<<<Предыдущая страница | Следующая страница>>>

ВАКЫЙГАЛАР

вакыйгаларны бик тиз һәм объектив рәвештә яктырталар. Без моңа үзебез инандык. Көньяк Осетия республикасы җитәкчесе урынбасары Борис Чочиевтан Көнбатыш журналистлары бу вакыйгалар турында сораулар күп бирәме дип сорадык. «Юк, алар ягыннан бик сирәк киләләр һәм дөреслекне күрсәтергә теләүләре бер дә сизелми», – дип җавап бирде ул.

– Мөселманнарның бу конфликтта катнашуын һәм Ислам дәүләтләренең бу вакыйгаларга карата реакциясен Сез ничек бәялисез?

– Иран республикасы һәм Ливия, соңрак Төркия беренчеләрдән булып Россия ягында икәннәрен белдерделәр. Безгә мораль таяныч күрсәтеп, Осетиягә карата агрессиягә каршы булуларын белдерделәр. Безнең күп кенә политикларыбыз өчен бу ачыш булды. Әмма шул ук вакытта әле күп кенә Ислам илләре үз позицияләрен белдермиләр. Осетиягә килүебезнең максатларының берсе – бөтендөнья мөселманнары җәмгыятен бу вакыйгаларны дөрес аңлап, Осетия халкына ярдәм һәм таяныч күрсәтергә чакыру. Саакашвили режимының «Америка проекты» икәнен без ачык күрәбез. Һәм җирнең төрле почмакларындагы мөселманнар бу «проектлардан» күпме зыян күрәләр.

Ә мөселманнарның бу конфликтта катнашуына килгәндә, без күргәннәребездән һәм ишеткәннәребездән гаҗәпкә калдык, кызганыч, бу турыда Россия матбугат чараларының да күпчелеге белми. Әйткәнемчә, мөфти Али хаҗи Евтеев 10 августта ук инде Цхинвалда була. Ул башка мөселманнар белән подвалда куна, аларны тынычландырып, мораль таяныч була алар өчен. Чечен Республиксы Президенты Рамзан Кадыров җибәргән «Восток» чечен батальоны да уңышлы катнаша бу вакыйгаларда. Нәкъ алар ярдәме белән Цхинвал снайперлардан азат ителә. Кызганыч, без аларга рәхмәтләребезне белдерә алмый калдык: аларны Грозныйга чакыртып алганнар иде инде. Алар турында урында епископ Георгий Аланский бик яхшы сүзләр әйтте, РФ хәрби көчләр җитәкчеләре тарафыннан да бары тик рәхмәт сүзләре генә яңгырады. Россиянең Көньяк Осетиядәге тынычлык урнаштыру көчләре җитәкчесе, безнең милләттәшебез Марат Колахметов белән дә, кызганыч, очраша алмадык. Ул бу вакытта Мәскәүдә Президентыбыз белән очрашуда иде. Югары дәүләт бүләкләренә лаек булганнар арасында безнең мөселман кардәшләребез булу белән дә горурланабыз: Әхмәд Балкаров, Эдуард Кулушев, Ацамаз Келохсаев, Рөстәм Юнысов, Наил Нургалиев, Азат Нуртышев. Безнең Осетиягә баруыбыз изге Бәраәт кичәсе алдыннан булуы да турында да без бар мөселманнарга сөйләячәкбез.

– Көньяк Осетиядә мөселманнар күпме, алар ничектер берләшкәнме?

– Проблема менә шунда шул: алар санын төгәл кем дә белми. Башка сораулар белән бергә без аларны берләштерү, оештыруны да хәл итәргә тырыштык. Мөфти Али хаҗи Евтеев Борис Чочиев белән очрашты, шулай ук Көньяк Осетиянең дини оешмалар белән эш итү департаменты җитәкчесе Софья Хубаева белән дә танышты. Ул инде үз чиратында мөфтине епископ Георгий белән таныштырды. Шулай итеп мөселман җәмгыятен булдыруга, аның хөкүмәт һәм башка дини оешмалар белән хезмәттәшлегенә нигез салынды. Әйе, шәһәрдә әле янгыннар да тынмаган иде, пулялар да сызгырып тора иде, ә без киләчәк тынычлыкка нигез салдык.

– Сезнең шәхси үзегезне нәрсә гаҗәпләндерде Цхинвалда?

