Предыдущая страницаСледующая страница

НИЖГАР 2008

Апрель аена килгәндә, аның 30-нчы көнендә Губернатор Валерий Шанцев Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда яңа, заманча җиһазландырылган поликлиниканы ачты.

9 майда, Бөек Җиңү көнендә, НТРМММ һәм өлкә Диния нәзарәте Спас районы Тукай авылында моннан 15 ел элек торгызылган мәчетнең юбилее уңаеннан бәйрәм чарасы оештырдылар. «Шатлык» клубы тарафыннан Казаннан чакыртылган артистлар бу чарага килгән якташларыбыз игътибарына концерт тәкъдим иттеләр.

27 майда Бозлау мәдәнияте йортында билбаулар белән көрәш буенча өлкә федерациябезне оештыру җыелышы узды. Шунда авыллардан килгән 75 вәкил булачак федерациябезнең президенты итеп бертавыштан Рамил Салихҗановны, ә вице-президенты итеп Зәки Валемеевны сайлады. Бу чарада НТРМММ рәисе Гаяз Закиров та катнашты. Федерация уздырган соңгы чара Спас районы кубогына ачык өлкә чемпионаты. Афәрин, якташлар!

Июнь, билгеле, сабантуйлар ае. Милли бәйрәмнәребезне кадерләп билгеләү тәүге тапкыр ярыйсы гына Спас районы татар авылларыннан башланып, кайберләрендә ул әле июль аенда да дәвам итте. Шундыйлардан – Мочали, Зур Рбишча, Петрякс, Красный Остров, Шөбиле, Сафаҗай авыллары. Соңгысында күркәм сабантуебызның «аракысыз» узуы үзе гаять олы әһәмияткә лаек. Ә аның Шөбиледә узганы быел авылның 450 еллык юбилеена багышланган иде. Керәчәк елларда, зур сабантуйлар ясап, Рангы буенда урнашкан Бозлау, Тукай, Ишавыл үзләренең 400 еллыкларын билгеләп үтәргә планлаштыралар. 

28 июньдә Нижгар татарлары өчен тагын бер истәлекле һәм бик зур мәдәни вакыйга Кызыл Октябрь районының Актук авылында, Рәшит Ваһаповның туган туфрагында узды. Аның 100 еллыгын бәйрәм итәргә, аның һәйкәлен ачу тантасында катнашырга, аның истәлегенә зур концерт-тамаша карарга меңләгән кеше, аны хөрмәт итеп, ерак арларны якынайтыпбәйрәмебезне бизәргә йөзләгән олы кунаклар, аның бүләкләренә милли көрәшебездә бил алышырга дистәләгән спортчы җыелган иде.

30 августта, Пилнә районы үзенең 310 еллыгын билгеләү кысаларында, мочалилылар өчен зур вакыйга булды: Иске белән Яңасын тоташтырган яңа күпер ачылды.

Шул ук көнне Кече Рбишчаның яңа мәчетендә өлкә Диния нәзарәте президиумының күчмә утырышы булды. Анда дин әһелләребез ноябрь башында руханиларыбыз өчен мөһим чаралар көтелүе турында игълан иттеләр. Шуларның һәрберебезгә якын булганыннан – өлкә Диния нәзарәтенә яңа рәис сайлау иде.   30 сентябрьдә, билгеле, Ураза бәйрәмебезне билгеләп үттек.

Октябрь аенда кайбер авылларда авыл хуҗалыгы елы тәмамлану уңаеннан бәйрәмнәр оештырылса, кайберләрендә халык күмәк хуҗалыкларының киләчәк язмышларын хәл итеп мәж килсә, Т. Новгородта «Изге ай» төркеме, «Шатлык» клубы чакыруы буенча, Ураза бәйрәмебезгә багышланган концерт бирде.

Ноябрь башында Нижгар татарлары, хәтта бөтенроссия мөселманнары өчен Т. Новгородта мөһим һәм тарихи вакыйгалар булып үтте. Иң беренчедән, 5 көн дәвамында шәһәрнең В.И. Ленин исемендәге өлкә Үзәк китапханәсендә борынгы кулъязма Корьәннәр күргәзмәсе эшләде. 2 ноябрьдә өлкә Җәмигъ мәчетендә хөрмәтле авыл муллалары, мөәзиннәре үзләренә яңа баш имам сайладылар. Алар бертавыштан үз вазыйфаларын дәвам иттерүдән баш тарткан Үмәр хәзрәт Идрисов урынына Гаяз хәзрәт Закировны сайлап куйдылар.

3,4 ноябрьдә Т. Новгородта «Мөселманнар Евразия бердәмлеге өчен» дигән өндәү белән IV Бөтенроссия мөселманнары форумы эшләде, Халыкара фәнни-практик конференция булып үтте.

Без тезеп үткән вакыйгалар, гомумән, Нижгар татарлары тормышында зур роль уйнаганнары гына. Аңлашыла, һәр авылның үзенең     2008 ел ниндидер уңышлы, шатлыклы яисә борчулы, кайгылы вакыйгалары белән истә калачак. Мәсәлән, узган елда Ыргуда мәктәп юкка чыкты, Мөтеравыл халкы табигый газ көтә-көтә туңып утырырга мәҗбүр, җирле күмәк хуҗалыклардагы җир пае язмышларының киләчәкләрен кайгырту аркасында Грибан, Камка халкы ике лагерьга бүленде. Куйсуында, Суыксуда шундыйрак хәлләр. Пашат халкы ел азагында көтмәгәндә ярдәмчел бер авылдашларын югалтты һәм башкасы, һәм башкасы... Хәзер кайсы авылга гына тыгылма, барчасында да сүз проблемалардан, теге яки бу нәрсәгә канәгатьсезлек белдерүдән, зарланудан башлана.

