Предыдущая страницаСледующая страница

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

Бердәм мөфтият булырмы?

киңәшчесе Алексей Гришинның чыгышы да зур әһәмияткә ия. Россия чиновниклары арасында мөселман оешмалары белән эшләүдә иң зур тәҗрибә аңарда гына. Корылтай делагатлары аның чыгышын бу темага дәүләтнең карашы буларак кабул иттеләр. Ул әйтте: “Россия мөселманнарын берләштерү мәсьләсендә безнең позиция үзгәрешсез – без берләшү өчен. Әмма ләкин бу проблемага бик сак килергә кирәк. Чөнки төрле каршылыклар килеп чыгуы ихтимал”

Алга табан А. Гришин үзләрендә булган мәгълүматларга таянып, Югары мөфти Талгат Таҗетдинның инициативасын – Рәсәй мөселманнарының Югары координацион Советын оештыруны хуплады. Шулай итеп А. Гришин берләшүне югарыдан түгел, ә конкрет проектлар буенча тормышка ашырырга чакырды. Ул агымдагы елның мартында үзәкләштерелгән дини оешмаларның барча университетлары да, мәдрәсәләре дә Ислам мәгарифе Советына керәчәге турында белдерде.

Аннары үзенең фикерен шушы мәсьәлә буенча Рәсәй мөселман җәмәгатьчелегенә киң таныш булган мөфти Равил Гайнетдин белдерде. Ул алдагы чыгышларны бергә кушып: “Госман Исхаков һәм Алексей Гришин мөселманнарның берләшүен якладылар, – диде. – 12 ел моннан элек Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев республикада мөселманнар арасында таркалу булмасын өчен, бер мөфтият булдыру идеясен ныклап яклады. Мөселманнарның бер мөфтияткә берләшүе дәүләт өчен кулай, чөнки алар бердәм булганда, килеп чыккан мәсьәләләрне җиңелерәк хәл итәргә”.

Мөселманнарның берләшүе мөселманнар өчен дә, Рәсәй җәмәгатьчелеге өчен дә, дәүләт органнары өчен дә отышлы дигән тезис Равил Гайнетдин чыгышының нигезен тәшкил итте. Үзенең хаклыгын ныгытыр өчен Равил Гайнетдин чит илләр министры Сергей Лавровның фикерен китерде. Бу Корылтай алдыннан ул Кремльдә Рәсәй мөфтиләр Советы җитәкчесенә килеп, бөтен мөселманнарның берләшү процессын хуплаган. “Бу эш Рәсәй дәүләтенә шактый уңайлыклар тудырыр”, – дигән.

Равил хәзрәт ачык итеп белдерде: бер генә үзәкләштерелгән Диния идарәсе финанс, идеология яки сәяси өлкәдә үз позицияләрен ныгытыр өчен берләшергә тиеш түгелләр.

“Берләшү – бердәм фикер, бердәм позиция, уртак приоритетлар”, – дип ассызыклады Равил Гайнетдин. Аның фикеречә, берләшү котылгысыз чара, бары тик вакыт кына моңа кирәк. 20 елдан булса да, бу планнар тормышка ашачак.

Гадәти хәл, мөселманнарның бердәм Диния идарәсен булдыру идеясе Госман хәзрәт һәм Равил Гайнетдин чыгышларында ачылыш тапты. Һәм биредә Россия православие Үзәге мисалга китерелде.

Монда Осман империясендә 1453 елда төрекләр басып алганнан соң хакимият вертикале Константинополь патриархаты үрнәгендә төзелгән булу теориясен үрнәк итеп китерү урынлы булыр. Үз чиратында төрек моделе 1788 елда Оренбург Диния нәзарәте идарәсен оештырганда кулланыла.

Равил хәзрәт яшьләрнең 20 елдан соң нинди булачагы турында әйтә. Әмма ләкин, әгәр дә бүген Рәсәйдә радикаль берлек чәчәк ата икән, бу яшьләр әмирлекләр дә булдыра алыр, нәкъ менә Дербенттан алып Тобольска чаклы. Радикаллар тиешле карарлар кабул иттеләр инде һәм аларны тормышка ашыруны регионнарда җәмгыятьләр оештыру һәм пропаганда, шулай ук балалар туу санын арттыру юлы белән башкаралар. Казанда чыга торган «Звезда Поволжья» газетасының 25.02.2010 елда чыккан санында «Салафит» дип аталган аноним аналитик белешмә бар. Аңарда РТ Диния нәзарәтенең кайбер хезмәткәрләре, Рәсәй Ислам институты мөгаллимнәре, мөхтәсибләр, Казан мәчете имамнары «уйгур-болгар җәмәгате», «мөселман кардәшләр» кебек радикаль оешмалар белән бәйле нелегаль салафит төркемнәре оештыруда гаепләнәләр».

Равил хәзрәт чыгышын мөселман өммәтенең иң башлангыч катламында берләшүгә ихтыяр булмауга кайтарып калдырды. Чынлап та, Исламда мәхәлләләрдән дә өстенрәк берни юк, һәм бернинди мөфтиләр дә меңләгән җәмгыятьләрне оештыра да, контрольдә дә тота алмый.

Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгат Таҗетдин яше һәм стажы буенча иң өлкән мөфти буларак, чыгышында сак булды: «Безнең дәүләттә өч мөфтият – Үзәк Диния нәзарәте, Рәсәй мөфтиләре Шурасы һәм Төнъяк Кавказ мөселманнары Координацион Үзәге (ТКМКҮ). Эшне алар белән бердәмлектә алып барырга кирәк. Безнең өчен әзерлек адымы булып, Президиумына бу өч структураның вәкилләре кергән Рәсәй мөселманнарының Югары Шурасы була алыр иде».