– Ике куркыныч факт, алар турында мин матбугат чараларыннан укымадым, ә урында үз күзем белән күрдем. Шәһәр читләре тирәсендә әле хәзергәчә үлгән грузин солдатларының гәүдәләре аунап ята. Алар кызудан таркала, ис чыга. Борис Чочиев әйтүенчә, Көньяк Осетия хөкүмәте һәр көн Грузия хөкүмәтенә үз солдатларын күмүне оештыру турында мөрәҗәгать итә, ә реакция ноль.Осетин халкы грузин солдатларын целлофан пакетларга салып, үз көчләре белән күмәргә карар кылды. Шулай итеп, Саакашвили Грузия улларын үлемгә җибәреп, хәзер аларның гәүдәләрен җыеп алып, кешеләрчә күмүне дә оештыра алмый. Бу христианнарча гына да түгел, барча әхлакый нормаларга каршы килә.

Икенчесе: грузин танклары урындагы зиратны башта утка тотып…, аннан гусеницалар белән таптатканнар! Епископ Георгий: «Мондый вәхшәтнең әле тарихта булганы юк иде: мәетләр белән сугышырга!» – диде.

В.В. Путин хаклы: хәзер булмаса, соңрак грузин халкы үзе бу вакыйгаларны дөрес аңлап, бу ерткычлыкны башлап йөрүчеләрне җәзага тартыр. Бу осетин халкының гына түгел, грузин халкының да зур фаҗигасы!

Җәннәт Маркус,
Зилә Ахмадуллина тәрҗемәсе

Бер җөмлә белән

СПАС авылының 609 еллыгында милләтпәрвәр якташыбыз, Россиянең иҗтимагый бүләкләр милли комитетының вице-преиденты, генерал-полковник Мансур Хакимов шулай ук милләтпәрвәр якташыбыз, милли көрәш буенча өлкә Федерациябез президенты Рамил Салихҗановны, дәүләтебезне ныгытуга шәхсән зур өлеш керткәне өчен, II дәрәҗә Бөек Петр ордены белән бүләкләде.

КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районында булган 24 сәламәтлек объектының кышка 21 әзер инде, ди Уразавыл район хастаханәсенең баш табибы Ринат Айсин.

ЗУР РБИШЧА урта мәктәбе тышкы кыяфәтен тулаем үзгәрткән: аны төсле сайдинглар белән чуарлатып эшләгәннәр һәм авылның гына түгел, районның иң матур бер бинасына әверелде.

КОЧКО ПОЖАР урта мәктәбенә «Мәктәп автобусы» дигән махсус өлкә программасы буенча губернатор Валерий Шанцев яңа ГАЗель микроавтобусы тапшырды.

САФАҖАЙ игенчеләре Пилнә районында беренчеләрдән булып уракны уңышлы тәмамладылар, ә Киров ис. СПК рәисе Шамил Нуриманов әйтүенчә, узган елгыдан мең тонна диярлек артыграк икмәк җыештырып алганнар.

ПЕТРЯКС администрациясе башлыгы Хайсәр Закиров, Культура хезмәткәрләре көне уңаеннан, җирле мәдәният йортының эшчәнлеген, гомумән, аның яшь директоры Илгиз Измайловның, художество җитәкчесе Илдар Якуповның авыл яшәешенә куйган хезмәтләрен олы бәяләде.

УРАЗАВЫЛда узган Физкультурачылар көнендә шашкалар буенча, бер партия дә оттырмыйча, беренче урынга алты яшьлек Матвей Малугин лаек булды.

ПАШАТ иген басуларында быел яңа, көчле (өч “Нива”ны алмаштыра) «Вектор» комбайны һәм аның «хуҗасы» Илһам Алиакбаров үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәттеләр: амбарга кергән уңышның яртысы диярлек аларга туры килә.

БОЗЛАУ администрациясе (башлыгы Али Аймасов) Спас районында булып үткән авылларны төзекләндерү конкурсында бүләкле өченче урынны яулады.

ТАТАР МОКЛОКАСЫ администрациясе (башлыгы Салех Щегалев), әлеге конкурс комиссиясе фикеренчә, иң зур эш башкарган һәм икенче урын аңа бирелде дә, ә беренчегә лаек булучылар бөтенләй табылмады.

СЕМОЧКИда, кызганычка каршы, җимерелә башлаган йортта урнашкан медпункт әлегәчә яңа урынга күчерелгәне юк, димәк, бу эшкә чынлап кар явачак инде.

ӨЧКҮЛдә, язганыбызча, газлаштыру эшләре бара, әмма бик сүлпән: халык быел ук зәңгәр ягулык күрербез дип өмет иткән иде дә, тик, Кызыл Октябрь район администрациясенең төзелеш комитеты рәисе Равил Сейфетдинов белдерүенчә, өчкүллеләр өчен «социаль революция» киләсе 2009 елның көзендә генә тәмамланачак икән.

СУЫКСУ «Алга»сында хезмәт итүче ветеран-шофер Рәшит Нурмөхәммәтов беръялгызы комбайннардан 600 тонна өстенә иген ташыган инде, ә урак биредә әле тәмамланмаган...

