Предыдущая страницаСледующая страница

вакыйгалар

(начало на стр. 1)

Ландыш Нигъмәтҗанова да популяр җырларының бер-икесен башкарды. Биючеләр дә бар иде. Үзебезнең Ирфан Измайлов та берничә хитын җырлады. Уздырып әйтим әле, шушы артистлар һәм алып баручы Ильсур Мортаза кич белән Сергач Мәдәният сараенда концерт бирделәр. Кызганычка каршы, тамашачылар район бинасына сыймады. Шунда, фикер алышканда, бер укытучы: «Менә, Нижнийга зур чакрымлы юллар бастырып барганчы, Сергачта гына да татар концертлары оештырып була ич. Әлбәттә, бөтен теләүче дә бер концертка сыешып бетми, билгеле. Шуңа күрә, ике концерт оештыру юлын карарга кирәк», — диде. Аңлашыла, бу сүзләрдә бөртек юк түгел... Шулай да, бу концертның халык өчен бушка икәнен искә алсак, башкача фикер йөртергә дә урын кала. Билетлы концерт булса, бәлки бер концертка да халык җыелмас иде, кем белә...

Көрәш барган залга кайтканда, анда ярышлар ике келәмдә оештырылган иде. Атаклы көрәшчеләребезгә алмаш булырга омтылган яшүсмерләр бик кызу көрәштеләр. Күренеп тора, билбаулар белән көрәш буенча өлкә Федерациябез барлыкка килеп, эшен җәелдерә башлагач, урыннарда бу өлкәдә ниндидер күтәрелеш күзәтелә башлады. Камкада, Шөбиледә көрәш секциясе эшли, Грибанда ачылды. «Кочко-Пожар авылына көрәш келәме кайгырта башладык», – диде Федерациябез президенты Рамил абый Салихҗанов шушы авылдан Федерация советы әгъзасы, татар-мишәр көрәше фанаты Ирфан Фәхретдиновка.

Узган елдагыча, быел да беренче гомум команда нәтиҗәләре буенча беренче урынны билбаулар белән беренче дөнья чемпионы Ханнән Мусинның тәрбияләнүчеләре алды. Зур Рбишчадан кала икенче уында Мәскәү командасы, өченчедә – моклокалылар.

Бу чара Ватанны яклаучылар көне һәм Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 20 ел тулуга да багышланганга күрә, Әфган сугышчысы, “Кызыл йолдыз” ордены кавалеры рбишчалы Әмир Саитдиновка «Волга-Петролеум» президенты Мансур Садеков, ООО «Новокиевский щебёночный завод»ының генераль директоры Илнур Галиуллин кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Ул теге кайнар Әфган җирендә барган сугышта КамАЗы белән каты ут астында кала, тәгәрмәчләре сафтан чыгарыла, әмма дошманнар утыннан качып, милләттәшебез йөкне билгеләнгән ноктага илтеп куя...


Олег Әндәрҗан

 

Хөрмәтле якташларыбыз! Сезне Нижгар халык шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. «Мәдинә» нәшрият йорты тарафыннан Ыргудан Әхмәт ага Закиров, Бозлаудан Роза апа Юнисова шигырьләре тупланган китаплар басмага әзерләнә.

 

 

Юраулар

 

Юрауларны белгән кеше

Сумкасын ачып куймас.

Тотса сумкасын ул ачык

Акчага һичбер туймас.

 

Очраса юлда тарак

Кыз балага берәүгә.

Иелеп алса ул таракны,

Чыгар быел кияүгә.

 

Егет кеше дә өйләнер,

Тапса юлында тарак.

Күтәреп ал бәхетеңне

Торма уйланып, карап.

 

Өйләнгәнеңне белгертә

Балдак кигән бармагың.

Аерылышу килеп чыгар

Әгәр син югалта калсаң,

Затлы никах балдагын.

 

Себерке белән кизәнмә,

Зинһар, ана, кызыңа.

Гомер итәр, син кизәнсәң

Ирсез, ялгызы гына.

 

Киеп карарга кемгә дә

Бирмә никах балдагын.

Бирүгә бу тиң кешегә

Язмышыңны алдагын.

 

Суыңны, кыз, бик күп түкмә

Юган чагында керең.

Су күп түксәң, гомер буе

Эчкече булыр ирең.

 

Туй көнендә башта кояш

Соңыннан кар яуса тышта.

Яшәр яшьләр гаилә корып

Бәхетле, мул тормышта.

 

Булыр-булмас керемнәрне

Куймагыз алдан санап.

Керем узар яныгыздан

Калырсыз арттан карап.

 

Берәү куйган бастырып,

Сабына себеркесен.

Ничек инде мондый өйгә

Каяндыр акча керсен.

 

Утырмагыз, буй-кыз, егет

Өстәлнең почмагына.

Туры килер туй көтәргә

Биш-алты ел тагын да.