Мондый казанча-татарча артык сак кылану Төнъяк Кавказ мөселманнары Координацион Үзәге (ТКМКҮ) рәисенә тәэсир итми кала алмады. Ул, ничәнче кат инде, Кавказ мөселманнары берләшүгә әзер икәнне кабатлады. Шулай да, Равил Гайнетдин һәм Тәлгат Таҗетдин бер милләттән, бер менталитетлы, димәк, башта алар үзара аңлашып, аннан соң инде безне бердәм булырга өндәргә тиеш дип искәртеп узды.

Шунысын әйтергә кирәк, РТ мөселманнары Корылтаенда Кавказның иң күркәм, лаеклы вәкилләреннән торган делегация катнашты. Алар Грозныйдан Мәүлид ән-Нәби бәйрәменнән туры Казанга махсус рейс белән килеп төштеләр. Каквазлылар, татарларның дәрәҗәсен саклап, үзләрен өйрәтүчеләр буларак тотмадылар.

Йомгалаку сүзен кабат, хуҗа буларак һәм Кавказ үзенчәлекләрен бик яхшы аңлаучы, Минтимер Шәймиев алды. 1990 еллар башында Чечен республикасында тынычлыкны саклап калу өчен ул бик күп көч куйды. Әмма ул вакытта деструктив көчләр өстенрәк булып чыкты. Бүгенге көндә террористлар һәм радикаллар Кавказның күпчелек өлешендә таралды. РТ Президенты кавказлыларның бердәмләшүнең кыйммәтен башкаларга караганда ныграк аңлауларын ассызыклап әйтте. Нәкъ менә хәзерге заманда мөселманнарның берләшүе зур әһәмияткә ия һәм «позитив роль уйнарга мөмкин».

М. Шәймиев фикере Г. Исхаков, Т. Таҗетдин һәм И. Бердиевлар фикере белән аваздаш – башта Рәсәйнең Европа өлеше, Идел буе, Урал, Себер мөселманнары берләшергә тиеш. Монда М. Шәймиевның Корылтай башындагы докладындагы тезисларга мөрәҗәгать итү дөрес булыр. Анда Татарстан мөселманнарының берләшүе әле дә көн кадагында дип әйтелде. Формаль таркалу – раскол рәсми рәвештә 12 ел элек җиңеп чыгылса да, идеологик таркалу әлегә кадәр үзенең тискәре ролен уйнап тора. Бу таркалуны бары тик хәнәфи мәзхәбен актив ныгытып кына җиңеп була.

Шулай ук Минтимер Шәймиев Идел бу Болгары тарихы буенча да үз фикерен белдерде. Аны татар цивилизациясенең бишеге дип атап, Президент бу мирасны торгызуны киләсе елларның иң мөһим бурычы дип ассызклады.

Ни сәбәпле Татарстанда һәм башка регионнарда Исламның гадәти мәзхәбе, иң кимендә, башка зарарлы агымнардан өстенлек ала алмый? Чөнки идеологиягә бары тик мәчетләр, мәдрәсәләр, китап һәм гәзитләр барлыгы (бу да бик мөһим) белән генә каршы торып булмый. Идеологиягә бары тик башка тагын да көчлерәк идеология белән генә каршы торып була. Татарстанда, бөтен Рәсәйдә дә бу проблема хәл ителмәгән, чөнки заман таләпләренә туры килерлек һәм тарихи базасы булган татар-мөселман тәнгәле формалаштырылмаган. Бу тәңгәллекнең символы Болгар булырга тиеш. Ә идеяләрне тормышка ашыручы – татар интеллигенциясе булырга тиеш, Шәймиев әйтүенчә, бүген ул юк. Болгарны тарихи һәйкәл буларак кына түгел, аның идеологик, мәдәни казанышларын да торгызырга кирәк.

Болар барысы да М. Шәймиев чыгышында Татарстанга карата әйтелде. Әмма аксакал астыртын, яшерен эшләргә киртә булмаганын һәм аңа таралырга чикләр юклыгын белеп, бары тик аерым Татарстанда гына яхшы эшләп булмаганны аңламаска мөмкин түгел. Моны Кавказ тәҗрибәсе дә дәлилли. Шуңа күрә татар-мөселман цивилизациясе үзәге булган Казанны радикаллардан яклау өчен бөтен юнәлешләрдә, бар регионнарда эш алып барырга кирәк.

Шулай итеп, нәтиҗә ясыйк: Казанда узган Корылтайда катнашучылар тарафыннан өч фикер белдерелде: Алексей Гришин һәм Тәлгат Таҗетдин координацион совет оештырырга тәкъдим иттеләр, Равил Гайнетдин консультатив советлар заманы узды дип саный, ә Минтимер Шәймиев һәм Госман Исхаков, Исмаил Бердиев берләшү процессын этаплап алып баруны дөрес дип саныйлар.

«Әгәр дә рухи лидерларыбыз Аллаһка хезмәт кылуны үз мәнфәгатьләреннән өстен куялар икән, димәк без уңышка ирешми калалмыйбыз», – дип белдерде Минтимер Шәймиев. Рәсәй политикасының патриархының сүзләренә комментрий биреп тә торасы килми. Аллаһ Тәгалә каршында һәм кешеләр каршында җаваплылык шәхси мәнфәгатьләрдән өстен булырга тиеш.

Дамир Мөхетдинов, Рәсәй мөселманнарының Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе округында рәсми вәкиле, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Алимнар Шурасы рәисе

Предыдущая страницаСледующая страница