Предыдущая страница

Фикер алышу

(начало на стр. 1)

— Фәрит дус, әйт әле, сезнең гаиләдә финанс кризисы сизеләме? Шәхсән үзегез гаиләгезне тәэмин итүдә шул рәвешле ниндидер авырлыкларга тараганыгыз бармы, юкмы?

– Бүгенгесе, Аллага шөкер, финанс кризисын мин үземдә тойганым юк. Ә менә киләчәктә ни булыр, анысын белмим. Һәрхәлдә, шәһәрләргә караганда, авылда аны кичерергә җиңелерәк булыр дип беләм. Мәсәлән, мин ничек 5-6 мал-туар асрадым, шулай асрыйм да. Игенне, азыкны җәй айларында КФХ «Сафин»да эшләп алам. Дөрес, җиңелдән килми инде, әмма эшләргә һәм яшәргә була. Гаилә бюджетыбызны тулыландыруда тормыш иптәшемнең хезмәт хакы да ярыйсы роль уйный. Ул бер шәхси кибеттә сатучы булып эшли. Әнием 80 яшенә якынлашып килә. Аның пенсиясе дә уртак гаилә нужасын тартуга тотыла. Әлегә финанс кризисы авылда сизелми дияр идем, шәхсән үзем, кризис сәбәпле, ниндидер авырлыкларга тараганым юк. Тьфу-тьву... Ходай үзе сакласын...

Менә без хатын белән соңгы «Мишәр дөньясы»нда «Түгәрәк өстәл» һәм очлы мәсьәләләр» дигән баш астында әйтелгән проблемаларны бик кызыксынып укыдык. Розалия ханым да, Рамил белән Хәсән әфәнделәр дә бик актуаль проблемаларны күтәреп чыкканнар.  Алар, минемчә, татар җәмәгатьчелегенең көн кадагыннан һич кенә дә төшерергә ярамаган мәсьәләләргә тукталганнар. Минем әйтәчәк сүзем бәлки андый ук очлы булмас та, ләкин әйтмичә дә булдыра алмыйм. Белгәнегезчә, күптән түгел генә бездә хоккей турниры үтте. Йөз укучысы да булмаган Пожар урта мәктәбеннән тулы бер бишлек бозга чыгып олы авылдашлары белән бертигез уйнадылар. Ә менә безнең мәктәптә 400 укучы бар, инде ничәнче ел мәктәп абзарында хоккей корды эшләп килә, ләкин, кызганычка каршы, минем ише олы буын хокейчыларыбызга алмаш юк. Сезгә белмим ничектер, ә менә мине бу проблема аеруча борчый. Яшьләр спортка битараф карый. Яшьләр елында яшьләр өчен күбрәк спорт чаралары оештырасы иде. Сәламәт тәндә, сәламәт рух дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр бит, — диде Фәрит.

 

— Яшьләрне спортка тарту темасын Камка урта мәктәбе директоры Рафаэль Абубәкиров дәвам итте.

—        Безнең мәктәптә электән-элек укучыларга физик һәм патриотик тәрбия бирүгә зур әһәмият ясалды. Моңа Дамир абый Башкуров зур өлеш кертте һәм аның эшен уңышлы гына бүген без дәвам иттерәбез. Бездә мәктәп спорт залы ишегенә йөзак эленми диярлек. Укучылар белән бергә авыл яшьләре дә бик теләп волейбол уйныйлар, татар-мишәр көрәше буенча секция эшләп килә, физкультура укытучыбыз Фатех Курмаев тырышлыгы белән, балалар, шул исәптә кызлар да, бик теләп футбол уйныйлар, өстәл теннисы белән мавыгалар, чаңгыларда үзара ярышалар. Әле меня хоккей мәйданчыгы эшләргә ниятебез. Бу масатка берникадәр материаллар да кайгырттык инде.

Патриотик тәрбиягә килгәндә, әфган сугышында геройларча һәлак булган авылдашыбыз Марс Мангушев истәлегенә һәр ел спартакиада уздырабыз, аның батырлыгы, әфган сугышының безгә кагылган әһәмияте турында балаларга сөйлибез. Ул спартакиада мәктәп кысаларыннан чыгып, хәзер, менә карагыз, район масштабындагы чарага әверелде инде. Киләчәктә аны районара итәргә тырышырбыз. Тик мили мәктәпләребезнең, туган телебезнең киләчәге  һаман нык борчый башлады. Инде быел татар теле һәм әдәбияты буенча районнарда Олимпиадалар уздырылмады. Татар телебездән читләшсәк, динебездән бизәргә дә ерак калмый бит инде. Шуннан соң без кем булырбыз икән? Киләчәк буынны әхлаклы, итагатьле һәм тәүфыйклы итеп күрәсебез килсә, балаларыбызга ислам дине сабаклары бирергә кирәк, аның өстенлегенә, кешелек дөньясында тоткан әһәмиятенә, сыйфатларына балаларыбызны инандырасы иде. Шуңа күрә мәчетләребездә балалар өчен дини укулар оештыру өстендә шөгыльләнергә кирәк.

