Предыдущая страницаСледующая страница

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

 

– Үмәр хәзрәт, Сезне Диния нәзарәте рәислегеннән китүегез ни сәбәпле?

– Барча тереклек хәрәкәттә, үзгәрештә. Картлар яхшы беләләр буыннар катуын, кан тамырлары тыгылуын. Менә минем җавабым! Башкача әйткәндә, бер урында таптанып торырга ярыймы инде?!

Карагыз, ярымхәрби Горькийда мәктәп тәмамлап, армиядә хезмәт иттем, аннан кайтып такист булдым – бу эш теләсә нинди ир кешегә гаиләне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Әмма бу инде һөнәр түгел! Һәм тормышны моңа багышларга мөмкин түгел! Мин дә уйлана башладым. Һәм ул заманнар өчен иң көтелмәгән карар кабул иттем – имам булырга теләп, Бохарага «Мир и Араб» мәдрәсәсенә укырга киттем. Ул вакыттагы диннәр буенча бүлек җитәкчесе мине «профилактик әңгәмә»гә чакыртып: «Сез укып кайтуга мәчеткә йөрердәй кешеләрегез зиаратта булырлар инде»,  – дип куркытып куйган иде

 

– Ул барысын да зиаратка озату белән янадымы?

– Юк, ул бары тик ул вакыттагы процессны гына күзәткән: 1980- еллар азагында, коммунистлар әйткәнчә,  «дин үлеп бара» иде. Чынлап та, хәл шундый иде ул вакытта, җомгага йөрүчеләрнең күпчелеге 70 яшьлек картлар иде. Шулай булгач, ул кешенең прогнозы аптекадагы кебек төгәл иде.

 

– Шул ук вакытта, Диния нәзарәтенең 15 еллык эшчәнлеге йомгаклары буенча, Нижгарда 60 мәчет, тагын да күбрәк имамнар, Х. Фәизханов ис. Институт, бар илгә атаклы «Мәдинә» нәшрият йорты?!

– Корьәндә күпләрне шиккә калдыра торган сүзләр бар: «Аллаһ Тәгалә хәйләсе». Имеш, сез – кешеләр, күпме генә хәйләкәр булырга тырышсагыз да, Аллаһ сездән хәйләкәррәк. Менә безнең коммунистлар да шулай? 70 ел буе бик куәтле держава төзеделәр, барча дөнья өчен алар миссионерлар булдылар, иманлы кешеләрне юкка чыгарып бетерделәр дияргә була… әмма үзләре дә СССР белән бергә юкка чыктылар. Безнең рухи яңарышыбыз (барча диннәр бергә) – бу могҗиза түгелме?! Атеистларның исәпләре төгәл булса да, тормыш башка юл белән китте…

 

– Сезне «Бохара имамнары буыны» исемлегенә кертәләр, алар СССР заманында соңгылар булдылар, сезнең җилкәгезгә барча реформалар өелде, элекке системадан калган бар җитешсезлекләрегез белән Сез Диния нәзарәтен җитәкләп, яшьләргә өммәтне яңартырга бирмисез. Гафу итегез, Сезнең буынга бик күп претензияләр…

– Һәм аларның күпчелеге хаклы да дип әйтер идем. Мин бу турыда «Бухарские воспоминания» китабында бик тәфсилләп язган идем, кирәксенгән кеше укып карасын. Сорап карагыз, ни өчен мин 15 ел җитәкләгән Диния нәзарәтен башка кешегә үз теләгем белән тапшырдым. Организмга яңа кан кушылса, ул яңара. Критикларга җавап итеп: «Мөселманнарга өлкән буын кешеләрен хөрмәт итеп, аларның эшләрен дәвам итү иң мактаулы бурыч», – дип әйтер идем. Әйе, без «Бохара имамнары» һәм безнең остазыбыз безнең өчен иң хөрмәтле булган мөгаллимебез – Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. Әйе, без гөнаһсызлар түгел. Тик шулай да бу күчереш, үзгәреш елларында өммәтебезне кем җитәкләде? Әби-бабайлардан алып бүгенге заманга кадәр булган күперне кем булдырды? Бүгенге яшь буынга нигезне кем салды? Башкалар бу эшне ничек башкарып чыга алырлар иде, бу, әлбәттә, билгесез. Үсеп килүче буыннан: «Әгәр дә сез бар итүдән, төзүдән түгел, ә бәлки җимерүдән һәм юкка чыгарудан, фетнәдән башласагыз, Аллаһ тарафыннан яңа буынга куелган таләпләрне ничек башкарып чыгар идегез?» – дип сорар идем. Әстәгъфирулла.

 

– Алайса сорауны башкача куям: Сез үз заманыгыз таләпләрен ничек башкара алдыгыз? Хәтта сезнең барыгызны да бит КГБ белән элемтәдә дә һәм хакимият органнары каршында тез чүгүдә дә гаеплиләр.

