Предыдущая страницаСледующая страница

төрлесеннән

Озын гомерле булыгыз!

Исәнмесез, кадерле «Мишәр дөньясы» газетасы редакциясе хезмәткәрләре. Сезнең газетага подписка игълан ителгәч үк мин аңа язылдым. Элек кибетләрдән алып өлгерсәк, аны уку бәхетенә ирешә идек. Әле менә, Аллаһының рәхмәте белән, «Мишәр дөньясы»н өйгә ук китереп бирәләр. Рәхәт инде. Әмма аны бушка алырга күнеккән кайбер авылдашларым хәзер сезнең газетаны сорашып йөрергү мәҗбүрләр, янәсе, күз очы белән генү булса да татарча төсле басманы карап чыгар идек, диләр. Нишләмәк кирәк, күрше-күләнгә бирми хәл юк инде. Менә шулай безнең «Мишәр дөньясы», кулдан-кулга йөреп, таушалып бетә дә инде. Әлбәттә, мин аларны язылырга өндим, газетабызны кызганып түгел, ә кешегә ялынып-инәнеп йөргәнче, үз әйберең булсын, шул исәптә «Мишәр дөньясы» да. Аны, вакытың булганда, рәхәтләнеп укыйсың. Ә болай ашыктыралар, күбесе очракта ул әле әйләнеп тә кайтмый. Үзеңнеке генә булса, аны җыештырып куяр идең, җае чыкканда онытылганнарын кабат алып укырга була. Безнең гаилә сезнең газетаны бик яратып укый. Аеруча авыллардан кыска хәбәрләр кызыксындыра. Вәгазьләр дә бик урынлы. Соңгы саннарда җирле авторларның шигырьләре дә күренә башлады. Ә игътибарга лаек булганы — «Мишәр дөньясы» чыга башлаганнан бирле аның битләрендә бүтән масса-күләм информация чараларыннан күчерелмә материалларның басылмавы.

Сезгә зур уңышлар, зур тираж һәм зур гомер теләп калам. Ә хатым ахырында мин җитәкләгән балалар бакчасына һәрдаим ярдәм кулы сузып торучылардан бүген Ирфан Шаиповка, Рушан Абдулвалеевка һәм Йолдыз Шабановага зур рәхмәтләремне белдерер идем. Шундый авылдашларыбыз ярдәме белән безнең бакчада төрледән-төрле кызыклы чаралар оештырылып килә, бер генә бәйрәмне дә билгеләми калмыйбыз. Яшь әниләр дә бакча тормышында актив катнашалар, аларга да чиксез рәхмәтле мин. 

 Алсу Әхмәтбаева.Кочко-Пожар.
Фотода: чыгарылыш төркемгә таныклыклыр
тапшыру мизгеле (Б/б архивыннан)

 

