<<<Предыдущая страница | Следующая страница>>>

ВАКЫЙГАЛАР

1 >>> электрон почталарыгызны, анда язылган сайт исемнәрен дә күчереп алдым. Мин әйтәм, кирәк булыр, буш вакытта компьютерга утырып, Интернет аша кереп карармын. Һәм, мә сиңа! «Нижгар.ру» сайтына чыксам, Нижгар төбәгебезнең нинди авыллары турында гына да анда информация юк икән анда! «Мишәр дөньясы» газетасының да һәр саны белән анда танышып була. Минем һәм ирем өчен бу ачыш – зур яңалык, вакыйга булды. Рәхмәт, Нижгар татарларының батыр егет-кызлары!

Ә сез, газиз «мишәрләрем» мине гафу итегез инде. Ләкин тиражыгызны күтәрергә кирәк булса, язылырмын төсле газетагызга.

Наилә Хөсәинова
Мәскәү (Кочко-Пожар)

Редакциядән. Наилә ханыбызга безгә шундый ачык хат юллаганы өчен зур рәхмәтләр белдерәбез һәм шуны искәртеп үтәбез: безнең бит басма органыбыз Россиядә нәшер ителә торган газеталар каталогында. Димәк, Мәскәүдә дә аңа язылып була, «күчтәнәч»кә кебек марка, конверт, тагын бер тапкыр почта чыгымнарына өстәмә акчалар таләп ителми, 121 сум 44 тиенеңне якындагы элемтә бүлегенә чыгарып 14575 индексы газетага түлисең дә һәм рәхәтләнеп бөтен «Мишәр дөньясы»н диванга ятып караштыргалыйсың. Ә электрон вариантта алай итеп булмый.

Бер җөмлә белән

ПИЛНӘ районында уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алучылар калкып чыкты: алар кадастр буенча бер гектары
18 мең сумнан алып 23 мең сум торачак җирне
5 мәртәбә юньрәккә кулларына төшерәләр, ягъни, 5 гектарлык җир паен 1 гектар бәясенә алалар икән.

КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районында хәзер
14 мәктәпкәчә учреждениедә 250 бала тәрбияләнә, әмма бу сан районда балалар бакчасына йөри алган балаларның яртысы гына.

СПАС районында күренекле милләттәш якташыбыз Рамил Салихҗанов елдан артык инде «Якташлык» иптәшлеген җитәкләп килә: бу оешманың максаты – эшмәкәр, хәлле якташларны бергә туплап, мохтаҗларга ярдәм итү, тирә-як мохитны, изге һәм истәлекле урыннарны чиста, пакъ тоту.

ЧҮМБӘЛИдә дә репрессия елларында корбан булган җирле дин әһелләренә, тау ягы мәчете абзарында истәлекле таш куелган (фотода).

КОЧКО-ПОЖАР хоккей сөючеләре шул көннәрдә генә, узган елдагыча ук, Н. Новгородка барып, Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы якташ «Торпедо» командасы белән милләттәш «Ак барс» уенын карап кайттылар.

ТАТАР МОКЛОКАСЫнда Наил Мөбин улы исәбенә җирле больницаның территориясе койма белән уратылып алынган һәм алма бакчасы булдырылган.

КРАСНЫЙ ОСТРОВта яшәүче Сания апа белән Ибраһим абый Абульхановларны, Өлкәннәр көне уңаеннан, Сечен районының инвалидлар җәмгыяте рәисе килеп, бергә тату яшәүләренә 60 ел тулу, Сания апаны 80 яшьлеге белән тәбрик итте, сугыш һәм хезмәт ветераннарына тагын да озын-озак еллар тыныч картлык кичерергә теләде.

БОЗЛАУга керү юлында эшмәкәрләр
Р. Абдуллин, Х. Сафин, М. Фатехов, Г. Закиров, Р. Исхаков, И. Салихҗанов, Х. Исхаков,
В. Ганеев бер дигән стела ясатканнар.

УРАЗАВЫЛда сыерлар, Һиндстанда кебек, изге бер затларга әйләнделәр, үз ирекләренә йөрүче сөтбикәләрне кайда гына очратмыйсың: үзәк урамда да алар, яңа поликлиника алдында да, хәтта район администрацияне дә читләтеп үтмиләр (фотода).