СЕРГАЧ районында беренчеләрдән булып уракны ПЕЧӘ, КАМКА, КОЧКО ПОЖАР тәмамладылар: соңгысында «Урак-2008» батыры булып «Енисей» комбайнында авыл башлыгы Хайдәр Фәхретдинов чыкты.

ЧҮМБӘЛИ авылында инде 15 ел мәдәният йорты ачылганы юк, әмма хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләнә килә икән: бу сорау район Земство җыенында күтәрелде.

ЯҢА МОЧАЛИда яңа күперне ачу тантанасы 30 августта, Пилнәнең 310 еллыгын билгеләү кысаларында, булыр, дип хәбәр ителгән бәйрәм программасында.

ИШАВЫЛДА төпләнгән ООО «Байрам» авыл хуҗалыгы предприятиясе иген уңышын гектарыннан 23 центнер тирәсе алган, әмма Спас районында бу уңыш аз дип санала.

СЕРГАЧ шәһәре туган көнен билгеләгәндә озак еллар «туңдырылып» торган автовокзал, ниһаять, ачылды: шушы төзелешнең «очына чыгарга» күренекле якташларыбыз Садековлар шактый ярдәм иттеләр.

ШӨБИЛЕ яшьләре инициативасы белән интернет аша оештырылган акция уңышлы дәвам итә: сайтларыннан күренгәнчә, Пьяна буен су коеныр өчен җайлаштырганнар, зур юл өстенә авыл исемен язар өчен ислам стилендә оригиналь билге торгызылды, юллар төзекләндерелә һәм башкалары...

Олег Хөсәинов әзерләде.

Безнекеләр сынатмый әлегә

Крестьянны авыр көнкүрешкә этәргән дәүләтебездән гайре, соңгы елларда аңа табигать тә шактый комачаулыклар тудыра башлады. Тотрыксыз һава торышы аркасында, крестьянны иң мөһим булган эшләрен, мәсәлән, азык әзерләүне, уракны, туңга сөрүне, язгы чәчүне бер-бер артлы түгел, ә параллель алып барырга мәҗбүр итә. Ә бит шуның өстенә авылларыбызда әле эшче куллар да елдан ел кими бара, техника да күбесе хуҗалыкларда яңартылмый, көч-хәл белән җитештергән крестьян продукциясенә тиешле бәя бирүче дә юк. Әмма ләкин шуңа да карамастан, авылларыбыз яши бирә, Аллаһка шөкер.

Сергач районында беренчеләрдән булып уракны 25 августта Печә хуҗалыгы тәмамлады (рәисе Сабир Магҗанов). Биш «Дон» комбайнчылары, кояшлы, эссе кәннәрнең сәгатен түгел, минутын да әрәм итмичә, 2100 гектар иген басуларыннан ярыйсы уңыш җыеп алдылар.

Уракны Камка, Кочко-Пожар игенчеләре дә башкарып чыктылар. Гомумән, шушы көнгә Сергач районында чәчелгән 30600 гектар игеннең 20000 гектар алынган, барлыгы 46520 тонна икмәк амбарларга кергән, район буенча гектары уртача 24,2 центнер уңыш бирә. Районда иң күп иген җыючы (11109 т) һәм иң зур уңыш алучы (35,4 ц/га) – «Алтын башак» агрофирмасы.

Спас районында беренчеләрдән уракны тәмамлаучылар арасында безнең Ишавылда төпләнгән ООО “Байрам” гына әлегә. Ләкин моңа якын Бозлау игенчеләре. Алар финишка гектарыннан уртача 30 центнер уңыш алып баралар. 25 август көненә районда җәмгыясе 17259 гектар шаулап торган игеннең 12236 гектары суктырылган һәм 36000 тонна ашлык җыеп алынган. Иң зур уңыш “Новоусадский” СПКсында – 33 ц/г.

Кызыл Октябрь районында әле урак темп кына ала. Финишка якын булучылардан бары тик Мәдәнә генә. Чөнки бүтән бу милли районда бер генә хуҗалыкта да, әлбәттә, Суыксуның «Алга»сын исәпкә алмаган очракта, шул кадәр комбайн (11 берәмлек – күбрәге «Дон»нар белән «Енисей»лар), юк. Район буенча чәчелгән игеннең 25 августка 47,6 проценты җыеп алынган. Амбарларга 30 меңгә якын икмәк салынган. Иң зур уңыш «Китовский» СПКсында – 37,9 ц/га. Иң зур иген басулары «Алга» агрофирмасында – 14254 гектар.

Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы идарәләреннән алынды.

Олег Хөсәинов

<<<Предыдущая страница | Следующая страница>>>