Предыдущая страницаСледующая страница

Фикер алышу

 

Читтән торып оештырган «түгәрәк өстәл» «артында» күбрәк менә шундый очлы темалар хакында сүз барды.

– Беренче чиратта, мин уку-укыту программасыннан киләчәктә татар теле дәресләрен төшереп калдыру турында барган сүзләргә колак салырга, бу хакта тирәнтен уйланырга милләттәшләремне чакырам, - дип сөйли башлады Анды мәктәбе директоры Розалия Хәнәфиева. – Ана телебез фән буларак өйрәнелмәгәч, ул көнкүреш дәрәҗәсендә бераз сакланып калачак калуын, әмма тора-бара аның юкка чыгуы көн кебек ачык. Икенчедән, мәктәпләрдә татар теле укытылмагач, алар милли статусын югалтачаклар. Дөрес, бу хакта әле сүзләр генә йөри, рәсми карарлар дөнья күргәне юк кебек, мин белгәнчә. Халыкны алдан әзерләү генә түгелме икән соң бу имеш-мимешләр тарату? Ә бәлкем халык фикерен белер өчен дә шулай итә торганнардыр? Тик руслар әйтмешли, ялкынсыз төтен булмый бит. Менә шуңа күрә безгә, безнең милләтебезгә яный торган үзгәрешләргә битараф булып калырга ярамый. Теле юкның – милләте юк, дигәннәр безнең картлар. Хак сүзләр, – ди Розалия ханым.

Әйдәгез, дөрестән дә, авылларыбызда мәктәпләрне кыскартуны читтән карап тормыйк, ә үз фикеребезне әйтә алыйк, оптималь вариантлар тәкъдим итик, якташлар. Бу эштә милли, җирле информация чараларын кулланырга кирәк. Быел Сергач рйонында 8 мәктәп ябылса, чираттагы уку елында тагын 5 авыл мәктәбен шул язмыш көтә. Бу хәлләрдән «милли сорау» да коткарып калмаячак милли мәктәпләребезне, әгәр дә без тын гына посып, башларыбызны иеп торсак.

Милли, җирле информация чараларын кулланырга кирәк дигән сүзләргә борчылып булса кирәк, үзенең чыгышын «түгәрәк өстәл»дә Кече Рбишча күмәк хуҗалыгы рәисе Рамил Юсипов башлады.

- Нинди прессаларны сез күз алдында тотасыз? Газеталарга килгәндә, безнең тирә-якта бер генә дә бәйсез газета юк. Җирлеләрдән район газеталарын алсак, билгеле, алар район хакимияте органы. Бер генә кыңгыр җөмлә дә район башлыгы турында басылмый, хәтта ачыктан-ачык кыңгыр эшләре булса да. Ә менә киресенчә, рәхим итегез, чебен үтергәнне дә районка хәбәрчеләре фил суйды дип оста гына китереп чыгара алалар. Милли басмаларга килгәндә, алары да гади халык өчен ирекле түгел. Котлаулар, программалар, күчереп алган хикәяләр белән битләрен тутыралар да куялар.

Әлбәттә, милли проблемаларны хәл иткәндә бөтен көчләрне бергә тупларга, бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк. Ә бездә, татарда, кызганычка каршы, һаман үзара узыш, тартыш бара...

Авыл хуҗалыгына бәйле булганга, берничә сүз шул хакта да әйтеп үтәсем килә. Чынлап та, өлкә, федераль чиннар авыл хуҗалыгына акча бүлеп бирә торганнардыр да. Тик ул түгәрәк суммаларның бер сумы да үз казанында кайнаган СПКларга бер тиенлек файда күрергә ярдәм иткәне юк, дөресрәге – алар безнең кебекләргә килеп җитми. Миңа калса, югарыдагы сәясәт – авыл хуҗалыгы җирләрен дә олигархлар кулына тапшыру. Чөнки Россиядә Аллаһыдан булган бөтен табигый байлыкны алар үзара бүлеп бетерделәр инде, калган бердәнберенә - гасырдан-гасырга иген игеп көн күргән крестьянның соңгы ипиенә, авыл хуҗалыгы җирләренә дә намуссыз рәвештә кулларын сузалар.

