Предыдущая страницаСледующая страница

шәхес

 

Хәйдәр Бигичев кичәсендә

(начало на стр. 1 )  

Башкортстан халык артисты Марат Шәрипов белән

Анда Италиядән, Санкт-Петербургтан, Уфадан күренекле артистлар катнашып, Бигичев кайчандыр бу сәхнәдә яңгыраткан арияләрне башкарып, кайнар алкышларга ирештеләр. Татарстанның халык артистлары Венера Ганиева, Мөнир Якупов, Зилә Сөнгатуллина да концертның бизәге булдылар. Ә инде сәхнәгә Хәйдәр абыйның тормыш юлдашы, аның илһамчысы Зөһрә заным Сәхәбиева чыккач, зал бермәлгә тын калды: искиткеч матур милли күлмәк, баш киеме, әйтерсең, Сөембикә үзе халык каршына чыкты…. Йөрәгенең иң түреннән чыккан сагыш-моңга тулы тавышы белән «Казан сөлгесен» башкарып, Зөһрә апа ярты залны елатты. Җырлап та бетермәде, барча халык торып басты. Бик күп чәчәкләр, бүләкләр тапшырылды аңа. Әлбәттә, Нижгар татарлары да махсус китергән бүләкләрен, чират торып булса да, Зөһрә ханыма тапшыра алдылар. Гомумән, бу кичә бик үзенчәлекле иде. Прагадан махсус чакыртылган алып баручы, Хәйдәр абыйның сәхнәдәше Эдуард Трескин турында юкка гына Зөһрә ханым үзе «өч көн йөрәгемдә казынды ул минем» димәде. Ул залда утырган бар кешеләрне Хәйдәр абыйның тормышына, аның иҗатына алып кереп китә алды. Шундый хисле, тәэсирле итеп сөйләде, битараф кеше калмады залда. Һәм инде кичә тәмамланганда алып баручы Хәйдәр Бигичев турында соңгы сүзләрне әйткәндә, зал кабат торып басты, ә ул үзе моңсу күзләре белән зур экраннан тамашачасына бераз гына елмаюлы карап: «Соң түгелме соң болай зурлауларыгыз?!» дия кебек иде. Бусы инде, бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр… кем белә?!

РТ мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм язучы Рәзил Вәлиев белән

Һәр санаулы нәрсә тиз узган кебек, бу кичә дә бик тиз, бер тында узды да китте. Кичәдән соң Нижгар делегациясе Венера Ганиева, Башкортстаннан күренекле җырчы Марат Шәрипов белән аралашып алды. Марат әфәнде «Мишәр дөньясы» газетасы турында: «Бер генә саны кулыма очраклы эләккән иде, һәр битен бөртекләп укып чыктым, –дип сөендерде.– Рөхсәт итсәгез, Хәйдәр турында истәлекләремне язып җибәрер идем», – дип хезмәттәшлек итәргә дә теләк белдерде.

Хәйдәр Бигичев кабере янында

Татарстанның Мәдәният министры Зилә ханым Вәлиева һәм язучы Рәзил Вәлиев белән дә әңгәмәләшеп алырга өлгердек. Зилә Рәхимҗан кызы Хәйдәр абый турында яхшы сүзләрен кызганмады, бу кичәгә җыелып махсус килгән нижгарлыларны рәхмәтләп: «Булдыргансыз, килеп бик яхшы иткәнсез»,– дип безнең белән бик җылы аралашты. Хәйдәр Бигичев турында дәүләт дәрәҗәсендә китап чыгару турында әйтеп узды. Сүз уңаенннан, бу китапта безнең хөрмәтле хәзрәтләребез Үмәр Идрисов һәм Гаяз Закировларның хәтирәләре дә булыр. 

Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева гаиләсе белән

Без Зөһрә ханымның шәхси кунаклары буларак, әлбәттә, аның гримерныена юнәлдек. Бик арган-талган булса да, ул безне ачык чырай белән каршы алды, улы Айрат белән таныштырды. Һәм барыбыз бер уртак фикергә килеп, Хәйдәр абыйның мәңгелек йортына – зиаратка юнәлдек. Анда тынлык, бары тик зиаратта гына була торган аеруча сагышлы, башкайларны уйга сала торган авыр тынлык. Без дә тын калып, Хәйдәр абыйның кабере янында басып тордык. Сүзләр артык иде мондый җирдә. Гаяз хәзрәт Хәйдәр абыйның рухына багышлап дога кылды, фани дөньяның бер көнлек икәне турында кыска гына әйтеп, «исәннәрнең кадерен белүне» искә төшереп, Зөһрә ханыма сабырлыклар теләде. Шулай итеп, Хәйдәр абыйга 60 яшь туласы көн ахырына якынлашты. Юбилейлар уза, шау-шулы кичәләр артта кала, ә көндәлек мәшәкатьләр, ыгы-зыгылы тормыш дәвам итә. Зөһрә ханымның да Хәйдәренә кагылышлы мәшәкатьләре, бетмәс-төкәнмәс эшләре бик күп әле. Аларны ерып чыгарга, тормышка ашырырга аңа сәламәтлек, сабырлык, озын гомер телибез. Без сезнең белән, Зөһрә апа!

 

Зилә Ахмадуллина

Предыдущая страницаСледующая страница