 

Ә АНДЫДА, кызганычка каршы, сыер тотучылардан берәү генә калган: авылда колхозсыз терлек асрау мөмкин түгел шул.

Олег Хөсәинов
әзерләде.

Кочко-Пожар регионнарда «таныла»

Сергач шәһәренә иң якын урнашкан татар авылларыннан булган Кочко-Пожар тирә-як регионнарга ниндидер гадәти булмаган күтәрелеш кичерүе, күрше-күләннәр сокланырлык итеп баеп, зураеп китүе, яисә гадәттән тыш, сәер берәр вакыйга булуы белән үзәк телевидениегә эләгеп танылгандыр дип уйларга ашыкмагыз. Шулай булса – ни әйттең иде әле! Әмма ләкин, кызганычка каршы, татар авылы икәнен белдергән бер сыңар билгесе дә булмаган Кочко-Пожар аша узган Работки-Порецкое трассасының иң куркыныч текә борылышларының берсе нәкъ шушы авылга туры килә, һәм нәкъ шушы борылышта һәр ел төрле регионнардан йөк машиналары, автопоездлар зур юл һәлакатенә дучар булалар, һәлак булучылар да юк түгел. Ул текә борылышка сыймыйча, шундый ук текә ярдан нинди йөк белән генә дә аска «очмадылар» икән бит машиналар? Анда игеннең дә җәелеп киткәне бар, бәрәңгеләр дә еш тәгәри, сөте белән ак мае да, винограды белән арбузы да булды, төзелеш материаллары, автошиналар белән туры сикерүчеләр дә юк түгел иде. Бер елны, рулон-рулон кәгазь, аска тәгәрәгән фурадан «ычкынып», түбән урнашкан йортларның коймаларын вата-вата, аз гына Пьянага барып җитми калды. Шушы текә ярдан ерак булмаган мунчаның чәлперәмә ватылганын, аның эчендә кер уучы хатынның очраклы рәвештә генә исән калганын, андагы хуҗалык каралтыларының зур зыян күргәннәрен бу авылда әле күп кеше хәтерли.

Быел исә, августта да, сентябрьдә дә (фотода) биредә юл фаҗигалары булды инде. Бәхеткә, әлеге юл һәлакәтләре корбансыз узды. Дөрес, соңгысында, 73 санлы регионнан булган «КаМАЗ» үзе белән каршы килүче «Жигули»ны да аска алып китә. Менә шушы җиңел машинаның яшь шоферы бигрәк авыр хәлдә дип сөйләделәр вакыйга шаһитлары. Ә узган елны 21 нче регионнан авариягә эләккән автомобильнең пассажиры вафат булды, диделәр. Өлкән буын бу участоктагы үлем-китемле аварияләрне тагын хәтерлиләр, әмма елларын, нинди регионнан булуларын төгәл генә әйтә алмадылар. Ләкин алар бу борылышта һәр ел нинди дә булса фаҗига булуын бертавыштан әйттеләр. Шушында яшәүчеләр әле совет заманында ук Сергач район башкарма комитетына имзалар җыеп, халыкка куркыныч янавын хәл итүне сорап хатлар юллаганнар. Әмма – файдасыз. Без монда соңгы юл һәлакәтен килеп караганда, янәшәдә яшәүче күршеләр безнең журналистлар булуыбызны белеп алып, яныбызга килеп, инде бездән ярдәм сорый башладылар. Янәсе, сезнең каләм үткен, языгыз, фотога төшерегез, район, өлкә түрәләре күрсеннәр, шушы борылыш инде ничәмә дистә еллар һаман зур фаҗигалар тудырып тора бит. Кирәк булса, без имзаларыбызны куярга һәрвакыт әзер, дип сөйләделәр тагын тирән кайгыга төшкән бер төркем кочко-пожарлылар.

Чынлап та, инде гасырдан гасыр бер юнәлештә аккан елгаларны күптән инде кире бору тәҗрибәсе бар. Ә монда кыска гына бер текә борылышны шоферлар, шунда яшәүчеләр өчен куркынычсыз эшли алмыйлар, имеш. Ярый әле Аллаһ Тәгалә саклый килә: җирле халык өчен биредә зур фаҗига купканы юк. Уйлап карасаң, хәзер трассаларда 50-60 тонна ягулык төягән автопоездлар ыж-выж килә. Ходай язмасын, әлбәттә, әмма ләкин шундыйларның берсе монда авариягә тарып, аңардан ут чыга калса, харап хәлләр булуы мөмкин. Ярты авылны янгын юкка чыгарачак бит.