Кызганыч, шулай итеп, күрәсең, милли мәктәпләр, аннары советлар, ахыр чиктә милли районыбыздан да колак кагарбыз? - диде Әмир улы Рамил Юсипов, борчылган кыяфәт белән.

«Ник соң район башлыклары, үз газеталары аша булса да, халыкны киләчәктә ни көтәчәге турында әйтмиләр?» – дигән сорау безнең газетада, белгәнегезчә, бер тапкыр гына чагылмады. Әмма йөк барыбер анда кала бирә. Халыкны, әйе, иртәгесе көне нык борчый башлады, ә киләчәге аның тәмам билгесез, томанлы...

И, авылым, бичаракаем, – ди элекке Мөтервыл СПКсында гараж мөдире, аннары җирле мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән, әмма бүгенгесе көндә Мәскәүдә яшәргә мәҗбүр булган Хәсән Берендеев.

– Мин туган авылымның патриот улларының берсе идем. Мөтеравылымның исемен тиешле дәрәҗәдә тотарга, абруен күтәрергә хәлемнән килгән кадәр спорт төрләрендә дә, сәнгать өлкәсендә дә, таныш-белешләрем арасында да һаман якларга тырыштым. Яшүсмер буынга физик һәм әхлакый тәрбия бирүдә дә өлешем бар. Авылда бер төрле тәртип саклаудан да читтә тормадым. Җаным-тәнем белән туган туфрагым өчен янып көйдем, туган җиремдә ярыйсы тормыш кичерергә ниятем иде. Әмма тормыш дигәннәре нишләп куйды әнә, аеруча, безнең авыл белән. Өлкәдә, илдә дан казанган «Алга» колхозыбыз төтен сыман күккә очты. Шуннан авылның инфраструктурасы югала башлады. Безнең авылда ни генә юк иде бит! Әле менә көч-хәл белән ярый хет газы килеп керә. Әмма бик соң шул. Яшьләр авылда юк әбәрендә. Мәктәпне быел ябалар икән дип ишеттем. Авыл советын да бетерәләр икән. И, егетләр, хәлләр яман шул. Хәзер дөнья финанс кризисы Мәскәүне җир тетрәгәндәй уйната башласа, бәлкем авылларыбыз җанланыр да бераз. Тик колхоз булмагач, мәктәп, совет беткәч, клублар ябылгач, цивилизациягә күнегә башлаган минем ише милләттәшләрем нишләр соң авылларына кайтып? Мин белмим. Тик шуны әйтә алам, милли-мәдәни оешмаларыбыз бар, хәзер татарча ике газетыбыз чыгып килә икән. Көн кадагында торган милли проблемаларны, очлы мәсьәләләрне бергәләп чишәргә кирәк. Билгеле, теләсә нинди җыен, җыелыш булсын, иң башта аның президиумын сайлыйлар, аннары гына проблемаларны тикшерүгә, мөһим карарлар кабул итүгә керешәләр. Мин менә шушындый милли актуаль проблемаларны Нижгар өлкәбездә җыелышып хәл иткәндә, милли-мәдәни автономиябезне президиумыбыз итеп күрәсем килә, янәсе, йомгаклап әйткәндә, шушы көчле, абруйлы оешма тирәсендә безгә бергәләшергә кирәк, – ди Хәсән әфәнде.

Әлбәттә, «түгәрәк өстәл» артында очлы темалар һәм проблемалар турында күп сөйләнде. Без алар белән укчыларыбызны таныштыруны алдагы саннарыбызда дәвам итәрбез. Ә инде шушы мәсьәләләргә кагылган фикерләрен әйтергә теләүчеләр тагын табылса, редакциягә шалтыратыгыз.


Олег Хөсәинов

Бер җөмлә белән

КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районында узган елны 31 янгын купкан иде, утта бер кеше һәлак булды һәм 13 йорт, 8 мунча, 3 автомобиль, 2 йорт каралтысы зур зыян күрде, югалту уртача 3 млн сум тәшкил иткән.

