Предыдущая страницаСледующая страница

Көн кадагына

мөлкәтен бүлгән ваучерларның асылын халык аңлап өлгермичә, тиешлечә куллана алмады, ә бүген ваучерның икенче дулкынының авыл кешесен җирдән баш тартырга мәҗбүр иткәне көн кебек ачык.

Авыл советларын берләштерү белән бергә үк, районнарны берләштерү дигән тәкъдимнәр дә ишетелә башлады.

Мондый берләштерүләр элек тә безнең якларны читләтеп үтмәгәннәр, мәсәлән 1962 елда Кызыл – Октябрь районын ябып, авылларны бүлгәлиләр дә Сечен, Сергач, Пилнә районнарына кушалар. Бу хәлләргә кадәр 1957 елда бу районга Петрякс районнын да кушкач, районда 99,9 % татар милләте тупланган була. Ул елларда милли район үзәгенә әйләнгән Уразавылында турыдан-туры Татарстан белән төрле юнәлештәге элемтәләр барлыкка килә. Хәтта анда Казаннан килгән хезмәткәрләр эшләгәне билгеле. Мәсәлән, Татарстан нәшриятының китаплары Уразавылның махсус кибетендә сатыла. Кибетче булып татарстанлы Гәрәй абый Әбрәшитов эшли. Аның тормыш иптәше Нәзирә ханым Алишова (язучы Абдулла Алишның туганы) мәктәптә укыта. Районның «Октябрь коммунасы»газетасында редактор булып, танылган каләм остасы, шагыйрә Зәйнәб ханым Бәширова эшли. Муса Җәлил аны «Эшче» газетасы редакциясеннән үзе, безнең якларга юллаган һәм һәрвакытта булышып, безнең як татарлары тормышы белән кызыксынып Зәйнәб ханымнан сорашып торган. Петрякс авылында да озак еллар мәдәният–сәнгать юнәлешендә казанлы Абдулла әфәнде Чункар эшләгән, ул професионал артист буларак драм түгәрәкләр дә алып барган. Сәбәбен әйтеп булмый менә шул милли район юкка чыга да куя җәмәгать!

Ул вакытларда, эшләр каршылыксыз әмер белән эшләнгән еллар булсада, табыла бер төркем милләтпәрвәр кешеләр. Аларның берсе Исхак улы Али Судияров була. Бу вакыйга бүгенге чорның да актуаль темасына туры килгәннән Али абый белән якыннан танышып үтәргә кирәк дип уйлыйм.

Ул 1926 елның 23 сентябрендә Исхак абый белән Нәгыймә апаларның өченче балалары булып Ураза авылында дөньяга килә.

Нәгыймә апа 38 яшендә ирсез калса да 5 баласын да югары белем иясе итәргә тырыша. Али абый башта техникум, аннары Мәскәүнең финанс һәм кредит институтын тәмамлап, 48 еллык хезмәт стажын туплый. Экономист – бухгалтер хезмәтеннән башлап 1951 елдан пенсиягә чыкканчы район үзәге банкның управляющие булып эшли. 1962 елда район таркалса да банкны һәм почтаны саклап калу чараларын кулланып өлгерә. Аннары бер төркем фикердәшләре белән янәдән районны кайтару өчен эш йөретә башлый. Алар КПССның Үзәк Комитеты Президиумы әгъзаларына һәм Н. С. Хрущевка, Горький өлкәсенең беренче секретаре Л. Н. Ефремовка, СССР Верховный Советы Президиумына районны саклап калуны милли мәсәләләрне аңлатып һәм булачак экономик үсешләрне дәлилләп хатлар юллыйлар.

Бу хатта һәм тагын берничә тапкыр Н. С. Хрущевка, Горький өлкәсе авыллары обкомының КПССның беренче секретаре И. И. Чугуновка, СССР министрлары советы рәисе А. Н. Шелепинга, РСФСР Верховный Советы рәисе Н. Г. Игнатовка, өлкәнең Облисполкомы рәисе Н. И. Паузинга һәм башка җитәкчеләргә язган хатлары, образлы итеп әйткәндә, бозны тишкән тамчылар кебек үз вазыйфаларын үтиләр. 1965 елда Кызыл–Октябрь районы янәдән кайтарыла. Бу вакыйгаларны Али абыйның тормыш иптәше Азыймә апа исенә төшереп түбәндәгечә сөйләде:

«Мин ул елларда почтада эшли идем Алиның дәүләт эшлеклеләренә юллаган хатларын югалудан сакладым, вакытында озаттым, аннан килгән җәвап телеграммаларын төн буе саклап кабул итәргә тырыштым, чөнки вакытында алмасаң югалалар иде. Н.С. Хрущевка соңгы баруында мине алып барды, чын турысын әйткәндә курыктык, чөнки ул елларда әмергә каршы тору бик хәтәрле иде. Янап шалтыратулар да булды. Мәскәүгә барыр алдыннан өлкәнең карары да кирәк булганнан башта Горький обкомына Чугуновка бардык. Али В.И. Ленинның томнарын күтәреп барды, бюрода 32 кешегә шул томнардан милли мәсәлә темасын күңелдән сөйләгән. Бик озак чыкмыйча торганнан кулга алдылар инде диеп бик курыккан идем. Учыма йон чыкса да анда район үзәге булмас! - дип сүз чыгарган кеше, Алиның дәлилләрен тыңлагач, уңай чишелешле кәгазен биргән. Аннан Мәскәүгә бардык, шулай итеп озакламый районыбыз Уразавылга кайтты. Тик Алиым ул елларда туктаусыз борчылулар кичерде, шунардан иртәрәк вафат та булды», – дип күз яшьләрен сөртте Азыймә апа Хәсәновна.

Азыймә апаның үзенең дә 50 еллык хезмәт стажы, ул һаман да элемтә челтәрендә эшләгән, мөдир урынбасары булып та торган. Икесе дә “муен титен” эшкә чумган кешеләр булуга карамастан, алар дүрт бала асрап үстергәннәр, югары белемле иткәннәр. Олылары Рәмилә ханым Уразавыл мәктәбендә француз теле укыта, Алсу ханым – табибә, Йолдыз – юрист, Ришат җир хезмәткәре, ул – агроном. Бу гаилә турында язганда Рәмилә Алиевнаның тормыш иптәше, уразавыллыларга бик таныш һәм ихтирам казанып өлгергән Тәлгат улы Фәрит Абдрәхимов турында искә алмыйча булмады. Кызганычка каршы бу якташыбызның гомере вакытсыз киселгән. Ул 1952 елда туган. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, табиблык юлын сайлаган. Институтны тәмамлагач, район кастаханәсендә хирург, бүлек һәм поликлиника мөдире булып эшләгән. Оста белгеч, зур тәҗрибә иясе нибары 47 ел яшәгән. Бу якташыбызның осталыгы турында тирә-яктагы авылларга да ишетелеп торды. Шунысы сөендерә әтиләрнең һәм әниләрнең эшләрен балалар дәвамлый, Фәрит әфәнденең кызлары, Энҗе – юрист, Линара – эколог һөнәрләрен сайласалар да, менә 11 сыйныфта укучы Фәрит улы Эмиль әтисе юлын сайлаган. «Мин табиб булырга хыялланам», – ди ул.

Бу гаиләдә, кайчандыр дистәдән арткан кешедән (фото), бүген өчәү калганнар(фото). Али абый районны кайтарырга йөргәндә болай булыр дип уйламагандыр. Эш булыр, төзәм тормыш, бәлкем Уразавылын шәһәр итәсе килеп тә хыяллангандыр...

