагы эшчәнлеге, Урта Азиядә йөргән гыйльми сәфәрләренең нәтиҗәсенә бәя бирде һәм галимнең нәселенә кагылган кайбер кызыклы фактларга тукталды. Исемнәре тарих битләренә кереп калган кабер ияләренә догалар укылганнан соң, мөселманнар, тәкъбир әйтеп, беренче мәчеткә юлландылар.

Авыл администрация башлыгы Вафа әфәнде Камалетдинов иң элек сүзне Сафаҗай авылының тарихы белән таныштырудан башлады, авылдагы беренче һәм дүртенче мәхәллә мәчетләренең язмышы турында сөйләде. Бәйрәм чарасына үзләренең юбилейлары белән катнашкан, Совет чорында төрле максатлардан чыгып кулланылган Беренче мәчетне, егерме ел элек янәдән төп вазыйфасына кайтаруда күп көч куйган ике туган Аллямовларны искә алды. Моннан ун ел элек дүртенче мәчетнең ничегерәк төзелә башлавы, авылдашларның бу изге эштә актив катнашуларын, Искәндәр хәзрәт Гыйльмановның бүгенге көнгә кадәр мәхәлләне ихлас күңеленнән җитәкләве турында халкыбызга җиткерде. Авылны чиста һәм төзек тотуда мәчетләрнең роле искиткеч зур булуы турында сөйләде.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов бүгенге мәхәллә мәчетләренең эшчәнлеген икътисади алымнар белән бер юнәлештә алып бару кирәклеген аңлатты. Мәсәлән, мәчет янында кибетләр ачып, анда хәләл ашлар сатылса, мөселманнар дуңгыз ите кушылып эшләнгән колбасалар алмаслар иде, көннән - көн арта барган салымнарны түләргә дә җиңелрәк булыр иде дип, совет чорына кадәр мәчетләр каршында кибетләр булуы турында сөйләп, тәкъдимен дәлилләде.

Бу утырыштан соң мөселманнар, автобусларга утырып, 4- мәчеткә юл алдылар. Искәндәр хәзрәт Гыйльманов мөселманнарга элеккеге мәчет урынына моннан ун ел элек нигез салынган мәчетне илтеп күрсәтте, мәхәллә эшчәнлеге белән таныштырды .

Мөселманнар Сафаҗай авылының һәм төбәгебезнең имамнарына куелган хәтер ташы янындагы изге урынга кайтып, алдан җәелеп куелган келәмнәргә тезләнделәр. Өлкәбезнең Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов вәгазь сөйләде, шушы зиярәтләргә җирләнгән, хәтер ташына язылган имамнар рухына догалар багышланды, намаз укылды.

Бәйрәм кунакларына корбан һәм хәләл ашлардан мәктәп ашханәсендә 200 кешегә җитәрлек өстәлләр корылган иде. Автобуслар кунакларны анда илтеп, кайтарып тордылар. Көннең бу вакытында инде бәйрәм мәйданы халык белән тулы иде. Татарстанның атказанган артистлары Резеда Шәрәфиева белән Равил Галиев, бер төркем яшь артистлар һәм авыл үзешчәннәре башкаруында концерт башланды. Кибетләрдә тик хәләл ашлар, исерткеч эчемлекләр юк, тамашачылар айнык, күзләрдә шатлык. Шундый рухта бәйрәм үзенең куәтен һәм гүзәллеген арттыра барды. Сабантуйда хәмер әйберләренең булмавын ишетеп, Мордовиядән Коръән кагыйдәләре нигезендә яшәргә омтылучы Белозерье авылыннан да милли кардәшләребез килгән иде, тик хатын-кызның ярым- ялангач һәм кендекләрен күрсәтеп йөрүләрен охшатып бетермәделәр, шелтәләп тә киттеләр, җәмәгать!

Авыл башлыгы һәм бәйрәм оештыру комитеты рәисе Вафа Камалетдинов халыкны бәйрәм белән котлагач, авыл хуҗалыгы һәм мәдәният юнәлешендә уңышлы эшләп килгән хезмәткәрләрне бүләкләү башланды. Пилнә районы башлыгы Николай Иванович Чимров район администрациясе һәм Земство җыены исеменнән халыкны бәйрәм белән котлап, авыл хуҗалыгы һәм мәдәни хезмәтләренең алдынгы эшчеләренә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук үзләренең бүләкләрен котлау сүзләре белән алдынгыларга хуҗалык рәисе Шамил әфәнде Нуриманов, “Мәдинә” Нәшрият йортының генераль директоры Дамир хәзрәт Мөхетдинов, авылның почетлы меценаты Җәфәр әфәнде Алимов һәм башкалар җиткерделәр.

