Предыдущая страницаСледующая страница

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

Корбан бәйрәм

Галәмнәр тәрбиячесе Аллаһ Раббыбызга хәмдү-сәнә, һәр мактау-олуглауларыбыз, хак илчесе, сөйгән бәндәсе сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәламгә дә күңелләребездән бертуктаусыз чыккан салават-шәрифләребез булса иде. Шулай ук аның әһел-бәйтенә һәм сәхабә-кирамнарына, мөбарәк вә гыйззәтле дин – Исламны кабул итеп, шул динебезне яратучыларга, дин – Исламга чакыручыларга һәм дин юлыбызда кирәк булса, җан-тәннәрен дә кызганмаганнарга да, хәзрәт-имамнарыбызга, әбекәй-бабакайларыбызга да хәер-догаларыбыз булса иде.

Корбан бәйрәме шатлыгын мөэмин-мөселман кардәшләрем белән уртаклашыйм дип, Раббымның ризалыгы өчен корбан чалыйм дип, Раббым Аллаһка якын булыйм дип, мәчетләребезгә җыелышкан мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем, әс-сәламү аләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Бөтен җир йөзендәге мөселманнар өчен, үзен мөэмин – Аллаһ колы дип таныган һәр адәм баласы өчен бу көн – зур бәйрәм, зур шатлык көне. Кайда гына булсалар да, бүген мөселман өммәте Мәккәдәге өч миллион хаҗиларга кушылып, алар белән бергә тәкъбир сүзләре, тәлбиә сүзләре белән яңа көнне башладылар. Әлхәмдү лилләһ, ошбу вакытта җир шарында көн буе бер туктаусыз тәсбихләр, зикерләр, тәлбиәләр әйтелер. Әгәр күктә фәрештәләр бер туктаусыз Аллаһ Раббымызга хәмдү-сәнәләр укып торсалар, бу Корбан гаете көнне дә кешеләр бер туктаусыз зикердә булырлар, эстафета кебек бер-берсенә тапшырырлар.

Безгә мөэмин-мөселман өммәтеннән булырга насыйп иткән һәм ошбу Корбан гаетебезне каршы алырга саулык-сәламәтлек биргән Аллаһ Раббымызга зур мактауларыбыз булса иде. Раббым! Синең ризалыгыңны өмет итеп, намазга җыелдык, корбаннарыбызны хәзерләдек, фәкыйрь-мескеннәрне, дус-кардәшләребезне, остаз-шәкертләребезне хөрмәтләп, Корбан мәҗлесләребезне уздырырга әзерләндек без бүген. Ошбу ихлас ниятләребезне кабуллардан әйлә, йә Раббым Аллаһ. Бүген без Корбан-бәйрәмебезне үз авылларыбызда, шәһәрләребездә каршы алабыз, ә өч миллионга кадәр дин кардәшләребез Мәккә-Мөкәррәмә җирендә зур гыйбәдәтне – хаҗ гыйбәдәтен үтиләр. Аллаһ Раббымыз аларның һәммәсенә дә, бездән киткән хаҗиларга да, хаҗларын исән-сау кылып кайтырга насыйп итсен. Хаҗ гыйбәдәте – динебезнең иң мөһим нигезләренең берсе. Төрле телдә сөйләшкән, төрле төстә булган, төрле илләрдә яшәгән кабиләләрне, халыкларны бер урынга җыя торган, бер Аллаһка табынырга, бер Пәйгамбәрнең сөннәте, юлы белән барырга чакыра торган бер күркәм гыйбәдәт. Хаҗ кешеләрне бер-берсенә сөюдә, ихтирамда, ярдәмдә булган бер өммәт итеп тәрбияли торган зур гыйбәдәт ул. Атабыз Ибраһим галәйһис-сәлам вакытыннан безгә калган, аның заманында берничә йөз кеше хаҗ кылса, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-сәлам вакытында унарлаган мең булса, бүген өч миллионга кадәр мөселман кешесе хаҗ кыла. Аллаһ Раббымыз: «Ий, кешеләр, без сезне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сезләрне халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне өйрәнер, белер өчен, тәхкыйк сезнең Аллаһ каршысында хөрмәтлеләрегез тәкъвалы булган кешеләр. Аллаһ – белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар». (49, 13). Бөтен нәрсәне белүче, һәр эшебездә хабәрдар булган Аллаһ Раббымыз безне ошбу аяттә бер-беребезне танырга, бер-беребезнең тарихыннан, тормышыннан мисал алырга чакыра. Ләкин мисалны кемнән телисең, шуннан түгел, ә кемнең гамәлләре, сүзләре, тормышлары тәкъвалыкка нигезләнгәннәрдән генә, чөнки Аллаһ каршысында иң хәерлеләребез тәкъвалыларыбыз.