 

Әхмәт Закиров, Ыргу

 

 

 

Уйлану

 

Яшьлек бездән йөгереп-йөгереп үтте,

Яз айлары очып-очып китте.

Күпме генә су койсам да,

Гөрләп үскән гөлем инде кипте.

Картлык килде, чәч агарды,

Йөзләргә дә җыерчыклар салды.

Соң булса да әле миңа,

Бераз күбрәк инде акыл тамды.

 

Ул акылны кая гына илтим соң,

Ул акыллык әле кирәкме?

Хушым бетеп егылам дигәндә,

Ул акыллык карт кешегә терәкме?

 

Булган булса иде ул акыл яшьлектә,

Үтте иде гомерем бәхеттә.

Кем белә бит, бәлки акыл белән

Йөгереп мендем иде тәхеткә?!

 

Быел матур октябрьнең ахыры,

Якты кояш белән балкыды.

Тынычланып җылы нурын сипте

»Яшьлек» кире кайтты – талпынды.

 

Бу кошкайның соңгы очуы,

Канат җәеп соңгы торуы.

Килеп исәр салкын кыш җиле,

Туңдырыр ул бу күркәм җирне.

 

Вәли Закиров, Иске Мочали

 

котлыйбыз

Февраль азагында Сафаҗай урта мәктәбе директоры Рамиль Хәбиб улы Мусин үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан без аны чын күңелдән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек, озын гомер һәм укытучылык хезмәтендә дә шушы үргә җитүен теләп калабыз.

Бүгенге заманда мәктәп директорларының вазыйфалары санап бетергесез. Алар уку-укыту процессын контрольда тоту белән беррәттән мәктәпнең материаль-техник базасын да кайгыртырга мәҗбүрләр, чөнки соңгы вакытта аларга рәсми булмаган рәвештә хуҗалык мөдире вазыйфалары да йөкләнде. Ә инде Сафаҗай мәктәбе кебек зур уку-укыту учреждениеләренең, билгеле, мәшәкатьләре дә зур. Әмма ләкин, Рамиль Хәбиб улы, замана кытыршылыкларына бирешмичә, һәман алга баруын дәвам итә. Бүген Сафаҗай урта мәктәбе Пилнә районында иң эре һәм иң алдынгы мәктәпләрнең берсе. Өлкә татар мәктәпләре арасында да ул шул ук лаеклы дәрәҗәдә.

Аңлашыла, Сафаҗай мәктәбенең уңышларында Рамиль Хәбиб улының олуг хезмәте, ялкынлы иҗаты төп рольләрдә. Күренеп тора, ул бөтен көчен, энергиясен, туплаган тәҗрибәсен, Аллаһыдан бирелгән оештыру сәләтен үзенең профессиональ хезмәтендә киң куллана. Бер җөмлә белән әйткәндә, җаны-тәне белән эшенә бирелгән милләттәшебез ул. Шуның өстенә әле милләтпәрвәр якташыбыз да Рамиль Хәбиб улы Мусин. Ник болай дим, чөнки милли тормышыбызда булган бер генә чарага да ул битараф түгел. Нижгар татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте инициативасы белән оештырылган чара булсын, Диния нәзарәтебез яисә билбаулар белән өлкә Федерациябез ниндидер чара кора икән, Рамиль Хәбиб улы барчасына барып җиткән, кирәк вакытта ачык иттереп үз фикерен белдерә. Ә инде Сафаҗай җирендә оештырылган милли һәм дини, мәдәни һәм спорт чараларның нәкъ үзәгендә була ул.

Спорт дигәннән, тормыш юлының ярта гасырлык баскычына менеп басканда да Рамиль Хәбиб улы авыл хоккей командасында уйный, көрәшчеләрен ияртеп төрле турнирларга чаба, күңел ачу кичәләрендә, җае чыкканда, моңлы гына иттереп җырлый да. Сафаҗай мәктәбе директоры киң сәләтле һәм коллегалары, гомумән, якташ-милләттәшәре арасында абруйлы шәхес. Аның укытучылык хезмәте 1980- елның 15 августыннан Сафаҗай урта мәктәбендә башлана. 1996- елдан – мәктәп директоры. 2002- елда аңа «Россиянең атказанган укытучысы» исеме бирелә. Хезмәт баскычлары күп түгел дә кебек, әмма аларның һәрберсендә Рамиль Хәбиб улының армый-талмый дистә еллар үз халкына намус белән хезмәт иткән эшчәнлеге ята...

Тагын бер тапкыр без хөрмәтле юбилярны ихлас күңеледән котлыйбыз һәм халкыбыз файдасына яшь буынны сау-сәламәт, әхлаклы һәм белемле итеп тәрбияләүдә ак юллар юрыйбыз.

 Нижгар татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, өлкә Диния нәзарәте һәм «МД» газетасы коллективы

Предыдущая страницаСледующая страница