Сабантуй традициясендә булган чаралар башланды : чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һәм башка милли уеннар...

Ә менә бәйрәмгә милли сыйфат керткән, соңгы елларда матур традициягә әйләнеп бара торган бәйге турында аерым әйтәсе килә. Бу - яшьүсмерләрнең дини догаларны укулары, азан әйтүләре. Халыкның игътибарын үзенә бөтенләй җәлеп итте. Бу бәйгедә 31 шәкерт катнашты. Шунысын әйтеп узарга кирәк, бу шәкертләр төрле авыллардан килгәннәр, хәтта ерак Шыгырдан авыллыннан да катнашучылар булды.

Бу ярышны оештыручы һәм алып баручы чыгышы белән Сафаҗайдан булган дин әһеле Илдар хәзрәт Аләүтдинов булды. Аңар бәйгене алып баруда Шамил хәзрәт Сабитов, Илһам хәзрәт Аллямов һәм Мәскәүнең Ислам уку йорты шәкерте Илгиз Корбанов булыштылар.

Азан әйтү бәйгесендә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 нче урын - Али Хабибуллин, Петрякс.

2 нче урын - Рөстәм Глухов, Шыгырдан.

3 нче урын - Азат Аляутдинов, Сафаҗай.

Коръән сүрәләре уку бәйгесендә:

1 нче урын -Җәмилә Измайлова, Петрякс.

2 нче урын - Илгиз Яхин, Петрякс.

3 нче урын - Диләрә Измайлова, Петрякс.

Хәдис әйтү бәйгесендә:

1 нче урын Диләрә Исхакова, Сафаҗай.

2 нче урын Элмира Садретдинова, Петрякс.

Рәсем, ягъни нәфис язу буенча, Сафаҗай авылыннан Диләрә Исхакова призлы урынны яулады.

Бу бәйгедә катнашып призлы урыннарга лаек булучылар чәй-аш сервизлары һәм башка әйберләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәм мәйданында бер үк вакытта төрле уеннар барса да, шунысы сөендерә: күпчелек тамашачы нәкъ шушы бәйгене карарга җыелган иде,.

Концерт үз программасында дәвам итте. Тамашачы көрәш мәйданына җыела башлады. Беренче булып мәйданга кече яшьтәге малайлар чыкты. Алар арасында Шыгырдан авылыннан да призларга ия булучылар күренде. Бу төркемдә аеруча Сафаҗай авылының яшүсмере Хәдис Хөсәиновның оста көрәшүен әйтеп үтәсе килә.

Төп көрәш ярышы 4 үлчәмдә оештырылган иде.

60 кг. хәтле 15 көрәшче, 70 кг. хәтле 15, 80 кг. кадәр -16. Абсолют авырлыкта 13 батыр язылды. Көрәшкә кадәр штанга һәм гер күтәрү буенча пәһлеваннар ярышы булып үтте, бу ярышларда призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

Штанга буенча 1нче урынны Чүмбәли егете Р. Аляутдинов, икенчене рбишчалы И. Ибрагимов, 3нче урынны Р. Валеев алды.

24 килограммлы гер күтәрү буенча 50 нәтиҗәсе белән 1 нче урынны кабат Р. Аляутдинов яулады, 2 нче урында - мочалилы Бадяутдинов, 3 нче урында - И. Ибраһимов.

Волейбол уенында өч команда катнашты. Беренче һәм икенче урынны Шөмерле шәһәре спортчылары яулады, өченчедә - сафаҗайлылар.

Колгага менү ярышында да призлы урыннарны яулаучылар билгеләнде:

1нче урын - Р. Аллямов. 2 нче - Б. Невретдинов . 3 нче - А. Худбеев.

