Предыдущая страницаСледующая страница

Вакыйга

ТР Президенты М.Ш.Шәймиевнең Татарстан Республикасы мөселманнарының IV Корылтаенда чыгышы

Бисмилләһир-рахманир-рахим!

Корылтайның мөхтәрәм делегатлары! Хөрмәтле кунаклар!

Татарстанның Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үз исемемнән сезнең барыгызны да мөселманнарның IV Корылтае ачылу белән тәбрик итәм. Иманыбызны кайтару һәм ныгыту максатында куйган хезмәтегез өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аллаһ Тәгалә сезгә бетмәс рәхмәтләрен, нигъмәтләрен һәм бәрәкәтләрен насыйп итсен!

Мәгълүм булганча, татарларда берничә гасыр дәверендә, хәнәфи мәзһәбе нигезендә Ислам диненең зирәк моделе эшләнгән. Анда диннәргә тигез караш та, шул ук вакытта үз динеңә тугрылык та күздә тотыла. Ислам диненең безнең җирдәге меңьеллык тарихында, ата-бабаларыбыз дини белем һәм хокук өлкәсендә беркайчан да икеләнеп тормаганнар. Хәнәфи мәзһәбен баштан ук кабул иткәннәр дә, гасырлар буе аңа тугры калганнар. Аның күп динле җәмгыять өчен дә, өммәт үсеше өчен дә иң яраклы, иң файдалы юнәлеш икәнен вакыт үзе исбатлаган икән, димәк, безнең башка юл сайларга хакыбыз юк. Кызганычка каршы, Татарстанның мөселман берлегендә безне борчый торган башка тискәре күренешләр дә очрап тора. Моны дини-радикаль төркемнәрдә катнашучыларның судта хөкем ителүләре дә дәлилли. Бу әйтеп кителгән күренешләр шактый җитди проблемага әйләнеп бара, аны һич кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Һәм иң беренче чиратта бу эшкә Татарстан Диния нәзарәте, мөфти хәзрәт шәхсән үзе һәм барча имам-мөхтәсибләр керешергә тиеш.

Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә Голәмәләр Шурасы да актив катнашырга тиеш дип саныйм. Ләкин, оештырылган көненнән башлап, Шураның сизелерлек эшчәнлеге күренми. Китап кибетләрендә һәм тиешле уку йортларында шикле эчтәлектәге дини әдәбиятнең урын алуы да игътибарга лаеклы эш башкаруны таләп итә.

Казыйлар да бу эштән читтә калырга тиеш түгел. Бу юнәлештәге эшчәнлекнең тактикасын үзгәртергә - төрле тискәре агымнарга актив, катгый җавап бирергә тиеш.

Әйтергә кирәк, күпчелек очракта безнең кайбер дин әһелләре үзләрен битараф тоталар, читтән күзәтеп торалар. Сорыйсым килә - моның белән сез кемгә ярарга тырышасыз - халыккамы, мөселман оешмасынамы? Әллә бүтән мәнфәгатьләрегез бармы?!Безнең яшьләр күпкырлы белемгә ия булырга тиеш. Бу нисбәттән мөселман мәгарифенең әһәмиятенә аеруча басым ясарга кирәк. Ул бүгенге көндә бердәм стандартлар буенча эшләүче бербөтен система булырга тиеш. Бездә Россиядә иң яхшыларыннан берсе булган мөселман югары уку йорты - Россия ислам университеты эшли. Ул, һичшиксез, дин өлкәсендә методик һәм берләштерүче үзәк булырга сәләтле. Диния нәзарәтенә, монда тупланган мөмкинлекләрдән ныграк файдаланырга кирәк дип уйлыйм.

Бу эшкә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе каршындагы Исламны өйрәнү үзәге дә үз өлешен кертергә тиеш. Республикада мәдрәсәләрнең инде 20 ел эшләп килүенә карамастан, Диния нәзарәте мәгълүматы буенча, бүген бездәге дини оешмалар белемле имамнар белән бары тик 15-20 процентка гына тәэмин ителгән. Без ул мәдрәсәләрдә кадрларны кем өчен әзерлибез соң? Диния нәзарәте бездә укыган имамнарны үзебездә калдыру максатында эзлекле, нәтиҗәле эш алып барырга тиеш. Ә инде съездда катнашучы хакимият башлыклары хөкүмәт органнары белән бергә ярдәм итәргә тиешләр. Кызганычка каршы, күрсәтелгән ярдәм һәрвакытта да уңай нәтиҗәләргә китерми шул. Мәсәлән, Казанда Татарстан Диния нәзарәтенә бушлай файдалану өчен бирелгән җирләрнең хәтта өчтән бере дә гамәлдә түгел. Казан шәһәр хакимияте тарафыннан 42 бина тапшырылган, шуның 19 ы бөтенләй файдаланылмый.