 МӘСКӘҮДӘ Пашат, Семочки, Шөбиле, Анды һәм спорт ветераннары командалары вакытсыз вафат булган Пашат егете Гаяр Әндәржановның «Истәлек кубогы» на мини-футбол турниры оештырдылар, ә аны яулаган Шөбиле командасы төп бүләкне тантаналы рәвештә мәрхүм булган Гаярнең кызы Надиягә тапшырды.

 ПАШАТ һәм безнең тирә-як авылларыбызда спорт җанлы булып танылган Гаяр Әндәрҗановның Мәскәүдә «Истәлек кубогы»на мини-футбол турнирын оештыручылар: Камил Бедретдинов (Семочки) һәм шөбилелеләр Рифат Салахетдинов белән Игорь Ивашкин.

 УРАЗАВЫЛда урнашкан «Лагуна» кафесы хуҗасы Рәшит Шәрипов инде өченче ел рәттән Салган балалар йортында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел уңаеннан үз ашханәсендә бер дигән чыршы бәйрәме оештыра, бүләкләр тарата, әйтергә кирәк, быел да бу могҗизалы чара матур оештырылган иде. 

 ГРИБАНДА Яңа ел каникуллары көннәрендә бер йорттан чыккан янгынга каршы җирле, күрше Янау һәм Сергачтан килгән тагын дүрт янгын сүндерү бригадалары «көрәшсә дә», мәрхәмәтсез ялкын «бирешми» һәм күршесендә төзелеп яткан йортны да «йотып ала»... 

 КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районы прокуроры Наиля Шиаповага өлкә Законнар Чыгару җыены рәисе Виктор Лунин, прокуратура органнары барлыкка килүгә 287 ел тулу уңаеннан, «РФның хөрмәтле прокуратура хезмәткәре» дигән билге тапшырды.

 СЕРГАЧ телевидениясе татарча «Бүләккә - җыр» дигән тапшыруын яңа елдан шимбә көнгә иртән 7.00 сәгатькә, якшәмбедә 8.00 сәгатькә күчерде.

 АНТЯРОВКАда яшәүче Рөстәм һәм Гөлфия Җамалетдиновларның беренче балалары (аңа Диана исеме бирәләр) яңа 2009 елның беренче 20 минутында дөньяга килде һәм шул уңайдан без яшь әти-әнине тәбрик итәбез, ә Дианага бәхетле киләчәк телибез.

 АНДЫга Мәскәүдән кайткан тай боксы остасы Рамил Мөхәммәтризаев Сергачта яшүсмерләр спорт мәктәбе ачып, аның укчылары күптән түгел өлкәдә узган тай боксының «Ачык ринг» ярышларында үзләренең беренче җиңүләрен яулап кайттылар.  

 ЗУР РБИШЧАда туып-үскән, Кызыл Октябрь районы Земство җыенына дүрт тапкыр депутат итеп сайланган Таһир Нуреев яңа елдан конкурс нәтиҗәсендә милли районда гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.

 МӘДӘНӘдә 18 гыйнварда купкан янгын үзенең «корбаннарын» яңа 2009 елда барлый башлады бугай: ул көнне ут бер йортны юк иткән.

 САФАҖАЙда традицион хоккей турниры быел 25 гыйнварда узды һәм анда инде дүрт татар авылы командалары катнашты: елдагыча шайба суккан сафаҗайлыларга , семочкилыларга, суыксулыларга пожарлылар да кушылды.

 ТАТАР МОКЛОКАСЫндагы участок хастаханәсен якын киләчәктә ялгызак һәм ярдәмгә мохтаҗ булган татар карт-корылары өчен интернат итеп үзгәртеп кормакчылар.

 МӨТЕРАВЫЛда, ниһаять, табигый газ белән файдаланучылар күренә башлады, җирле авыл советы белгече Лима Җәлилова әйтүенчә, һәр атна 5-6 йортка зәңгәр ягулык керә икән.

 ЧҮМБӘЛИ шахматчысы Әхмәт Мөхәммәтҗанов Кызыл Октябрь районы беренчелегендә узган елдагыча ук чемпион исемен үзе артында саклап кала алды, ә бүләкле урынарга лаек булган шахматчылар зональ ярышта катнашыпөлкә чемпионатына юллама оттылар. 

Олег Хөсәинов әзерләде 

Предыдущая страницаСледующая страница