Сабантуй мәйданында әллә нинди уеннар оештырылса да, бу бәйрәмнең төп кадагы һәм асылы - көрәш. Кадерле укучым, әйдә без дә көрәш мәйданына кире кайтыйк. Көрәш ярышының өлкән судьясы Сафаҗай мәктәбе директоры һәм көрәш тренеры Рамил әфәнде Мусин. Мәрә хөкемдарлары, тренер һәм физкультура укытучысы, көрәшче Рөстәм Хәйретдинов; җирле колхозның баш зоотехнигы, Россия чемпионы, танылган көрәшче Рафаэль Атауллин; сабантуйлар чемпионы Рафаэль Сабитов көрәшне бер киңәштә, хәрәмсез алып бардылар дияргә кирәк. Танылган көрәшче һәм КФХ “Сафин” хуҗалыгы рәисе Рөстәм Сабитовка ярышларны оештыру вазыйфасы йөкләнгән иде.

60 кг кадәрге үлчәмдә батырларга призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче урын - А. Измайлов, Рбишча.

2 нче урын - Ф. Камалов, Мочали.

3 нче урын - К. Алимов, Рбишча.

70 кг кадәр призлы урыннар:

1 нче урын А. Усманов - Сафаҗай.

2 нче урын И. Измайлов - Сафаҗай.

3 нче урын Х. Абдуллин - Суыксу.

85 кг. кадәр...

1 нче урын - И. Исхаков, Семеновка.

2 нче урын - Н. Хафизов, Сафаҗай.

3 нче урын - А. Усманов, Сафаҗай.

Абсолют авырлыкта җиңүчеләр:

1 нче урын - Р. Сабитов, Сафаҗай,

2 нче урын - Р. Рамазанов, Суыксу

3 нче урын - А. Усманов, Сафаҗай.

Ярыш барышында көрәш ветераннарына бүләк итеп күлмәкләр тапшырылды, алар:

Хәсәнов Нәҗип, Сөләйманов Әнвәр, Котдусов Абдулла, Насретдинов Җәфәр, Мусин Таһир, Камалетдинов Хәмзә, Нуриманов Хәйдәр, Сабитов Ирфан, Сабитов Рөстәм, Сабитов Рафаэль, Сабитов Надир, Камалетдинов Әнвәр, Бәдретдинов Әнвәр, Хөсәинов Әхмәт, Нуриманов Әхмәт, Люкманов Мостафа, Хафизов Мөнир, Закиров Хәйдәр, Мөхисиннәтов Фәрит.

Призлы урын ияләре, бәяле бүләкләргә дә лаек булдылар. Мәсәлән, абсолют авырлыкта беренче урынга автомобиль һәм кучкар иде, икенчегә - кыйммәтле суыткыч, өченче урынга - 100 литр сыйдырышлы су бойлеры. Шулай үк башка призлы урыннарга да йорт-җирдә кирәк булган бензопила, су насослары, тузансуырткычлар, кер юу машинасы куелган иде. Ярышта катнашкан бер спортчы да бүләксез калмады. Хөкемдарлар киңәшеннән соң, Илгиз Измайловка матур һәм чиста көрәш призы, ә җиңүгә омтылыш призы олы яшьтәге рбишчалы Айнуллин Фәриткә тапшырылды. “Ил төкерсә, күл була,”- дип, юкка әйтмиләр. Сабантуй чыгымнары авыл эшмәкәрләре, авыл администрациясе, СПК идарәсе, мәскәүле милләтпәрвәрләр кесәсеннән тотылды.

Кичке сәгать 11дә яшьләр өчен дискотека, фейерверк булды. Чынлап та, Сафаҗай халкы беренчеләрдән булып сабантуебызның милли сыйфатын кайтарырга тырышты , чөнки бер генә дә исерек кеше күренмәде, Ходайның рәхмәте белән хәтәр-зыяннар булмады, кемнән генә сорашсак та, барысы да сабантуйның көчле уңай тәэсир калдыруы турында сөйләделәр. Күрше авыллардан килгән кунаклар да бик сокланып киттеләр. Шулай итеп, киләсе елдагы сабантуйларыбыз Сафаҗайдагы бәйрәм сыйфатында аек, милләтебезнең дини- милли йолалары белән сугарылып уздырылыр дигән өметтә каласы килә. “Без - мөселманнар!” – диеп, елның, айның, көннең, сәгатьнең һәр мизгелендә әйтерлек булсын иде, җәмәгать!

Әнвәр Камалетдинов
Фотоларда: Бәйрәм күренешләре
Автор фотолары

<<<Предыдущая страница | Следующая страница>>>