Руслар да рәхмәт әйтә

Әйе, милләтеңне мактау, аңа карата ихтирамлы мөнәсәбәт белән бергә  рәхмәт сүзләре ишетү сөендерә, горурлык өсти, тагын да яхшырак буласы килә. Менә шундый барыбыз өчен дә сөенечле һәм җанга ятулы сүзләрне ишетергә насыйп булды миңа, якташлар, Калиновка дип аталган  рус авылында. Бу авылда Мичурин исемен йөрткән колхоз бөтенләй таркалгач, сафаҗайлы Рөстәм Сабитов 2002- елда янәдән хуҗалык оештырган иде. «Рөстәм Сафович сүнеп барган авылыбызга җан өрде, һәр ел игенле, акчалы, терлек асрарга азыклы булабыз. Ындырларыбыз вакытында сукаланган, печәннәребез чапкан, кирәк вакытта акчалата да булыша» – дип сөйләделәр калиновкалылар авылларына икътисади көч өстәгән җитәкче турында. Ә инде 2005 елның октябрендә авыллары белән ышаныч белдергән, авыл администрациясенә кандидатларының бүгенге эшчәнлеге турында бер авыздан, «авылыбызны җылытты, яшисе килә, сүзендә тора, чын җитәкче», – дип Фәттах улы Хайсәр Закировка рәхмәт сүзләре әйттеләр. Чынлап та, Петрякс авыл администрациясе башлыгы Хайсәр Закировның эшчәнлеге беренче көннәрдән үк күренә башлады. Ул Петряксның да, Калиновканың да чисталыгына әһәмиятле булып, урамнардан чүп-чар җыюны җайлады. Махсус машина өйләрдән чыгарып куелган чүп-чар капчыкларын җыя башлады. Шәхсән йортлардан сөт җыю да үтәлә килә. Милли бәйрәмебез сабантуй да озак еллардан соң янәдән бу авылга кайтты. Авыл башлыгы бу бәйрәмгә күл буендагы сокланырдый урынны җайлады дияргә кирәк. Тырышкач була шул, 6 ай эчендә руслар яшәгән Калиновка авылы тулысынча газлаштырылды, ул авылның киләчәге бар, бүген аннан 15 бала Петрякс мәктәбенә укырга йөри. Авыл башлыгы монда да тырышкан, маршрут автобусын укырга йөрү вакытына җайлаштыруны үтенеп бусагалар санаган, хатлар язган. Авыл урамнары төзәтелә тора. Каберлекләр өстендәге агачлар киселә. Хайсәр Фәттахович белән очрашкан көнне районның «Межрайгаз» хезмәткәрләре яңа килешүләр төзергә авылга килгәннәр иде. «Авыл халкына районга йөрергә кыен, ул да булса күбесе бит олы яшьтә инде, авылга китердек, тыңладылар инде», – диде авыл башлыгы бу күренешкә аңлатма биреп. Авыл башлыгы сөйләве буенча, алар киләчәктә сөт җыюны кооперативка теркәп, дәүләттән өстәмә литрына 4 сум дотация алу өстендә дә эшлиләр икән. «Авылларыбызда банктан кредит алып терлек асраучылар да арта бара, дүрт гаилә милли проект буенча субсидия алды. Фермерчылык та арта бара. Киләчәктә бик мөһим эшләребез бар, яз килүгә елга аша тросс күперен һәм һәйкәлне ремонтларга дип өметләнәбез. Хәтер ташыбыз үзенең ачышын көтә. Авыл халкының төп ышанычы күмәк хуҗалык, ничек булса колхозны саклап калырга, бабайлардан калган җирләрне сакларга кирәк. Газетагызны укыйбыз, мин хезмәттәшләремә дә язылдым, форсаттан файдаланып үткән һәм киләчәк бәйрәмнәр белән һәркайсыбызны котлыйм, Ходай Тәгалә барыбызны да тулы иманыннан аермасын иде», – дип теләкләр теләде Хайсәр Закиров. Менә шулай безнең милләттәшләр алынган эшләрендә җиң сызганып, рәхмәтләр ишетердәй эшли беләләр. Бу бит күмәк горурлыгыбыз… 

 Әнвәр Камалетдинов
 Фотода: Х.Ф. Закиров

Бер җөмлә белән

СЕРГАЧның «Лидер» спорт-комлексында 22 февральда яшүсмерләр арасында татар-мишәр көрәше буенча ачык өлкә чемпионаты уздырылачак, ярышлар белән аралаш татар эстрадасы артистлары концерт та бирәчәкләр, ди билбаулар белән көрәш буенча өлкә Федерациясе президенты Рамил әфәнде Салихҗанов.

 КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районы башлыгы Таһир Хайретдинов, совет гаскәрләрен Әфганстан республика-сыннан чыгаруга 20 ел тулу уңаеннан, шушы сугышчан хәрәкәт ветераннары белән очрашты, аларның проблемалары белән танышты һәм мохтаҗларга үзенең ярдәмен ышандырды, аннары районда сугышчан хәрәкәт ветераннарының Советын булдырырга кирәк дигән тәкъдим ясады, андыйлар биредә 59-ау исәпләнә икән, шуларның 25-е – «әфганчылар», ә калганнары – Төньяк Кавказдагы кайнар нокталарда катнашучылар.

 КОЧКО ПОЖАР аша узган Работки-Порецкое трассасының 94 километрындагы текә борылышында 2005 елдан алып 2008 елга кадәр юл һәлакәтенә эләгеп 7 кеше вафат булды, ди ОГИБДДның Сергач бүлеге начальнигы Н.А. Сычёв, ә без, бу участоктагы аварияләрне узган елның август аеннан теркәп барган очракта гына да, 5-не беләбез инде.

 ЯНДАВИШЧА халкында киләчәккә, чын мәгънәсендә, җылы өметләр кабынды, чөнки Өчкүлдән алып аларга табан югары басымлы газүткәргеч сузыла башлады, ә җирле администрация башлагы Рафаил Ильясов әйтүенчә, җәй айларында авыл эчендә дә газ эшләрен башлап җибәрергә тырышырбыз, ди.

