Предыдущая страницаСледующая страница

төрлесеннән

Авыл бәйрәме

Бер төркем Сафаҗай хатын-кызларыннан, 18 июньдә авыл культура йортында узган кичә турындагы фикерләрен сорашкач, аларның «үрнәк иттереп язарлык булды» дип бер-бересен уздырып, караган тамашалары турында сөйләгәннән соң, газетага язмыйча булдыра алмадык.

 Бу кичә Пилнә районы оешканга 80 ел тулу уңае белән үз авылыбыз тормышына багышланган иде. Җырлар, биюләр белән аралашкан авыл тарихын тыңлау клубка җыелган халыкның күңеленә бик хуш килде. Кичә тулысынча татарча узды. Авыл үзешчәннәренең яктан килгән артистлардан ким җырламаулары, бу кичәгә горурлык өстәсә, бик җитди әзерләнгәннәрен күргәч, халыкта үз чиратында концертны бик яратып кабул итте, кул чапты, чәчәкләр белән бүләкләде. Даутова (Хайретдинова) Хамсәнә, Вильданова Хатирә үзләренең моңлы тавышлары белән әйтерсең сәхнәгә яшьлекне алып чыктылар. Айнетдинова Шамиләнең назлы тавышы белән 3 җыр башкаруы тамашачыларның барысын да әсир итте. Ирле-хатынлы Абдулбәров Рөстәм белән Әлфия күптән инде халыкны сөендереп сәхнәдә җырлап киләләр. Бүген алар аеруча тырыштылар. Абдулбяров Рөстәм күптән түгел генә «Уйна, гармун» исемле район конкурсында беренче урынны да алган икән, бу да сөенечле хәбәр. Шулай ук беренче урынны алган Абдулхаев Шамил да Шамиләнең җырлавына баянда уйнады. Ике кызыбыз: Таҗуризина Алсу белән Ибрагимова Эльвира бик матур биеделәр. Сабитова Әлфия белән Сабитова Рауза икәүләп тә, шәхсән дә  күп җырлар башкардылар. Халыкны гына түгел, үзләре дә шатлыклы алкышлар ишетеп, сөенеч алдылар дияргә кирәк.. Алар һәрвакыт шундый концертларның, кичәләрнең уртасында булалар.

Бу матур кичә 1- мәчет мулласы Алләмов Илһам хәзрәтнең җылы сүзләре, догасы белән башланып китүе барыбызны да бик шатландырды. Кичәгә байтак кеше махсус чакырылган икән. Авыл администрациясе башлыгы Вафа Камалетдиновның авылның соңгы 80-еллык тарихын район тарихларына бәйләп сөйләп алып баруы да без белмәгән күп нәрсәләрне ачты. 1929- елда авылда 286 бала туып, шуларның 26 сы исәп икән, аларга да хәзер 80 яшь, аларның байтагын без залда күрдек, Алтын туй уздыручылар быел 12 пар икән. Ә 1959- елда 48 пар кавышкан булган, көмеш туйчыларның күп өлеше залда иделәр. 26 пар кавышканнарның 16 сы авылда яши булып чыкты. Залда шулай ук орден ияләре дә күренде Муталлапов Хайдәр Халилович, Таҗуризин Камил Таҗуризинович. Авылның бик билгеле фельдшеры Торопова Тоня апа кичәнең башыннан алып ахырына кадәр тынлап утырды. Аңа 1966 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены бирелгән булган. Быел үзенә 90 яшь тә тулган. Халык аңа бик алкышлады. РСФСРның. РФ ның атказанган укытучысы исеменә лаек булганнардан Хайретдинова Тәнзилә Зәйнулловна белән Мусин Рамил Хабибович залда иделәр.

Кичәне алып баручы Вафа Абдулллович барлык сельсовет. колхоз председательләрен үз периодларына бәйләп, биографияләрен дә сөйләп узды. 1929 елларда безнең авыл йортлар саны белән Рбишча, Петрякс, Мочали авылларыннан калышкан булган. Ул вакытта авылда 1035 йорт исәпләнгән икән. Хәзергесе вакытта авылда 1100 йорт (шәһәрнекеләр белән), 2300 гә якын кеше теркәлгән. Кичәгә быел, 2009- елда. бала тапкан гаиләләр чакырылган булган. Андыйлар элеккеге кебек күп булмасаларда 12әүләр икән. һәрбер чакырылган кешегә җылы сүзләр язылган тәбрикләү хаты әзерләнгән булган, килгәннәренә бирә бардылар.

Кичәне авылның үзешчән композиторы, җырчысы Исхаков Илдар «Сафаҗай» җыры белән тәмамлады. Аңа шушы җыр өчен районның 80 еллыгына багышланган җыр конкурсында 1- урын бирелгән булган. Мондый җитди, матур кичәне без сөенеп озак искә алырбыз. Кичәне оештыручыларга, җыелып бер дә бүлдермичә, алкышлар белән тыңлаган, күңеленә юаныч алган авылдашларга да, күрше авылдан килгән кунакларга да без зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тамашачы фикерләреннән чыгып, үз хәбәрчебез.