Бүгенге көндә тормышыбызда авырлыкларны хәл иткәндә без бу аяткә нигезләнеп багырга тиешбез, кемнән без мисал алып яшәдек, тәкъвалыларданмы, әллә дин дошманнарыннанмы? Бу авыр хәлләребез безгә бәла булып киләме гөнаһларыбыз өчен, әллә Аллаһ Раббымызның бер сынавымы? Аллага шөкер, егерме ел инде, ничек тормышларыбыз үзгәреп, динебезне тотып, гореф-гадәтләребез белән яшәргә мөмкинлегебез булганга. Әгәр 70 ел эчендә безгә сүз әйтергә, динебез белән яшәргә, эшеңә-хезмәтеңә карап, яхшы тормыш алып барырга мөмкинлек булмаса, Аллаһ Раббымызның киң рәхмәте белән соңгы егерме ел эчендә аларның бөтенесе дә булды. Ләкин без ничек файдаландык Раббымызның бу нигъмәте белән, әлхәмдү лилләһ, күпләребез бик тырышып эшләп киттеләр, авылларыбызда зур-зур ызбалар салдык, урамнарда бәяле машиналарыбыз баскан, өйләребездә нәрсә генә юк, өстәлләребездә нинди генә ашлар юк, дөньябызны куабыз гына, кемнеке бәярәк, кемнеке яхшырак, кем кая барган, нәрсә күргән, бөтенесе дөнья өчен.

Ләкин онытабыз: дөнья нигъмәтләре дә Аллаһ кулында икәнлеген, Раббымыз кемгә тели шуңа бирә, кайчан тели, шунда ала. Әле дә «кризис» дибез, күпләребез нәрсә эшләргә белми, акчаларыбыз җитешми. Кичә бар иде, көтмәгәндә бүген юк. Әлбәттә, бу авыр хәлләребез безнең өчен бер зур сынау, Аллаһ Раббымызның сынавы.

Әгәр адәм баласы дөньясын гына уйлап, малын гына арттырса, динен ташлап, Аллаһ Раббым ошбу сынаулар белән исебезгә төшерә: «Хак юлдан читкә тайпыласыгыз, уйланыгыз, багыгыз бер-берегезнең тормышына», – ди. Малыбыз бар, ләкин 20 ел эчендә динебезне өйрәнер өчен без үзебез нәрсә эшләдек? 30- елгы ачлыкны да, 37- елда репрессияләрдән соң булган авырлыкларны да иң зур байлыгыбыз, Аллаһ Раббымызга булган иманыбыз, ошбу иман көче белән җиңеп чыктык.

Бүген нәрсә? Авылларда мәчетләр төзеп куйдык, 3–4 мәчет, бер я ике манаралар белән, ләкин алар хәзер һәйкәл кебек басып торалар, бер кем дә бакмый, бер кемгә дә кирәк түгел. Без үзебез Аллаһ юлына, дин юлына басып мәчетләребезгә йөрсәк, авылларыбызда дин сакланып калыр, йөрәгебездә иманыбыз булмаса, мәчетләребезгә йөрмәсәк, мәчетләребез яшәмәс. Бәлки ошбу авыр хәлләрдән соң мәчеткә йөрми башларлар дип сынау иткәндер Аллаһ Раббымыз, сырхаулагач, авыр булгач кына бит без мәчетне искә төшерәбез кайда икәнлеген. Хөрмәтле җәмәгать, Аллаһ Раббымызның ләгънәтендә булган гамәлләрне эшләп, беркем дә бәхетле булмаган, Аллаһ биргән акыл күзен ачып багыгыз, бәладән башка бер нәрсә китермәс бу гамәлләр!

Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам әйтте: «Изгелек кылуның, туганнарыңны ихтирам итүнең, аларга ярдәмдә булу, бу шуның савап нәтиҗәләре, бәрәкәте тиз арада килер ди, ә туганнарыңа ихтирамда булмасаң, дошманлык кылсаң, аның газабын да тиз арада күрерсез», – ди .

Аллаһ Раббымыз һәммәләребезгә бу бәйрәм көнендә бер Аның ризалыгы өчен корбаннар чалып, хата-гөнаһлардан пакьланып, Раббымызга изге гамәлләр белән якын булырга насыйп итсен. Аллаһка якын булыйм дию һичкайчан да бер-береңне рәнҗетү белән булмый, әлбәттә, коры сүз белән дә булмый, бәлки, чын ният, гамәл һәм тормыш белән генә Аллаһка якын булу дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин икәнлеген һәр иманлы кеше аңларга тиеш.

Түбән Новгород шәһәре «Тәүбә» мәчете баш имам-хатыйбы Абдулбари хәзрәт Мөслимов


Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Халык артисты, чын мәгънәсендә Халык Артисты, Габдулла Тукай ис. Премия луреаты Хәйдәр Бигичев мәңгелеккә күзләрен йома. Бу көн турында аның хәләле, тугры тормыш иптәше Зөһрә ханым Сәхәбиеваның истәлекләрен ничә кат укысам да, еламый булдыра алмыйм. Аның бу иң авыр, иң фаҗигале көн турында үзе сөйләгәнәрне дә ишетергә туры килде. Бу дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешең, бер бөртек балаңның әтисе кулыңда җан биргәндә ничекләр түзәргә, ничекләр хушыңны югалтып егылмаска, бу гаделсез дөньяны каргап-каргап үксеп еламаска?! Зөһрә апа бер Аллаһка ышанган кеше буларак боларның берсен дә эшләми, кофтасын идәнгә җәеп, намазга утыра, Ходайдан сабырлык сорап, кадерлесенә җиңеллек ялвара. Әле аңынчы аңа караңгы ноябрь кичендә аптекадан аптекага чабып дару эзләргә туры килә, ә бу минутта Хәйдәре аны көтеп үлем белән тартыша, хәле минут саен авырая. Кадерле хатыны кулларында вафат була, аның «Хәйдәрем, ач күзләреңне», – дип ялваруы да ярдәм итми инде. Бу аяныч минутлар, төзәтә алмаслык ялгышлыклар кылынган ул көннән соң инде 10 узган. Зөһрә ханым да ул фаҗигале көннән соң ничә кабат үзе үлем чигендә булып, Хәйдәре, улы Айрат хакына аякка баса алган. Хәйдәр абый турында сөйләгәндә тавышы сабыр, вакыт-вакыт өзелеп китә, беразга туктап, күз яшьләрен йота да, тагын күңеленә якын истәлекләрне дәвам итә. Бер дә җиңел булмагандыр аңа бик талантлы, эчкерсез, горур, нечкә күңелле Нижгар егете белән. Зөһрә ханым яраткан кешесенең һәр теләген, һәр әйтер сүзен бер караштан аңларга өйрәнгән. Әгәр дә янында шундый үзе белән бер сулышта булган кеше булмаса, Ходай биргән чиксез таланты ачылып бетә алыр идеме икән бөек җырчының… Ул хәзер Хәйдәр абый башкарган әсәрләрне бөртекләп җыеп, аларны кабат дискларга яздырып, аның иҗатын киләсе буыннарга калдыру өчен көне-төне эшли. Сәламәтлеге яхшыдан түгел, шулай да бөек җырчының исемен мәңгеләштерү өчен бар көчен туплап, кулыннан килгәнчә барысын да эшләргә тырыша. Берничә диск яздырды, Хәйдәр Бигичев исемендәге яшь талантлар фестивален дә оештырды Татарстанның халык артисткасы Зөһрә ханым Сәхәбиева-Бигичева. Бу турыда тулырак сез газетабызның киләсе саныда аның үз язмасыннан таныша алырсыз, кадерле укучыларыбыз.

Зилә Ахмадуллина

Предыдущая страницаСледующая страница