Без, әлбәттә, газетабызда язып чыгарбыз, фото да бирербез, дип ышандырдык бездән ярдәм сораучыларга. Ләкин бу проблеманы авыл администрациясе белән бергә хәл итәргә кирәк, дип киңәш иттек аларга. Губернаторга рәсми хат юллаган очракта, нинди дә булса нәтиҗә бәлки булыр. Бүгенге заманда эшләнми торган эшләр юк. Бары тик тырышырга, бергәләп эш йөртергә кирәк. Район Земство җыенында булган депутатларны да шушы проблеманы хәл итүгә җигәргә кирәк. Халык ихтыяҗы алар өчен беренче планда торырга тиеш.

Менә шулай, шушы текә борылышы белән Кочко-Пожар ерак йөрүче автомобильчеләр аша регионнарда «таныла».

Олег Хөсәинов. Наил Хәсәнов фотосы

Яшьләргә ярдәм

Ислам диненә, мәдәниятенә, фәненә ярдәм Фонды Лобачевский ис. университетта Президент программасы буенча укый торган студентларга ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бу программа буенча Ислам дине тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнгән белгечләр әзерләнә. Ике ел элек бу студентлар өчен ай саен ике мең түләнә торган стипендия булдырылган иде. Мең сумнан да кимрәк булган дәүләт стипендиясенә бик сизелерлек өстәмә бу. Фонд стипендиясенә ирешү өчен бар фәннәрдән дә яхшы уку, университетның фәнни һәм иҗади төркемнәрендә катнашу, актив иҗтимагый тормыш алып бару һ.б. кирәк.

Узган елда бу стипендиягә Абдюшева Ләйлә (Сергач районы, Камка), Баймашев Юнир (Мордовия), Бахшалиева Юлия
(Н. Новгород), Билялова Эльнара (Н. Новгород өлкәсе), Евлоев Зимлехан (Ингушетия), Кәлимуллина Асия
(Н. Новгород), Миннәхмәтов Динар (Башкортстан), Сәитова Дилия (Н. Новгород өлкәсе), Сижажев Хачим (Кабардино-Балкария), Чочаев Шамиль (Кабардино-Балкария) лаек булганнар иде.

Быел Координацион совет (Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Дамир Вәис улы Мөхетдинов җитәкли) тагын ун студентны бу стипендия алырга лаек дип тапты. Алар арасында I курста укучылар Исмаилова Вәлидә (Кызыл Октябрь районы, Рбишча авылы), Мөхәммәтҗанов Айрат (Татарстан), II курстан Абдюшева Ләйлә һәм Саитов Дилия, Алиев Бабэк (Н. Новгород) Билялова Эльнара (Н. Новгород өлкәсе), Евлоев Зимлехан Ингушетия), Миннәхмәтов Динар (Башкортстан), Сәитова Дилия (Н. Новгород өлкәсе), Сижажев Хачим (Кабардино-Балкария), Чочаев Шамиль (Кабардино-Балкария). Сентябрь башындагы студентлар белән булган очрашуда Дамир Вәис улы Президент программасы буенча укуны кызыл диплом белән тәмамлаганнарга Әбү Хәнифә ис. Фондтан машина вәгъдә итте. Шундый зур бүләккә лаек булучы да бар инде. Ул якташыбыз, Пилнә районының Сафаҗай авылыннан, быел Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университетын Кызыл диплом белән тәмамлап, Мәскәүдә «Мәдинә» Нәшрият йорты директоры булып хезмәт итүче Илдар Нуриманов.

Элек Нижгар татарлары арасында машиналарга, гадәттә, Сабантуй батырлары гына лаек була иде. Диния нәзарәтендә мондый бик кирәкле бүләккә физик көч, чыдамлык өчен генә түгел, зирәклек һәм акыл өчен дә лаеклылар бар дип санадылар. Һәм бу дөрестер дә!

Зилә Ахмадулиина

<<<Предыдущая страница | Следующая страница>>>