– Тагын Насретдинны искә төшерик. «Ничектер бер хаким үз кулы астындагы кешеләрне тикшерергә уйлаган һәм алардан таләп итә башлаган: мин кем, тиранмы әллә гадел кешеме? Әгәр дә «Гадел» дисәләр, аларны ялагайлануда гаепләгән, «Тиран» дисәләр, каршы сүз әйтергә кыюлыклары өчен җәзалаган. Кешеләр Хуҗа янына йөгергәннәр. Хуҗа хаким каршына баскан да: «Тынычланыгыз, хакимем, без Сезнең тираннарыгыз, ә Сез – хаклык иясе», – дигән.

Тормыш без күзаллаганнан күпкә катлаулырак. Минем дә соравым бар: бөтен Россия буенча күпме чиркәүләр һәм мәчетләр төзелгәндә, кайда безнең дингә каршы көрәшүчеләребез?! Кем зирәгрәк һәм хәйләкәррәк булып чыкты? Турысын әйтергә кирәк – бер генә дәүләттә дә хөкүмәт ияләре белән җиңел булмады. Аларның җилкәсендә зур җавалылык та, бик күп вазифалар да, төрле нәфесне котырта торган нәрсәләр дә, шулар барысы бергә кешенең иң яхшы сыйфатларын да үзгәртергә бик сәләтле. Алар еш кына үзләрен хакимлек итүче итеп тоялар, ә бит ул алай түгел. Бу турыда «Война и мир» әсәрендә Лев Толстой бик яхшы язган. Ә Корьәндә тарихи үрнәкләр аша кешенең һәр гамәле бары тик Аллаһ Тәгалә кодрәте белән мөмкин икәнлеге яхшы күрсәтелгән. Бу бик катлаулы мәсьәлә. Мин әйтер идем, тормышның бар механизмын без аңлап бетерә торган түгел. Шуңа күрә дә без белемле булырга тырышабыз, әмма бу гына җитми. Әле алдан тоемлый белү (интуиция) һәм зирәклек кирәк. Иң әһәмиятлесе – бар нәрсә дә ниятле булырга, рухи ниятле булырга тиеш. Ниятең нинди булса, тормышың нәтиҗәсе шундый була!

Менә мин һәрвакыт кабатлыйм: «Аксаклар кварталында аксарга кирәк», – дип. Ләкин бу бит төрле хәлләргә яраклашырга кирәк дигән сүз, шул ук вакытта аксак булырга кирәк дигән сүз дә түгел. Аксыйсың, әмма аксак түгел икәнне истән чыгармыйсың! Җүләр булып кыланасың, шул ук вакытта тураеп басар мизгел җиткәнне көтеп кенә торасың… Башкача мөселманнар Явыз Иван, Сталин заманында ничек исән калырлар иде икән?!

 

– Сезнең яңа проект – Алимнар Шурасы. Ничек инде юк кешеләрдән җыен җыярга була? Дөнья мөселман укымышлылары стандарты буенча бернинди алимнар да юк. Сез, сүз уңаеннан, Үзегезне мөфти дип атаганны да яратмый идегез.

– Дөресе шул. Әмма ничек яшәргә: башны комга күмәргәме яисә зиаратка таба шуыша башларгамы? Шуңа күрә дә мин бер төркем фикердәшләрем белән 5 ел дәвамында инде илебезнең бар мөселманнарын берләшергә өндим. Яңа буын Ислам дине белгечләрен үстерергә кирәк, Сез әйткәнчә, дөнья стандартлары буенча. Тагын менә нәрсә мөһим: «экспорт» белән мавыгу кирәкми, үз бабаларыбыз гореф-гадәтләрен дәвам итәргә кирәк, ә бу – Идел буе өчен җәдидлек, Кавказ өчен шафилык, гадәти суфийлык. Башкача барысы да шундук юкка чыгачак.

Безнең остабыз Тәлгат Таҗетдин бөтенроссия Алимнар Шурасы булдыру идеясын хуплады. Бу турыда ул Түбән Новгородта ноябрьдә узган IV Корылтайда барча халык алдында белдерде. Ул үзе үк анны җитәкләр дә, инша Аллаһ. Ә мин аның сәркәтибе буларак. Шулай итеп Россиянең Европа һәм Себер өлеше мөселманнары Шурасы нигезе салына. Шунда ук Урал һәм Идел буе да керә. Киләсе адым– Кавказ мөселман кардәшләребезне хезмәттәшлеккә чакыру.

 

– Бик кыю! Скептиклар Рәсәй мөселманнарын бары тик ГУЛАГ я Кремльнең каты кулы гына берләштерә ала диләр.

– Болар демократик вариантлар түгел. Ә без Рәсәйдә беркайчанда булмаганча иркен заманда, мөселманнарга иркен сулыш алырга мөмкин заманда яшибез, шуның өстенә мөселманнар илебезнең актив гражданнары булыр дип көтелә. Менә шуның өчен дә иң яхшыларны, иң акыллыларны берләштерергә көч куярга кирәк!

 

Зилә Ахмадуллина тәрҗемәсе

Предыдущая страницаСледующая страница