 ӨЧКҮЛДӘ, җирле күмәк хуҗалыгы рәисе Халит Сөләйманов әйтүенчә, авыл эчендә газ эшләре, кызганычка каршы, даими алып барылмый икән, ә өзеп-өзеп кенә эшләклиләр, ди.

 САФАҖАЙда барлыкка килгән «Яшьләр хәрәкәте» Яшьләр елында тагын эшчәнлеген җәелдереп җибәрер дип ышанабыз, ә бүгенгә аларның төп максаты – авыл яшьләрен аек яшәүгә өндәү, аларны мәдәни һәм мөһим вакыйгаларда актив катнашырга күндерү.

 УРАЗАВЫЛ урта мәктәбендә, халыкны социаль яклау идарәсе белгече Хания Измайлова белдерүенчә, әфган сугышында һәлак булган Равил Хөсәинов исемен мәңгеләштерү нияте белән мемориаль такта ачу каралган, ул тантаналы рәвештә районкүләм чара буларак оештырылыр, ди.   

 КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районының хәрби комиссариаты мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган елны район буенча 50 кеше хәрби хезмәткә чакырлырга тиеш булса, аннан 54 егет Ватан каршында бурычын үтәргә теләк белдергән һәм шуларның 44-е бүген Мәскәү хәрби округы гаскәрләрендә хезмәт итә.

 ШӨБИЛЕдә шушы көннәрдә, көрәш келәмен тәгъдир итү уңаеннан, җирле мәктәптә, билбаулар белән көрәш буенча өлкә Федерациясе президенты Рамил Салихҗанов, аның вице-президенты Зәки Валемеев катнашы белән, Сергач районының татар мәктәпләре укучылары арасында татар-мишәр көрәше буенча ярышлар булып үтте. 

 СЕМОЧКИ хоккей командасы капитаны Гаяр Әббәсов әйтүенчә, алар, турнирларда яулаган бүләкләреннән өлеш итеп, яңа бинага күченгән җирле медпунктка телевизор бүләк иткәннәр.

 БОЗЛАУ урта мәктәбендә җирле амбулатория фельдшеры Халидә Хәсәнова еш кунак, - ди тәрбия эше буенча директор урынбасары Эльмира Талипова, - ул безнең укучыларга алкогольның, наркотикның зыяны турында даими рәвештә эчтәлекле лекцияләр укып килә, шул темага алар белән файдалы әңгәмәләр кора.

 ЗУР РБИШЧА урта мәктәбендә крайны өйрәнү музее ачылуга 10 ел тулды, аңа нигез салучы Әлфия Мөхәммәтҗанова хәбәр иткәнчә, мәгариф учрежденияләре музейлары арасында уздырылган региональ конкурста Абдулхамит Садеков исемендәге мәктәп музее өченче урынга лаек дип табыла.

 МӘДӘНӘ күмәк хуҗалыгында читтән ялланган эшчеләр арасында зур ыгы-зыгы куба һәм, шуның аяныч нәтиҗәсе буларак, берсе икенчесен пычак белән яралый, соңгысы, алган тән җәрәхәтләреннән, урында ук вафат була.

 ЧҮМБӘЛИ күленә борылыш урынында, Работки-Порецкое автотрассасының 118 километрында, «Рено-Логан» шоферы (халык Мәдәнә мужигы ди, - О.Х.) чамадан тыш зур тизлектә авто белән идарәне югалта һәм кюветка очып чыгып юл һәлакәте ясый, нәтиҗәдә: шофер үзе вафат була, ә пассажиры бары тик җиңел тән җәрәхәтләре генә ала, ди Кызыл Октябрь эчке эшләр бүлегенең ОГИБДД начальнигы Ф.В. Ананьев.  

КАМКА урта мәктәбендә Марс Мангушев истәлегенә традицион кышкы спартакиада булып үтте, анда татар-мишәр көрәшендә, волейболда, өстәл теннисында, шашка белән шахматта, чаңгылар эстафетасында һәм башкасында йөзләгән спорт яратучы яшьләр катнашты (спартакиада турында тулырак киләсе санда укырсыз).

Олег Хөсәинов әзерләде 

Предыдущая страницаСледующая страница