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, 1965 елда районны кайтарсалар да 10 татар авылы аерылып калган бит, димәк бу югалту, аерылу, бердәмлек какшау дигән сүз. Бердәмлек булмаган җирдә колхоз, авыл, район гына түгел, дәүләтләр дә таркала. Мәсәлән, Краснай авылында күрә торып колхоз мөлкәтен 6 фермер хуҗалыгына аердылар, шул көннән алып авылда эш урыннары калмады, нәтиҗәдә шундый күп кешеле авылда йорт тәрәзәләре күбесе кадаклаган, җирләрендә алабута үсә. Ә шул үк колхозның урыслар яшәгән Левашовка авылы халкы, вакытында аерылып, юктан СПК оештырдылар, бүгенге көндә районның алдынгы хуҗалыгы булып саналалар. Димәк образлы итеп әйткәндә, сарыклар сыман кая куарлар икән безне дип көтеп торырга ярамый, сәбәбенә керешергә кирәк. Ерткыч хайваннар да янгын килгәндә су янына җыелып, бер берсенә тимичә бәладән котылалар. Ә без дәрәҗәле урыннар бүлеп, урысларны көлдереп яши бирәбез. Шәһәрләр, авыллар, юллар чатында тәреләр калка бара. Балаларыбыз урысча укыйлар, җитмәсә христиан динен өйрәтергә максатлары. Яңа туган балаларны кастаханәләргә кереп батюшка өшкерә, гаскәр сафларында хәрби батюшкалар туплана, ә бит статистик биремнәр буенча гаскәр сафларының 35%ын бүген мөселман егетләре тәшкил итә. Төбәгебездәге татар авыллары районнарга бүленгәнлегеннән, өлкәнең законнар кабул итү идарәсенә милләтебездән бер депутат та сайлый алмадык. Өлкәгә түгел, киләчәктә, болай кул кушырып көтеп утырсак, районга сайларга да мөмкин булмаячак, мәсәлән ике татар авылын бер советка кушсалар. Кадерле укучылар, мөхтәррәм милләттәшләр, җир саткан – иман саткан, һәр гаиләнең шәһәрдә булса да кешесе бар, җирләрне саклап калырга кирәк. Авыл һаман да кешелекне ашаткан, ул киләчәктә дә шулай булачак. Хуҗалыкларны таркатмасак авыл да сакланыр, ә киңәшкә күрше авыл советына йөргән авыл бик тиз ярлыланыр. Ә инде янәдән районнарны кушканда авыз ачып тик утырсак, без бөтенләй таркалырбыз дигән шик бар. Бу язманың эчтәлеге төбәгебезнең берничә авылының аксакаллары белән киңәшләрдән соң туды, өйрәтә дип, зинһар, хурламагыз.

Әнвәр Камалетдинов

Фотоларда: Али абый һәм Азыймә апа кызлары,

кияүләре, оныклары белән.

Бүгенге көндә Азыймә апа, кызы Рамилә һәм оныгы Эмиль.

Безнең казаныш

Рушан – дөнья чемпионы

Шушы көннәрдә генә туган авылы Суыксуга билбаулар белән көрәш буенча дөнья чемпионы булып Рушан Рамазанов кайтты. Әйтергә кирәк, моңа кадәр яшь көрәшчебез күп мәртәбә сабантуйлар батыры булып калды, биш тапкыр Россия беренчелегендә җиңде, Россия, Европа чемпионы исеменә иреште. Әле менә дөнья чемпионатыннан да алтын медаль алып килде. Медальләр дигәннән, аның коллекциясен тәшкил иткән кырыкка якын медальләр арасында нидиләре генә юк. Әлбәттә, иң олысы, иң кадерлесе, иң кыйммәтлесе бүген алып кайтканы инде, билгеле. Без аңа нык ышанбыз, Рушанның медальләр коллекциясе тагын да артыр, Аллаһ кушса. Аңа бит әле 20 яшь тә юк.

Кызганыч, улының шундый казанышларга ирешүен әтисе, шулай ук зур мәрәләрдә яшьли бил алыша башлаган, ямьле көрәш күрсәткән Ринат кына күреп өлгермәде. Ул бигрәк иртә бу фани дөньяны ташлады шул. Әмма ләкин, шунысын билгеләргә кирәк, ул үзенә бер дигән алмаш үстереп өлгерде. Рушан хәзер әнисенең төп таянычы, Мәскәүдәге физкультура, спорт һәм туризм Россия Дәүләт университеты студенты, билбаулар белән көрәш буенча Россия җыелма командасының иң яшь спортчысы һәм өмете, ә безнең өчен ул горурланырлык якташыбыз, милләттәшебез.

Афәрин, Рушан! Алга таба тагын да җиңүләрең күп булсын! Әиеңне сөендереп, безне куандырып торганың өчен рәхмәт.

«Мишәр дөньясы»н булдыручылар, аны укучылар исеменнән сине дөнья чемпионатыннан алтын медаль отып килүең белән тәбриклим, озын-озак еллар безнең татар-мишәр данын шулай югары күтәреп көрәшергә Ходай саулыкларын бирсен иде сиңа.

Олег Хөсәинов

Предыдущая страницаСледующая страница