 

Фотода: Рөстәм Абдулбәров,
автор фотосы

 

 

Бер җөмлә белән

МОЧАЛИ авылы советы үзгәртеп коруга әлегә дучар ителмәячәк, дип хәбәр итте безгә Петрякс администрациясе башлыгы Хайсәр Закиров.

Ә КОЧКО-ПОЖАР, ТАТАР МОКЛОКАСЫ кебек үзгәртеп корылачак авыл советларында яңа башлык сайлаулары көз айларында булачак дип көтелә, әмма халык 9 августта ни әйтер бит әле?!

УРАЗАВЫЛ район хастаханәсенең баш табибы Ринат Айсин белдерүенчә, бүгенгә Кызыл Октябрь районында ӨЧКҮЛ белән АКТУКта фельдшерлар булмау сәбәпле, медпунктлар эшләми икән.

СЕМОЧКИ, УРАЗАВЫЛ һәм АКТУК мәктәпләренең өлкән класс укучылары Яшьләр елында каралган «Җәй-2009» программасы буенча өч көнлек туристик слётта булып, ачык һавада сәламәтлекләрен шактый ныгытып, яңа дуслар табып кайтканнар.

СУЫКСУның күренекле егете, «Сантимир» Корпорациясе президенты Зиннәтулла Ситдиков Санкт-Петербургта булып үткән Бөтендөнья Иген форумында катнашып кайтты. Аның пленар утырышында ул Россиянең авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник белән эшлекле сөйләшү алып барган.

ИШАВЫЛда 5 мең тонна сыйдырышлы бәрәңге саклагычларын Спас районында алдынгы авыл хуҗалыгы предприятияләреннән булган ябык типтагы чикләнгән «Бәйрәм» ширкәте эшләтә, чөнки «Бәйрәм» быел бәрәңгене 100 гектар мәйданда утырткан.

КАМКАда Рәшит әфәнде Бәязитов тарафыннан төзелгән Абделҗаббар мәчетенә июнь аенда 15 ел булды.

СУЫКСУның яшь егете, билбаулар белән көрәш буенча Россия, Европа, дөнья чемпионы Рушан Рамазановка быелгы Сабантуйларда тиңнәр юк диярлек: Бозлау Сабантуеннан башлап, ул инде биштән артык милли бәйрәмнәребездә төп батыр булып калды.

ГРИБАНда мәскәүчеләр кече ватаннары өчен шактый игелекле эшләр башкаралар, ә шуларның соңгысы – хәзер авыл каберлегенә киң таш юл түшәтәләр.

ПЕТРЯКС мәдәнияте йортында районның 80 еллык юбилее кысаларында гормунчылар конкурсы булып үтте һәм анда җиңүчеләр дип САФАҖАЙдан Шамил Абдулхаев белән Рөстәм Абдулбәров табылган.

ЗУР РБИШЧА урта мәктәбе каршында эшләп килгән лагерьда ял итүче балалар Сергач музеена сәяхәт кылганнар, анда татарлар тормышына кагылган тарихи документлар, экспонатлар белән бик теләп танышканнар.

ТАТАР МОКЛОКАСЫннан булган батыр, талантлы кызчык, үзешчән яшь талантыбыз Алсу Сиафетдинова турында  «Могҗизалы тавышлы Алсу», – дигән мәкалә бастырылган Спас районы газетасында.

СЕРГАЧ район мәгариф бүлеге рәсми булмаган рәвештә мәктәп директорларын табигать кочагына җыеп ял итү чаралары оештырган.

ПИЛНӘдә районның 80 еллыгын 27 июньдә киң иттереп билгеләп үттеләр.

КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районы хакимияте мәктәпне алтын-көмеш медальгә тәмамлаучыларны, чыгарылыш кичәләре алдыннан, тантаналы рәвештә котлады, лаеклы бүләкләрен тапшырды һәм һәрберсенә алдагы укуларында уңышлар теләде.

АНДЫда мәктәп ябылганы билгеле, тик ике катлы таш бинаның гына язмышы әлегә билгеле түгел...

ЫРГУДА сабантуе бер атнага кичектерелә, ул әле 18-19 июльдә оештырылыр.

КОЧКО-ПОЖАР аша узган Работки-Порецкое автотрассасының текә борылышында чираттагы юл һәлакәте булды: бу юлы универсальләштерелгән «Белорус» тракторы фаҗигага тарады

ЫРГУ авылында Сабантуйны бәйрәм итү бер атнага кичектерелде: ул хәзер 18-19 июль көннәрендә оештырылачак.

Түбән Новгород Җәмигъ мәчете бинасында 16 майда Түбән Новгород татарлары автономиясенең «Нур» яшьләр хәрәкәтенә 5 ел тулу уңаеннан йомгаклау-сайлау җыелышы булып узды, урындагы автономиясе рәисе итеп бертавыштан «Нур» лидеры Ринат Вафа улы Ислямов сайланды

 Олег Хөсәинов әзерләде

 

Предыдущая страницаСледующая страница