Ә инде Болгар мәсьәләсенә килсәк, берәүләр Үзәк Мөселман Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин белән инде 20 ел дәверендә, ел саен Болгарга баруны оештыра. Ә башка берәүләр исә бу гамәлнең дөресме-түгелме икәнен тикшереп, моңа каршы дәлилләр эзли. Бу мәсьәләдә бездә төгәл, бердәм позиция булырга тиеш. Болгар - безнең өчен рухи чишмә ул. Ислам дине бөтен Үзәк Россиягә нәкъ менә шушы җирдән таралган. Шул ук вакытта Болгар - безнең өчен дәүләтчелегебез башлангычы, ә инде тирәнрәк мәгънәдә - хәзерге заман татар цивилизациясе туган урын. Милләттәшләр Болгарга килеп үз тарихларын өйрәнәләр, заманында иң камил цивилизация тудырган ата-бабаларыбызга хөрмәт күрсәтәләр, каберләренә зыярәт кылалар. Моның нәрсәсе дөрес булмаска мөмкин? Үз тарихыңа һәм ата-бабаларыңа ихтирам күрсәтү игелекле гамәл түгелмени? Әгәр дә Болгарга баруны кайберәүләр белмичә, ялгыш “кече хаҗ” дип атыйлар, әлеге сәфәрне ничектер башкача сурәтлиләр икән, димәк андыйларга бу вакыйганың чын мәгънәсен аңлатып бирергә кирәк. Тигез җирдә түмгәк ясап ятмыйк әле. Быел безгә, бик яхшылап әзерләнеп, Үзәк Мөселман Диния нәзарәте белән бергәләп, Ислам кабул ителүнең чираттагы бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Без бәйрәмнәр үткәрә беләбез. Татарстан Диния нәзарәте, имам-мөхтәсибләр “Болгар җыенын” әзерләү һәм үткәрү эшен үз өстенә алып, башлап йөрергә тиеш. Инде барыгыз да беләсездер, мин якын киләчәктә күпмилләтле халкыбызның мәдәни мирасын саклау һәм төзекләндерү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә уйлыйм. Төгәлрәк әйтсәк, Борынгы Болгар һәм Зөя (Свияжск) утравындагы тарихи ядкәрләрне торгызу һәм саклау турында сүз бара. Шушы максаттан “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм утрау-шәһәр Свияжск” дигән проект гамәлгә ашырыла башлый. Благовещение соборын төзекләндергәндә һәм Кол Шәриф мәчетен төзегәндә эшләгән фондлар үрнәгендә яңа фонд оештырылачак. Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертә алачак.

Хөрмәтле Корылтайда катнашучылар!

Чыгышыма нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә. Алдагы дүрт ел мөфти хәзрәт өчен дә, Диния нәзарәте өчен дә шактый катлаулы булачак. Республикадагы мөселман өммәтенең бердәмлеген саклау һәм ныгыту бурычы элеккечә көн үзәгендә тора. Ул даими игътибар, Диния нәзарәте, Татарстанның барлык дини оешмалары тарафыннан актив эшчәнлек таләп итә. Мөселман зыялылары катламын булдыру, дин белемен үстерүдә үз кыйблабызны саклау юнәлешендә барыбызга да бердәм эшләргә кирәк. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп йөрүче руханиларга безнең арада урын калмаска тиеш. Бүгенге Корылтайны да бердәмлек һәм аның кадере турында сөйләшүдән башлап җибәрдек.

Бүген мин кагылып үткән проблемалар докладларда, чыгышларда чагылыш табар, аларны хәл итү юллары Корылтайның резолюциясенә язылып, Ислам диненең киләчәк үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга мөмкинлек бирер дип ышанам.

Корылтайның эше нәтиҗәле булыр дип өметләнәм.

Барчабызга да сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иминлек теләп калам.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
2010 елның 27 феврале

Предыдущая страницаСледующая страница