Әйдәгез, 2009 елга якты ниятләр белән керик, көндәлек вак-төяк проблемаларны урыннарда бергәләп чишәргә омтылыйк, ә киң масштабта милли тормышыбызда эш алып баручы НТМММ, өлкә Диния нәзарәте кебек оешмаларыбызга карата изге догаларда торыйк, аларга һәрдаим ярдәм итәргә тырышыйк. Яңа ел бәйрәме белән, кадерле Нижгар мишәрләребез, хөрмәтле милләттәшләребез!

   Редакция коллективы

Бер җөмлә белән

ЗУР РБИШЧА урта мәктәбендә Кызыл Октябрь районы мәктәп директорларының «Мәгариф сыйфатын үстерү» темасына багышланган методик берләшмә утырышы булып үтте.

 КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районында агымдагы уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча Олимпиада булмас дигән хәбәрне милли мәктәпләр директорлары зур борчулар белән кабул иттеләр.  

СЕМОЧКИда, ниһаять, медпункт таушалган агач йортыннан төзек, газлаштырылган таш бинага күченде: бу, үзенә күрә, район администрациясеннән семочкилыларга Яңа ел бүләге, ди Кызыл Октябрь районы башлыгы Т.А. Хәйретдинов.

 ШӨБИЛЕ урта мәктәбендә татар-мишәр көрәше буенча секция эшли башлады: аны заманында көрәшнең чынында кайнаган Курамша Хәсәнов җитәкли, ә профессиональ көрәш келәмен укучы авылдашларына Фаил Арифуллин бүләк итте.

 МОЧАЛИ авылы администрацяисе (башлыгы Алсу Юсипова) «Пилнә районының иң төзек торак пункты» дигән конкурста Сафаҗай администрациясе белән беррәттән җиңүче дип игълан ителде һәм 40 мең сум премиягә лаек булды.

 САФАҖАЙ администрациясе бинасында «Пилнә районының иң төзек торак пункты» дигән конкурс нәтиҗәләре буенча бүләкләү чарасында җиңүчегә (Сафаҗай авылы, башлыгы Вафа Камалетдинов) 60 мең сум премия тапшырылды һәм аңа киләчәктә өлкә конкурсында катнашырга кирәк дигән тәкъдим ясалды.

 КАМКА авылы башлыгы Әхмәт Баязитовка, вакытында Карелиянең төньяк-көнбатыш чигендә хәрби хезмәтен узганда сугышчан һәм сәяси әзерлеге буенча отличник булуын истә тотып булса кирәк, Яңа ел алдыннан армия генералы Н.П.Патрушев имзасы белән «Чик сакчылары гаскәрләренә 90 ел» дигән истәлекле медаль тапшырылды.

 СПАСта Спас районы кубогына билбаулар белән көрәш буенча ачык өлкә чемпионатында 6 команда (100 кешедән артык көрәшче) ярышты, ә I урынны Кызыл Октябрь, II- урынны Пилнә, III урынны Спас районнары командалары алдылар (фотода милли көрәш буенча өлкә федерациясе президенты Р.А. Салихҗанов сүз тота).

 ПЕЧӘ авылы администрациясе (башлыгы Үмәр Люкманов) командасы Сергачта үткән авыл спартакиадасы финалында II урынны яулады, ә калган татар авыллары командалары, кызганычка каршы, бүләкләнүчеләр арасына керә алмадылар.

 КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районында, приоритетлы милли проектлар һәм махсус өлкә программалы буенча, соңгы өч елда 42 яшь гаилә шәхсән тораклы булды, дип хәбәр итте Кызыл Октябрь район администрациясенең торак коммуналь хуҗалыгы һәм торак сәясәте бүлеге мөдире Хөсәин Аймалетдинов. 

 ТАТАР МОКЛОКАСЫның башлангыч инвалидлар оешмасы вәкилләре Рабия Мостафина, Афия Сәлахова, Зөлхия Насибуллина Спас районы үзәгендә узган «Шөһрәт минуты»нда кызны сөймәгән егеткә иргә бирү күренешен сәхнәләштереп, алкышларның иң кайнарларына лаек булдылар.

 МӨТЕРАВЫЛ халкы табигый газ рәхәтен күрер өчен әле 2004- елда ук йорт башыннан 24-әр мең сум чамасы чыгарып түләгән иде, әмма бүген генә 130 йорт зәңгәр ягулыкны кабул итәргә тулаем әзер, тик аларга да әле «табигать бүләге» килеп җиткәне юк, хәтта бу хакта бер газетада айдан артык белдерү чыккан булса да.

 КУЙСУЫнда, мәсәлән, инде социаль учреждениеләрне табигый газга тоташтыралар, аларның чираттагысы авыл медпункты булды.

 КОЧКО-ПОЖАР аша узган Работки-Порецкое автотрассасының текә борылышында 24- декабрьдә тагын бер автопоезд агач төзү материаллары белән юл һәлакәтенә тарады. 

 

Олег Хөсәинов әзерләде. 

Редакциядән. «Биографик сүзлек» авторы Рифат ага Ибраһимов хәзер «Мишәр сүзлеге» китабы өстендә эшли

Предыдущая страницаСледующая страница