Кризис дисез. Авыл хуҗалыгы, гомумән, авыл, авыл кешеләре күптән инде кризис кичереп көн күрергә мәҗбүр. Ни әйтсәң дә, колхозларны ясалма рәвештә ватып тарката башлагач, авылларыбыз ятим, үксез бала халәтендә калдылар бит. Бүген безгә авылларыбызны да, милли мәктәпләребезне дә, мөмкинлекләрдән чыгып, советларыбызны да саклап калырга тырышырга кирәк. Милли мәктәпләребез булмаганда, татар телен укыту турында сүз куып йөрүеннән тыш, ана телебезне рус авылы мәктәпләрендә укыту ай-һай авырдан киләчәк, аның  тәмам чишелмәс мәсьәләгә әверелүе дә мөмкин. Менә шул хакта чаң сугарга кирәк, — ди Осман улы Рафаэль Абубякиров.

 

— Дөнья финанс кризисы инде болай да үлем ятагына яткан күмәк авыл хуҗалыкларында сизеләме? — дип сорадык Өчкүл хуҗалыгы рәисе Халит Сөләймановтан.

- Югарыда Рафаэль бик дөрес әйтте — авыл хуҗалыгы, авыл кешеләре күптән инде кризис белән көрәшеп яшиләр. Икеләтә аяныч, район башлыклары, беренче карашка,крестьянның михнәт кичереп яшәвен күрәләр, беләләр, әмма аңа  конкрет ярдәм, ахыр чиктә, файдалы киңәш бирергә ашыкмыйлар. Алай гына да түгел, безнең очракта, мәсәлән, район түрәләре Өчкүл хаҗалыгын күптән инде юк итмәкче иделәр. Ләкин ничек кенә кысрыкласалар да, без әле һаман аяк өстендә. Кризис дигәне бүгенгә безгә тагын ниндидер өстәмә авырлыклар әлегә китергәне юк. Әмма язгы кыр эшләре алдыннан, инде кагыйдә буларак кабул ителгән гадәти крестьян мөшәкатьләренә, әлбәттә, финанс кризисның көтелмәгән «сөенеч» «бүләк» итүе ихтимал.

Якын киләчәктә крестьян продукциясенә хаклар күтәрелмәсә, белмим авыл кешесе язгы чәчүгә нинди кәеф, күңел белән чыгар икән?

Милли проблемаларга килгәндә, аларны, беренче чиратта, милли оешмаларыбыз хәл итәргә тиешләр. Дөрес, милли районыбыз да милли мәсьәләләрдән читтә торырга тиеш түгел. Тик аның эшкә яраклылыгы, сәләтлелеге үзе зур мәсьәлә. Узган елда «Новое дело» газетасының 21 — 27 октябрь санында Губернатор үзе ачык текст белән түбәндәгене әйтте. «На сегодня мы разобрались с каждым районом области и поняли все их проблемы. При нашем участии каждый район разработал индивидуальную программу развития собственных производительных сил…

Такая программа получилась по всем районам, за исключением Краснооктябрьского. (Там есть проблемы кадрового  и организационного плана…)».

Шул ук газетадан Кызыл Октябрь районыбызга караган тагын бер цитата китерергә мөмкин, әмма егетлек кылып, бүгенгә ул турыда яшми калыйм. Ә узган санда һәм бүген «Мишәр дөньясы»нда күтәрелгән проблемалар, чынлап та, милләтебез өчен бик актуаль. Булган бөтен милли көчләребезне, мөмкинлекләребезне бергә туплап, бүгеннән ук үз ихтяҗларыбызны кайгырта башларга кирәк. Рамил әфәнде Салихҗанов әйтүенчә, бу хәрәкәткәурыннарда авыл интиллегенциясен, күренекле эшлеклеләребезне тартасы иде, — ди Мөхәммәт улы Халит Сөләйманов.

 

Бигрәк җитди проблемалар турында сүз куертасыз, — дип кушылды әңгәмәгә Камка урта мәктәбенең техник хезмәткәре Зифа Мангушева. – Менә мин  23 ел буе мәктәптә чишенү бүлмәсендә эшлим. Элекке укучылар белән әлегеләрен чагыштырсаң, билгеле, бүгенгеләре, заманча әйткәндә, «продвинутыйлар». Тик, минем карашка, совет заманында тәрбия алган балалар физик һәм рухи яктан әлеге буыннан күпкә алда иделәр. Алардан җәмгыять тә шактый файда күрде. Совет заманы балалары һәр эшкә зур җаваплылык белән карыйлар иде. Ә бүгенгеләре турында алай әйтеп булмый. Әхлак дигән нәрсә, кызганычка каршы, әлеге буында бик аз. Ә инде татар авылы балалары рус мәктәпләрендә белем алырга калсалар, әхлакка тарткан милли традицияләребез бөтенләй юкка чыгачак. Бәйрәмнәрдә клубларыбызда татар җыр-биюләрен күрергә мохтаҗ булырбыз…

 

Әлбәттә, «Түгәрәк өстәл»дә тагын төрле-төрле сораулар күтәрелде, кайбер проблемаларыбызның чишелеш юллары турында фикер алышу булды. Ләкин бүгенге саныбызда югарыдагы иптәшләрнең шушы чыгышлары, фикерләре белән генә чикләник.

Алдагы «Түгәрәк өстәл»ебезнең төп темасы авылларыбызны саклап калуга  корылачак. Бу хакта кайбер фикерләр дә бар инде. Ә шул турыда үз тәкъдимнәре белән безнең «Түгәрәк өстәл»дә катнашырга теләүче милләттәшләребез тагын табылса, рәхим итеп ander-oleg@yandex.ru электрон почтасына уй-фикерләрегезне юллагыз.

 

Олег Әндәрҗан

 

Предыдущая страница